Следующая страница>>>

Хөрмәтле дин кардәшләрем, кадерле якташларым, газиз милләттәшләрем!

Һәркайсыгызны мөбарәк сәйләм белән «Әс сәламү аләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ, ягъни Аллаһ Раббыбызның рәхмәт һәм бәрәкәтләре һәркайсыбызга да булса иде» дигән гүзәл ислам сәйләме белән ихлас күңелемнән сәламлисем килә.

Әлхәмдү-лилләһ, Аллаһ Раббыбызның олуг ярдәме белән хөрмәтле Рамазан шәриф аенда өстебездә булган олуг гыйбәдәтебезне, бөек фарызыбызны зур сөенечләр белән үтәп, Гает куанычына ирешергә насыйп итте. Әйе, бу олуг куаныч һәм сөенеч, чөнки Аллаһ Раббыбыз безнең өчен, безне уттан азат итәр өчен, белеп һәм белмичә кылган гонаһларыбызны ярлыклау өчен бу айны, 11 айнын солтаны булган Рамазан шәриф аен безгә форсат итеп яраткан. Һәм бу форсаттан файдаланып калу, ягъни мәңгелек ут газабыннан котылып, җәннәтле булу бәхетенә ирешүдән битараф булу үзе бер ахмаклык дип беләм мин. Аллаһ Раббыбыз хөрмәтле Коръән Кәримендә ураза тоткан бәндәләренә нинди зур сөенечләр һәм куанычлар вәгъдә итә. Җәннәттәге 8 ишекнең берсе тик ураза тотучылар өчен ачылачак Әр-Рәйян капкасының булуы, ураза тотучылар өчен җәннәткә керү ихтималы булуына бер дәлил булып тора.

Аллаһ сөбханә вә Тәгалә Коръән Кәримдә: «Яратканнарыбыз арасында без иң кадерлесе, иң гүзәле һәм иң камиле итеп Адәм баласын яраттык, без аны җирләрдә дә, дә суларда да тиешле зур бөеклеккә күтәрдек» дип әйтте. Һәм бу сүзләр иң дөрес булган бер хаклык. Безне, Адәм балаларын ,Аллаһ Сөбханә Тәгалә Үзенең хас итеп яратуы белән безгә олуг хөрмәт күрсәтә, безне кадерли һәм сөя, шул олуг нигъмәтләре бәрабәренә безгә хәлебездән килеп, үтәргә мөмкин булган таләпләр куя. Һәм бу таләпләрнең берсе изге Рамазан шәриф аенда уразада булу.

Рамазан ае ул җәһәннәм утыннан котылу ае. Рамазан ае – тәүбә-истигъфар кылган бәндәләрнең тәүбәләре кабул булу ае. Рамазан ае – һәрбер иманлы бәндәнең кылган гыйбәдәтләре кабул булу ае. Рамазан ае – һәрбер үзен мөселман дип санаган бәндә өчен олуг имтихан ае.

Әлхәмдү-лилләһ, Аллаһ Раб-быбызга мең шөкерләр булсын, бу ай үтеп китте, Ураза белән, намаз-гыйбәдәт, тәравих тәкъбирләре, ифтар мәҗлесләре белән зиннәтләнгән бу ай күңелләребездә иң матур тәэсирләр калдырып, йөрәкләребезгә ял биреп, калебләребезне нурландырып, иманнарыбызны ныгытып, тормышларыбызга ләззәтле ямь биреп китте.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, барыгызны да хөрмәтле, нурлы, мөкаддәс бәйрәм белән – Гайдел Фитр бәйрәме белән ихлас күңелемнән тәбрикләп, Аллаһ Раббыбызга мөрәҗәгатъ иткән изге догаларымда сезгә бәхет һәм саулык телисем килә. Тоткан уразаларыгызны, тәгать гыйбәдәтләрегезне, тәравих тәкъбирләрегезне, кылган изгелекләрезне Аллаһ Раббыбыз кабуллардан әйләсә иде, ошбу дөньяда һәм ахирәттә аның сөйгән бәндәләре җөмләсеннән булырга насыйп әйләсә иде һәм киләчәк елларыбызда да һәркайсыбызга да саулыкта-сәламәтлектә, ил-көн тынычлыгында шушындый айларга, көннәргә, шатлыклы минут һәм мизгелләргә ирешергә Аллаһ Раббыбыз насыйп әйләсә иде!

Нижгар татарларының
милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе
Гаяз Салих улы Закиров

Подписной индекс 14575

№ 17(26) сентябрь 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Ураза бәйрәм
мөбарәк булсын!

Кызыл Октябрь районы Кече Рбишча авылында узган Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәтенең югары органы – Мәҗлестә кабул ителгән карар буенча быел Ураза бәйрәм 30 сентябрь көнендә бәйрәм ителәчәк. Аның бер көн алда билгеләнүе ай календаре буенча мөхәррәм аенының 30 сентябрьдә башлануы белән бәйле. Һәр елдагыча мөселманнарның иң олы бәйрәмнәренең берсе булган Ураза бәйрәмгә планетабызның барча илләрендә мөселман кардәшләребез мәчетләргә Гает намазына җыелыр. Нижгар мөселманнары да бу көнне пакьланып, барча эшләрен ташлап, каберлекләргә барып, вафат булган якыннарының рухларына дога кылып, фитыр сәдакаларын тапшырырга Аллаһ йортларына юнәлер. Бар мөселманнарны Ураза бәйрәм белән тәбрик итәбез! Һәркайсыбызга тыныч гомер, гаилә бәхете, яшьләребезгә барча эшләрендә уңышлар, өлкәннәребезгә имин картлык телибез! Котлы булсын бәйрәмнәребез!

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте президиумы, Россия мөфтиләре Шурасы карарын истә тотып, Кече Рбишчада 30 августта узган Диния нәзарәте Мәҗлесендә фитыр сәдакасы күләме турында кабул иткән карарын хәбәр итәбез. Бәлигъ булган һәр мөселман (Нижгар өлкәсендә) үзе һәм бәлигъ булмаган балалары өчен фитыр сәдакасы түләргә тиеш.

Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте президиумы

2008 елда фитыр сәдакасы күләмен түбәндәгечә билгеләде:

кереме булмаганнар өчен – 50 сум,

урта хәлле кешеләр өчен – 150 сум,

хәлле кешеләр өчен – 250 сум,

фидия сәдакасы 100 сум.

Фитыр сәдакасы күләмен бары тик Диния нәзарәте президиумы гына билгели ала. Урыннарда мәхәллә имамнары тарафыннан билгеләнгән фитыр сәдакасы күләме дөрес саналмый!

Ураза тота алмаучы бик өлкән яшьтәге картларга, тазаруга өметсез сырхауларга ураза тоту урынына фидия бирү рөхсәт ителә. Шаригатьтә аның бер көнлек күләме бер фәкыйрь туенырлык итеп күрсәтелә. Яисә 100 сум акчалата бирелә.

Фитыр сәдакасын, фидияне мохтаҗ мөселманнарга, шулай ук шәкертләргә, ятимнәргә түләргә була.

Фитыр сәдакасын акчалата яисә азык-төлек белән бирергә була.

Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте президиумы карары

2008, 30 август

Следующая страница>>>