Следующая страница>>>

«Мишәр дөньясы» газетасын укучы кадерле дусларыбыз!

Газетабыз, язылу кампаниясеннән соңга калып булса да, үзенең индексын алып, каталогка керде.

Белгәнебезчә, безнең төбәктәге почта хезмәткәрләре, күбесенчә, газетага язылуны ярты еллыкка алып баралар, ул да булса, бер-ике ай калды дигәндә генә. Без ел башына да, ярты ел үткәч тә, каталогка керә алмадык. Агымдагы елның август аеннан гына, газетабызга язылдыру мөмкинлегенә ирешә алдык. Шулай булса да, Пилнә Һәм Спас районнарында яшәүче милләттәшләр елның соңгы биш аена мең данәгә якын газетабызга язылдылар инде. Хәзер алар «Мишәр дөньясын» үз почта ящикларыннан алалар. Газетабызга ай саен, һәр авыл почтасында язылып була. Мәсәлән, сентябрьдә язылсаң, октябрь аенда ала башлаячаксың. Газетабыз 2007 елның июнь аеннан чыгып килә, әлегә кадәр без аны бушлай тараттык.

Язылу белән бергә, укучылырыбызга төрле хезмәт күрсәтү мөмкинлекләребез дә артты. Мәсәлән, реклама, белдерүләр, котлаулар, кайгы уртаклашу кебек төрле тәкъдимнәр кабул ителер. Бу мөмкинлекләрне редакциягә шалтыратып яки районнардагы журналистларыбыз аша үти аласыз. Пилнә һәм Сечен районында яшәүчеләр миңа, Кызыл Октябрь районы – Олег Әндәрҗановка, Сергач районы – Наил Хәсәновка, Спас районы – Азат Магҗановка, Нижний Новгород һәм башка өлкәдәге укучыларыбыз туры редакциягә мөрәҗәгать итә алалар. Газетабызны киләчәктә илебезнең төрле өлкәләрендә, чит илләрдә яшәгән милләттәшләребезгә, мишәр исемен йөрткән канкардәшләребезгә тарата алырбыз дип эш итәбез, алар белән элемтәдә яшибез, дуслык-бердәмлек белән сугарылган хатларын алабыз. Мин, газетаның баш редакторы буларак, шуны да әйтеп үтәсем килә: бу газетаның төп бурычы – халкыбызга һәм киләчәк буын яшьләренә уңай тәрбия бирүдән, аларны җәмгыятебезгә файдалы, иманлы, миһербанлы итеп яшәтергә омтылудан гыйбәрәт. Газетабыз милләтара дуслыкны гына түгел, татар милләтенең үз эчендәге нәселләр дуслыгын арттырыр, ныгытыр дип ышанабыз. Татар милләте төрле нәселләрдән тупланганы барыбызга да билгеле. Мәсәлән, нугай, типтәр, себер, мишәр, крәшен һәм башкалар бергә кушылып, образлы итеп әйткәндә, «татарлар» исемле затлы, нык җепле бетүне хәтерләтәләр. Шулай булгач, мишәр исемле асыл төймәсе дә үзенең сыйфатын, затлы булганын милләттәшләргә ачык итеп күрсәтсен иде.

Газетаның да төп максаты – дуслыкны һәм бердәмлекне ныгытудан гыйбәрәт. Өлкәбездә татарча, сайлап укырдай, берсеннән берсе кызыклы, зыялы, җанга ятулы, һәр укучыга файдалы газеталар нәшер ителсен иде.

Әнвәр Камалетдинов,
«Мишәр дөньясы»
газетасының баш редакторы

Подписной индекс 14575

№ 16(25) сентябрь 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Дин әһелләре киңәшә

30 августта Кече Рбишчаның яңа мәчетендә өлкә Диния нәзарәтенең югары органы — Мәҗлесенең күчмә киңәшмәсе булып үтте. Ул шушы авылда, шушы мәчет янәшәсендә үк урнашкан Аллаһы йортының 60 еллыгына багышланган иде. Әлеге мәчет 1948 елны иске мәчет нигезендә яңадан торгызыла һәм шуннан алып бүгенгесе көнгә кадәр аның ишеге ябылганы юк. Аллаһыга шөкер, Абдулбари хәзрәт Мөслимов әйтүенчә, әле ул үзенә «алмаш итеп» янәшәсенә үк бер дигән таш мәчет тә «үстергән». «Менә, кадерле имамнар, — дип мөрәҗәгать итте Абдулбари хәзрәт залда утыручы авыл муллаларына, — сез дә шулай үзегезгә лаеклы алмаш әзерләргә тиеш. Бары тик шулай булганда гына мәчетләребезгә ябылу куркынычы янамаячак», — диде ул үзенең чыгышында, яшь кадрлар әзерләү проблемалары турында сөйләгәндә.

Ә Мәҗлесне башлап, өлкә Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов сүз тотты.

— Әлхәмдүллилләһи шөкер, бүгенгесе көнгә 33 авылыбызга 56 мәчет туры килә. Алар әле Балахнада, Борда, Арзамаста, Дзержинскта, Сергачта төзеләчәк. Ләкин эшләп килгән мәчетләребезнең эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә тоту көннән-көн авырая бара. Аның салымнары бар, газ, ут өчен түләргә кирәк. Шуның өстенә янгынчылар килеп һаман мәчетләребезне тикшереп торалар, кисәтүләр ясыйлар, менә монысын шул вакытка рәткә кертмәсәгез, без бу бинаны ябарга мәҗбүр булачакбыз, диләр. Бигрәк тә Нижнийда җаныбызны кыйныйлар инде. Шулай бер мәлне лицензия алыр алдыннан мин турыдан-туры өлкә буенча гадәттән тыш министрлыгының башлыгына мөрәҗәгать иттем. Әйтәм, нигә шул кадәр инде еш тикшерүләр ясыйсыз безнең мәчетләрдә. Ул: «Аллаһыга шөкер, сезнең әле мәчетләрегездә янгын чыгып, ниндидер фаҗигалар булганы юк. Ә менә чиркәүләрдә андый очраклар булгалый. Бер елга уртача биш янгын теркәлә», — диде. Әлбәттә, аларны да аңлап була. Ә чынбарлыгында, күп нәрсә үзебездән тора. Мин бер тапкыр гына түгел, йөз тапкыр әйткәндермен инде. Бүген тагын кабатлыйм. Хөрмәтле дин кардәшләрем, аңлыйм, мәчет нужасын тартырга җиңел түгел. Шуңа күрә авылыгызда булган, авылыгыздан чыккан эшмәкәрләр, зур предприятие җитәкчеләре белән элемтәгә керегез, хәл-әхвәлләрегезне аңлатып бирегез, авылларда мәчетләрнең әһәмияте турында сөйләгез. Миңа калса, хәлләрегезне аңлап, ярдәм итүчеләр табылмый булмас. Мәчетләр төзеп куйдык икән, аларны рәсми рәвештә сакларга да кирәк.

Бер карасаң бит, авылларыбызда социаль-икътисадый хәлләр, рухи мәсьәләләргә караганда, күпкә яхшырак. Абзарларда бер яйсә ике тотрыклы йорт төзелгән, һәр капка төбендә автомобиль яйсә ике, ә кайберләрендә ничәмә төрле техника берәмлеге баскан. Әмма ләкин, мәчетләребезгә йөрүчеләребез бик аз. Алай гына да түгел, кулларында шәһадәтнамәләре булган төпле карт имамнарыбыз вафат була баралар, ә аларга алмаш юк. Дөрес, кайбер авылларда мулла булучылар табыла. Алар хәтта бары тик мулла гына укый торган җомга, җеназа намазларын да, никахларны да үзләречә башкаралар. Тик аларның моңа нинди хокуклары бар соң? Дини белем алмыйча, имтихан тотмыйча берәү дә имам була алмый. Дини эшләребез ахмаклар, наданнар кулына калырга тиеш түгел. Шуңа күрә мәчетләребездә биш вакыт намаз укылырга тиешле, җомга көнне бөтен авылга намаз яңгырар алдыннан вәгазь сөйләү кирәк, мәчетләребездә дини, Корьән укулар оештырылсын иде. Менә түрәләр мәктәпләребезгә «Православие культурасы нигезләре» дигән дәрес кертмәкче булалар. Без моңа каршы торабыз, хәтта тавышыбызны да ишеттеләр кебек. Ләкин алар, үз максатларына ирешер өчен, бүген бүтән юл (продолжение на странице 2)

Следующая страница>>>