Следующая страница

МИШАРСТАН


Хөрмәтле
милләттәшләребез!

Ноябрьнең беренче көннәре мөселманнар өчен вакыйгаларга бай булачак. Аларның беренчесе 2 ноябрьдә Җәмигъ мәчетендә узачак Нижгар мөселманнарының IV Корылтае. Көн тәртибендә торган сорауларның беренчесе – Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте рәисен сайлау. Бу турыда тулырак Үмәр Идрисовның интервьюсыннан укырсыз. Инде берничә ел дәвамында без ХХI гасыр үзгәрешләренә карата тиз арада үз фикерләрен белдерә алырлык Алимнар Шурасын булдыру турында сүз йөртәбез. Бу Корылтайда Шураны булдыру буенча беренче адым ясалачак һәм Алимнар Шурасы Диния нәзарәте җитәкчелеге составында булачак.

Шулай ук ноябрь башы – Нижгар мөселманнары Бөтенроссия мөселманнар форумы уздыру белән бәйле. Бу вакыйгага бәйле әйтеп үтәсем килә, мондый Корылтайлар уздыру идеясе безнеке генә түгел. Без ХХ гасыр башында уздырылган Корылтайларны торгызып, 2005 елда Түбән Новгородта I Бөтенроссия мөселманнар форумы уздырдык. Узган гасырдагы кебек, бүген дә Россия мөселманнары өммәт алдында торган иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышалар, карарлар кабул итәләр.

Бу чараларны уздыру Халыкара Бердәмлек көненә туры килә. Мин барча якташларыбызны бу зур бәйрәм, үзебезнең Корылтайлар белән тәбрик итәм һәм мөселманнар өчен бик мөһим булган бу чараларда актив катнашырга чакырам.

«Мәдинә» Нәшрият йорты баш мөхәррире Дамир Мөхетдинов

ИНДЕКС 14575

№ 19(28) октябрь 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Нижгарлылар – Өфедә

Башкортостан башкаласында Россия мөселманнарының Оренбург Диния нәзарәте барлыкка килүгә 220 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары булып үтте. Бу кысаларда иң баштан Үзәк Диния нәзарәте мөселманнары рәисе мөфти Тәлгат Таҗетдинның 60 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы җыен оештырылган иде. Шунда Россия мөселманнары лидерын Башкортостан Республикасы халкының Дуслык ордены белән республика Президенты Мортаза Рәхимов үзе бүләкләде һәм Тәлгат Таҗетдинның Башкортостанда, Россиядә милләтара дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткәнен билгеләп үтте. Бөтендөнья рус халкының программалары директоры Роман Силантьев Мәскәү патриархатының чиркәүдән тыш элемтәләр буенча Бүлек рәисе, Смоленск һәм Калининград митрополиты Кирилл исеменнән мөфтине юбилее белән тәбрикләде һәм патриарх Алексий II аны II дәрәҗә изге князь Даниил Московский ордены белән бүләкләнүен белдерде. Бу орденга Тәлгат Таҗетдин Рус православие чиркәве белән шәхсән хезмәттәшлеге һәм дустанә мөнәсәбәттә булуы өчен лаек дип табылган.

РФ Президенты администрациясе советнигы Алексей Гришин үз чыгышында Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенең 220 еллык юбилее мөселманнары өчен генә түгел, ә илебездә яшәүче бөтен халык өчен зур әһәмияткә ия булган вакыйга, дип белдерде.

– Дәүләт һәм төрле мөселман оешмалары арасында мөнәсәбәт үсә, җәелә бара. Мөселман мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан бу оешмаларга һәрдаим грантлар бүленеп бирелә, – дип ассызыклап үтте ул.

Россиядәге иң өлкән Диния нәзарәтеннән булган Оренбург мөселманнары дини оешмасының 220 еллык юбилеенда һәм Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисенең 60 яшьлегенә багышланган тантаналарда безнең Нижгар өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов, аның беренче урынбасары Гаяз хәзрәт Закиров катнаштылар.

Родос-Ташкент-Грозный

Нижгар мөселманнарының фәнни сәфәре дәвам итә. Родос утравында узган «Диалог цивилизаций» дип аталган форумда Х. Фәизханов ис. Нижгар ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов та доклад ясады. Аннан соң Нижгар делегациясе Ташкентка .юл тотты. Андагы мәртәбәле форумда Дамир Мөхетдинов һәм өлкә Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов Россия һәм Үзәк Азия мөселманнарының гасырдан-гасырга килгән элемтәләре турында сөйләделәр.

Шуннан соң алар 17-19 октябрьдә Грозныйда «Ислам – религия мира и созидания» исемле II Халыкара тынычлык форумында катнаштылар.

Форум кысаларында Грозныйда Ислам Үзәге ачу тантанасы булды. Ул үз эченә 10 мең кеше сыярлык Әхмәт Кадыров ис. яңа Үзәк мәчетне, Ислам университетын, мөфтиятне, китапханәне һәм студентлар тулай торагын алган.

Следующая страница