Следующая страница>>>

МИШАРСТАН

Әс-сәламү аләйкүм вә рахмәтуллаһ вә бәрәкәтүһ, газиз дин кардәшләрем!

Бүген тынычлыкка әле генә ирешеп, зур-зур дәүләтләр бер сүзгә килгәч, атом кораллары бетерелә башлагач, дөнья йөзендәге кешелек дөньясы араларны төзәтү юлларын эзләп торганда, тагын да хәйран калдык! Көньяк Осетиягә каршы башланган сугыш турындагы фаҗигале кадрларны телевизордан күргәч, без гаепсез корбаннар өчен курку, сызлану һәм көенеч хисләре кичердек. Корьәндә әйтелгән бит: «Хаксызга бер генә кешене үтерү дә барлык кешелек дөньясына кул күтәрү белән бер» (Маидә, 5/32). Тагын да кардәш кардәшне үтерә. Бу хәлне төшенү бик авыр. Шуңа күрә Грузия белән Осетия арасында булып алган бу бәрелешнең сәбәпчеләре Аллаһка каршы баручы, аның хикмәтле кануннарын таптаучы, Раббыбызның һәм кешелек дөньясының явыз дошманнары дип әйтәсем килә.

Сугыш дигән нәрсә – ул агу, зәһәр. Сугыш ул бәла-каза китерә, дөнья тәртибен боза, яшь бала, хатын-кызларны, карт-ларны, гөнаһсызларны кайгы-хәсрәткә сала.. Кешеләрне ерткыч-хайван дәрәҗәсенә төшерә. Таза, сау-сәламәт кешеләрне юкка чыгара. Аллаһ Тәгалә Киңлекне, Вакытны һәм алар эчендә Кешене бар иткән. Џәм бар нәрсәнең асылы шунда. Үзе тарафыннан олуг бер һәдия итеп бирелгән гомерне бары тик Аллаһ Тәгалә Үзе генә кайтарып алырга хаклы. Динебезнең асылы бер-беребезне сабырлыкка, хаклыкка чакыруда, мәчетләрдә намаз укуда һәм ураза тотуда гына түгел. Иман кешегә үзенең дәрәҗәсен төшермәсен һәм башкаларны кардәш итеп күрсен өчен бирелгән. Аллаһ Тәгаләбез әмерләрен һәм Пәйгамбәребез галәйһис-сәламнең васыятьләрен үтәсәк, җир йөзендә тынычлык, шәфкатьлелек, иркенлек, һич-шиксез, җиңәр. Әмин.

Аллаһ Раббыбыз киләчәк көннәребездә җир шарының һәрбер почмагына тынычлык салса иде, залимнарың золымлыгыннан саклап, шушы сугышта авыр кайгы-хәсрәттә булган адәм балаларының күңелләренә күркәм сабырлык салып, бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән, сугыш афәтләреннән сакласа иде, дигән изге хәер-догада булыйк, хөрмәтле дин кардәшләрем.

Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов

№ 14(23) август 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Милли сыйфатлы сабантуй

Әйе, соң булса да, уң булды Сафаҗайдагы милли бәйрәмебез... Сабантуй булгач, гореф-гадәтләребездән, йолалардан чыгып эшләнә инде бу бәйрәм, – дияр кайберәүләр. Шулаен шулай да, ләкин мөселман өммәтендәге дин-кардәшләребезгә, үзен мөселман диеп йөрткән адәмнәргә хәрам ашлар, эчемлекләрнең Коръән кәримебездә катгый рәвештә тыелганын онытмаска иде. Башта дуңгыз шашлыгы белән сыра чөмереп, аннары күзләрен акайтып, ызгыш эзләгән кешене бер генә милләт тә үз итмәс... Ярый, хөрмәтле укучыларыбыз, әйдәгез, сокланырлык булып үткән бәйрәм белән танышыйк, искә төшерик!

Бу вакыйга турында язганда, төбәгебездәге иң борынгы татар авылларның берсе булган Сафаҗайда оештырылган Хәтер бәйрәмен искә алырга кирәк дип уйлыйм. Үткән елда Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте, Региональ милли-мәдәни мөхтәрият, Хөсәен Фәезханов исемендәге Ислам институты, Пилнә районы Сафаҗай авылы җирле үзидарәсе Нижгар ягы татарларының беренче җыенын һәм Хәтер көнен уздыруга нигез салган иде. Бу бәйрәм җыенында дин-ислам юлына тугры калган, өлкәбездәге шәһәр-авылларыннан әсирлеккә алынган, аннары зинданнарда җәзаланган 46 имам хөрмәтенә хәтер ташы куелды. Ашлар, корбаннар чалынды, Коръән сүрәләре, намазлар укылды. Киләчәктә милли бәйрәмебезгә сабантуйның спорт уеннарын да кертергә карар кылдылар. (продолжение на странице 2)


Россия – тынычлык гаранты

8 август төнендә Грузия хәрбиләре Көньяк Осетиягә көчле ут ачтылар һәм шуның нәтиҗәсендә унлап авыл юкка чыкты, Цхинвали шәһәре дә җир белән тигезләнде диярлек. Грузинлылар көнкүреш өчен стратегик булган объектлар белән беррәттән балалар бакчаларын да, мәктәпләрне дә, хәтта район хастаханәсен дә бомбага тоттылар. Грузия президенты Саакашвили иртәгесе көнендә үз ягыннан күршеләренә ут яудыруны туктаттык дип масса-күләм информация чараларына рәсми рәвештә белдерсә дә, чынбарлыгында Көньяк Осетияне басып алу дәвам итә иде әле.

Шушы бәла-казага тараган халыкны зур фаҗигадан коткару өчен икенче көнне ук Көньяк Осетиягә Россия хәрбиләре килеп җитте. Дөрес, алар шул минут грузинлыларга каршы сугыш ачмадылар, Россия президенты Саакашвили белән проблеманы һаман дипломатик рәвештә чишәргә омтылды, ләкин файдасы булмады. Грузин президенты ул көннәрне кайнар табага эләккән йонсыз тавыкны хәтерләтте, чөнки үзе бер генә аек карар да кабул итә алмады. Ә шушы ике-өч көн эчендә ике меңгә якын халык һәлак булды, утыз мең качакларга әверелделәр. Россия бу проблемага тыгылмас дип уйладылар, күрәсең, океан артындагылар. Юкка. Көньяк Осетиядән грузин гаскәрләрен кысрыклап чыгаргач, 12 августта Абхазия хәрбиләре үзәренең Кодор тарлавыгын кире кайтарып алу операциясен башлыйбыз дип, 11 августта Грузия хакимиятенә хәбәр иттеләр, һәм тарлавыкта яши башлаган кешеләргә, хәрбиләргә кирәк-яракларын алып үз илләренә кайтар өчен җитәрлек вакыт, “яшел коридор” бирделәр. Әйтергә кирәк, бер тәүлек эчендә Абхазия хәрбиләре тарлавыкны нибары бер югалтулары белән (бер хәрби һәлак булган) үз контрольләренә алып, Грузия чигенә кадәр барып җиттеләр. Димәк, грузинлылар бөтенләй каршылык күрсәтмәгәннәр булып чыга түгелме соң? Шулайдыр. Россиянең анда янәшәдә булуы гына да моңа ачык дәлил. Икенчедән, Россия президенты карары нигезендә, 13 август траур көне итеп игълан ителсә, Грузиядә траур өч көн дәвам итте.... Димәк, үз иленең тынычлыгы өчен генә түгел, бер теләктәшлектә булган тугандаш республикалары өчен дә бар көчен кызганмаган Россия - тынычлык гаранты.

Следующая страница>>>