Следующая страница>>>

Мин мишәрлегем белән горурланам!

Кадерле якташларым! Туган якларымда озактан булмасам да, Сергач мишәрләрем, әти-әниемнең туган авылы Печә, аның кунакчыл халкы һаман күңелемнең түрендә тора. Ялгышмасам, соңгы тапкыр туган якларга, туган авылыма узган гасырның 80-еллар башында кайткан идем. Ул чакта колхоз рәисе Руслан абый Айсин, урыны оҗмахта булсын, зур хөрмәт күрсәтте миңа. Авылымның аксакаллары белән очрашу уздырды, мәктәп укучыларында кунакта булдым. Исемдә, Кочко-Пожар авылыннан 7–8 класс укучылары булса кирәк, мотоциклларга утырып, шәхсән мине күрер өчен, өч-дүрт авыл бастырып килгәннәр иде. Кызганыч, шуннан алып туган якларда булганым юк...

Ишеттем, Нижгар татарлары тормышында эз калдырган шәхесләр турында күләмле китап та чыккан, минем турында да анда мәгълүматлар бар икән. Кадерле мишәрләрем өчен туган телебездә бүген яңа, төсле «Мишәр дөньясы» газетасы да чыгып килә. Аллаһка шөкер, алга барабыз, заман мөмкинлекләреннән файдалана беләбез. Чөнки электрон вариантта булган информация дә Интернетта Нижгар мишәрләре турында аз түгел. Булдырасыз, шулай тырышырга, милләтебез йөзен саклый белергә кирәк!

Әлбәттә, миндә шик-шөбһә юк, мишәрләр кайда да югалмый. Мәчетләребез дә, Аллаһка шөкер, һәр авылда бар, кайберләрендә хәтта икешәр-өчәр Аллаһ йорты эшләп килә. Менә шулар өчен генә дә мин мишәрлегем, мишәр халкым белән горурланам. Аларның максатчан, тырыш булуы олы хөрмәткә ия.

Әйе, мин дә хәзер татар тормышына тулысынча хезмәт итәм дип әйтә алам. Татар данын яклаган хоккейчылар командасы «Ак барс» – Европада да, дөньяда да танылган команда. Аның белән җитәкчелек итү – татарны, милләт буларак, дөньяга таныту изге бурычларымның берсе дип саныйм.

Кадерле «Мишәр дөньясы» газетасы укучыларына саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш, гаилә иминлеге телим. Милләттәшләрем спорт белән дус яшәсеннәр иде. Динне, телне, мәдәниятне, йолаларны саклап калып, аларны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерүдә бер Аллаһ кына юлдашчы булсын безгә. Калганнарын, иманым камил, мишәрләр булдыра ала.

Зиннәтулла Билялетдинов, СССР, Европа, дөнья, Олимпия уеннары чемпионы, Казанның «Ак барс» хоккей командасының баш тренеры.

Подписной индекс 14575

№ 18(27) октябрь 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Хуплыйлар

7 октябрьдә Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов өлкә Губернаторы Валерий Шанцев белән очрашты. Сүз 2-4 ноябрьдә булачак Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәтенә 15 ел тулу уңаеннан уздырыла торган өлкә мөселман руханилары һәм мәхәллә кешеләренең IV җыены һәм IV бөтенроссия мөселманнары форумы һәм конференциясе турында барды. «Өлкә администрациясе бу чараларны уздыру инициативасын хуплый», – дип белдерде Губернатор. 2006 елда өлкә администациясе ярдәме белән II форум узган иде инде.

Үмәр хәзрәт
рәислектән баш тартты

15 ел дәвамында Н. Новгород өлкәсе мөселманнарының лидеры булып торган, өлкә Диния нәзарәтен (ДН) җитәкләгән, хак динебезне торгызуга бәясез көч куйган хөрмәтле Үмәр хәзрәт Идрисов дүртенче срокка Н. Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсе рәисе постына сайлауларда катнашудан баш тартты.

– Без ахыр чиккә кадәр Үмәр хәзрәт үзенең карарын үзгәртер һәм ДН рәисен сайлауларда катнашырга ризалыгын бирер инде дип өмет иткән идек. Булмады. Озак еллар аның кул астында эшләүчеләр, күпсанлы дуслары, кардәшләре дә Үмәр хәзрәтнең шушы адымына шаккатты. Әле без бары тик 2 ноябрьдә узачак Н. Новгород өлкәсе мөселман руханилары Җыенында ике вакыйганың борылышын гына күз алдында тота алабыз. Яисә ДН рәисе булырга теләп теркәлгән бердәнбер кандидат Гаяз хәзрәт Закировны сайлыйбыз, яисә ул үзенең кандидатурасын чакыртып ала һәм Съезд делегатлары бу постка яңа гаризалар кабул итү турында карар кылалар, – ди ДН аппараты җитәкчесе Дамир Мөхетдинов.

Сайлау комиссиясе рәисе Илдар Тазинаев белдергәнчә, өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсе рәисен сайлау буенча гаризалар кабул итү кампаниясе барышында бары тик ДН рәисенең беренче урынбасары, Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе (НТРМММ), Дзержинск Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Гаяз Закиров кына гариза бирә.

Ә октябрь башында узган Нижгар мөхтәсибәте руханилары җыелышында ДН рәисе Үмәр хәзрәт

Ә мин сезнең газетага язылмыйм!

Хөрмәтле «Мишәр дөньясы» газетасы редакциясе! Быел җәен авылда булганда берничә саныгыз белән танышып чыктым, соңгысын хәтта үзем белән Мәскәүгә дә алып кайттым. Газетагыз ошады, төсле, матур. Күләме дә зур. Ә, аеруча, авыллардан булган кыска хәбәрләр баганасын бик кызыксынып укыдым. Әхлакый темага караганнары да бик урынлы.

Подпискага чыгуыгыз белән котлыйм! Укучыларыгыз күп булсын. Ләкин мин, шәхсән, газетагызга баштан ук язылырга уйлаган идем дә, соңыннан баш тартырга мәҗбүр булдым. Сәбәбе бик гади: монда, Мәскәүдә, тагын бер тапкыр газетагызны караштырганда, соңгы битендәге чыгыш мәгълүматларына кадәр җиттем, редакциянең адресына да күз салдым, >>> 2

Следующая страница>>>