Следующая страница>>>

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Барча галәмнәрне, җир-күкләрне юктан бар кылып, шушы фани дөньяга үзенә генә билгеле булган серле олуг максат белән яраткан, безгә яшәр өчен бөтен шартларын булдырып, киң мөмкинлекләр биргән Кодрәт иясе, шәфкать иясе булган Аллаһ сөбханәһү вә Тәгаләгә хәмдү-санәләребез, мактау-олуглауларыбыз һәм чиксез шөкераналарыбыз булса иде. Хљрмәтле остазларыбыз, хәзрәтләребез, мәчет картларыбыз! Хљрмәтле әби-бабайларыбыз, апа-абыйларыбыз,

сеңелләребез вә кардәшләребез! әс-сәламү галәйкњм вә рахмәтуллаҺи вә бәрәкәтњҺ! Нижний Новгород мљселманнары Һәм Диния нәзарәте исеменнән барчагызны да изге Рамазан килүе тарафыннан тәбрик итәбез Һәм бу изге мљнәсәбәт белән ихласлы теләкләр, хәер-догалар теләп калабыз.

Рамазан аен барчабыз да көтеп алдык. АллаҺ Тәгалә әйтә: «Һәр эшләрегез үзегез љчен генә, ни эшләсәгез дә њзегезгә генә, әмма ураза тоту Минем љчен, Њзем дә чиксез әҗерләрен бирермен». Бу хљрмәтле аебызны бер-беребезнең хәлләрен белеп, ифтарларда дус-књршеләребезне хљрмәтләп, тәкъвалы рәвештә үткәрербез, дип өмет итәбез. Ошбу изге Рамазан аебызда һәрбер азгынлыктан, явызлыктан тыелып, сабырлык Һәм чын тәњфикъ белән әдәпләребезне саклап, чын ихлас белән изгелеккә омтылып, изге сыйфатлар белән сыйфатланырга тырышыйк! Рамазан аен түземсезлек белән көтеп алып, бөек фарызын үтәгән бәндәләре өчен бер ел эчендә кылган гөнаһлары кичереләчәк, дигән хәбәр бар. Тик Рамазан шәриф аенда гына хөрмәтле олуг кичә бар. Корьән Кәримдә ул кичәнең әһәмияте хакында шул вакыйгага кагылышлы «Әл Кадер» сүрәсе искиткеч үтемле итеп аңлатып бирә. Чөнки бу кичәдә Аллаһ Раббымызның нуры, аның безгә булган мөрәҗәгате – Корьән Кәримнең беренче аятьләре Җабраил фәрештә тарафыннан Пәйгамбәребез галәйһис-сәләмгә тапшырылды һәм бу кичәдә кылган гыйбадәт мең ай, ягъни 82 ел бертуктаусыз кылган гыйбадәткә тиң булачак, дип әйтелгән бу сүрәдә. Йә Раббым, мљбарәк Рамазан уразасын њтәргә, књңел пакьлыгын табарга Њзең насыйп итсәң иде.

Кадерле дин кардәшләрем! Һәркайсыгызны шушы олуг Ураза ае белән тәбрик итәм. Догаларыбызны һәрдаим кабул итәргә әзер булган Бөек Кодрәт иясе, Аллаһ Раббымызга мөрәҗәгать иткән изге догаларда һәркайсыгызга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрегездә, оныкларыгызның укуларында зур уңышлар, яшьләребезгә тәүфикъ-истикамәт, газиз Ватаныбызга, илебезгә тынычлык теләп:

Нижний Новгород
шәһәре һәм өлкәсе
Диния нәзарәте рәисе
Үмәр хәзрәт Идрисов

Подписной индекс 14575

№ 15(24) август 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Россия мөселманнары Цхинвалда

Әле күптән түгел, изге Бәраәт кичәсе алдыннан гына Россия мөфтиләре Шурасы делегациясе Көньяк Осетиядә булып кайтты. Алар арасында Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе, Н. Новгород өлкәсе Общественная палата әгъзасы Дамир Вәис улы Мөхетдинов бар иде. Сезгә аның белән булган әңгәмәнең кыскартылган вариантын тәкъдим итәбез.

– Мөфтиләр Шурасы делегациясенең көтмәгәндә Цхинвалга җыенып чыгып китүенең сәбәпләре? Куркыныч булмадымы?

– Төньяк Осетия мөфтие Али хаҗи Евтеев Цхинвалда сугышлар барганда анда иде. Ул безнең тиз арада Көньяк Осетиягә килүебезне үтенде. Ул безнең андагы хәлләрне үз күзебез белән күреп, аларга дөрес бәя биреп, Көньяк Осетиядәге вакыйгалар турындагы фикерләребезне Шурага җиткерүбезне теләде. Шул доклад нигезендә без Халыкара мөселманнар җәмгыятенә мөрәҗәгать белән чыгарга булдык. Барча мөселманнар да Осетиядә барган вакыйгалар турында иң дөрес һәм объектив фикерләрне белергә хокуклы. Шулай ук, мөселман кардәшләребезгә мораль ярдәм һәм таяныч күрсәтү дә бик мөһим иде. Җимерелгән Цхинвал уртасында, Матбугат йорты хәрабәләре янында без паласлар җәеп, намазга бастык. Аллаһ Тәгаләгә догаларыбыз бер гаепсез һәлак булган кешеләр, аларны яклап ут астына ташланган хәрбиләр, явызлык һәм яхшылык турында, Осетия халкына тынычлык теләүдә иде.

Ә куркынычмы, юкмы дигәндә… Юк. Шәһәр читендә әле йортлар яна иде, каядыр атышлар ишетелә, снайперлар да юк түгел. Әмма анда булу безнең бурычыбыз булганга, куркынычны сизмәдек.

Сез килгәндә анда хәлләр ничек иде? Прессада бирелгән каршылыклы фикерләрнең кайсы дөреслеккә туры килә?

– Без башта шәһәргә илтә торган кыска юл белән килә алмадык, чөнки анда грузин снайперлары бар иде әле. Шуңа күрә таулар арасыннан килә торган юл белән керә алдык шәһәргә. Юл буена җимерелгән йортлар, янып беткән автомобильләр, бакчалар, барысы да грузин хәрбиләре ягыннан ясалган авиаудар нәтиҗәсе…

Ә Цхинвалның үзендә безне куркыныч картина каршы алды: ярты шәһәр җимерек, һавада җыеп алынмаган үлекләрдән тынчу ис тора. Без МЧС хезмәткәрләре, Россия армиясе хәрбиләре, исән калган шәһәр кешеләре белән очраштык, күргәннәрдән генә түгел, алар сөйләгәннәрдән дә без шок хәлендә калдык. Һәм хәзер без инде Саакашвили ягыннан таратылган «Россия Грузиягә һөҗүм итте» дигән хәбәрнең дөреслеккә һич тә туры килмәгәнен бик яхшы беләбез. Безне шулай ук кайбер Көнбатыш политикларының Осетиядәге вакыйгаларны үзләренә кирәк булганча тасвирлавы гаҗәпләндерә. Ирак һәм Афганистандагы кебек монда да караны ак, акны кара дип күрсәтергә тырышу бара.

Без үз күзләребез белән Осетиядә ни һәм ничек булганын күрергә теләдек. Россия матбугат чаралары андагы (продолжение на стр. 2)

Следующая страница>>>