Следующая страница>>>

МИШАРСТАН

Мөхтәрәм милләттәшләр, «Мишәр дөньясы» газетасын укучы якташлар!

Моннан бер ел элек шундый исемле газета чыгачакны ишеткәч, без бик шатландык. Ә инде газетаның төп спонсорлары билгеле булгач, өмет һәм ышаныч туды. Өлкәбезнең Диния нәзарәте һәм мөхтәрияте милләтебезне берләштерү юнәлешендә бик күп эшләр эшләп өлгерде. Ә инде үзебезнең газетаны да булдыру – бу эшләрнең төп җимеше дип уйлыйм, чөнки газета аша без авылларыбызда, районнарда, өлкәбездә һәм илебездә булган хәлләр белән тиз арада таныша киләбез. Газетаның бердәмлек юнәлешендә эшләгәне һәм киләчәктә эшләячәге дә бик ачык күренеп тора, чөнки редакция советы, җитәкчеләре, хезмәткәрләре олы тәҗрибәле һәм милләт өчен армый-талмый хезмәт куючылардан тупланган. Күп очракта авыллар, ничектер, якта кала иде. Бу газетада ул нәрсә дә тиешенчә уйланып эшләнә, чөнки баш редактор безнең арабыздан, авыл кешесе, димәк, без бердәмлек, тигезлек юлында!

Бик озак еллар өлкәбездә татарча газета-журналлар бастырылмады.Ниһаять, Рифат абый Ибраһимов һәм милләтпәрвәр якташлар тырышлыгы белән беренче газета, менә Дамир Мөхетдинов һәм Диния нәзарәте икенче газета булдырды. Бу да аз безнең өчен, чөнки рус телендә күпме языла, безнең дә сайлап укырдай газеталар, журналлар булсын иде.

«Мишәр дөньясы» газетасының каталогка керүе, ничектер, язылу тәмамлангач килеп чыкты. Шуны истә тотып, без колхозчыларыбыз өчен күмәк язылырга булдык, инде яңа елдан һәр кеше шәхсән үзе язылыр дип уйлыйбыз.

Редакция хезмәткәрләренә уңышлар, күбрәк икътисади -юридик яңалыклар, хезмәт батырлары турында язсыннар иде. Авылларыбыз тарихын янәдән өйрәнергә кирәк. Ә үзен танытырга тырышып аерым мәҗлес кору юлында йөрүчеләр тирән ялгышалар, бергә булырга кирәк, аерылганны аю ашаган...

Хезмәттәшләр, әйдәгез, газетабызга язылыйк, озын гомерле булсын. Барыбызга да уңышлар теләп,

Шамил Нуриманов,

Киров ис. СПК рәисе

№ 13(22) июль 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Зур авылда – зур бәйрәм

Инде менә унберенче ел рәттән Зур Рбишчада зур субантуй үтте. Ә соңгы алты елда бу милли бәйрәмебез зур мәйданда зур халык җыя. Зур мәйдан дип әйтүемнең сәбәбе, Абдулхамит Садеков истәлегенә уздырылып килгән хәтер сабантуеның иң зуры, иң күркәме алтынчы тапкыр иркен паркта уздырыла. Бу мәдәни ял паркы шулай ук күренекле якташыбыз, Нижгар татарларының бер горур улы Абдулхамит исемен йөртә.

Беренче мәртәбә генә шушы мәртәбәле тамашага килүчеләр сабантуй җәелгән мәйданны, анда мәж килгән халык санын, андагы тәртипне, оештыруны күреп, һичшиксез, һәйран калачаклар. Дөрес, һәр ел кунак булучыларга да монда һаман ниндидер яңалык арттырып торалар. Беренчедән, «көндезге» артистларның да, «төнге» артистларның да бер дә кабатланганнары юк әле. Икенчедән, сабантуйның төп бүләге биредә, гадәттәгечә, яисә «Жигули», яисә «Волга» булса, быел исә төп оештыручы «Волга-Петролеум» компаниясе «иномарка» куйган иде – «Хюндай акцент». Кызганычка каршы, узган елдагы кебек үк, ул быел да өлкәбездән «ычкынды» – бу юлы аны мәскәүле Максим Афонин отып кайтты. 150 килограммнан да артык булган бу батырга традицион бүләкне дә, әйтерсең, алдан сайлап куйганнар - кучкар күтәрә алмаслык зур иде...

Агро-1 хуҗалыгы

Спас районында урнашкан Татар Моклока сы авылына иң көчле инвесторларның берсе булган Кучеров В.В. җитәкчелегендәге «Агро-1» оешмасы килде. Авыл халкы өметләнеп үз пайларын яңа оешмага тапшырды. Бүгенге көндә үз чиратын көтеп яткан җирләрне яңа «Джондир» лар сукалап чәчтеләр. Бу хуҗалык терлек үрчетү белән дә шөгыльләнергә тели. Хәзерге вакытта 100 башка якын куйлары бар. Авыл халкының көндәлек тормышын да җиңеләйтергә тели әлеге хуҗалык. Пайларына карата печән, ашлык белән тәэмин итә, бәрәңге җирләрен эшкәртергә трактор бирә, ә үз хуҗалыгындагы вак-төяк эшләрне башкарырга атлар алып тору мөмкинлеге дә бирелгән. Хәтта авыл көтүенә ике үгез дә кайтартылган.

В.В. Кучеровның әйткән сүзләре буенча, хуҗалыкка килеп эшләргә теләүчеләр әллә ни күп түгел. «Айлык эш хаклары да начар түгел, ләкин кул көче җитешеп бетми»,– дип зарланып алды җитәкче.

Күптән түгел генә Татар Моклокасы авылында үткән Сабантуенда Кучеров В.В., авыл халкы каршында башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, тагын бер зур бүләк тапшырды. Авыл клубына 30 меңгә якын торган тавыш аппаратурасы бүләк итте.

Авылдашларым исеменнән бу оешма хезмәткәрләренә олы рәхмәтләремне әйтәсем килә. Әйдәгез, без дә сынатмыйк, бергәләп эшләсәк, тормышыбыз мул булыр!

Азат Магжанов

Следующая страница>>>