Следующая страница

МИШАРСТАН

Диния нәзарәте Пленумының инаугурация тәртибе Карары нигезендә Корылтай делегатлары һәм кунаклары каршында яңа сайланган рәис Гаяз Салих улы Закировның  Изге Корьәнгә кулын куеп

Ант китерү:

Мин, Гаяз Салих улы, Аллаһ сөбханә вә Тәгалә Раббым белән ант итеп, аның җибәрелмеш Коръән Кәриме каршында үземнең мәнфәгатьләремне, дуслыкка байлыкка кызыкмыйча, калебем һәм телем белән шаригать кушкан кануннарга таянып, ишеткәнем һәм күргәнем турында бар тик хакны сөйләргә сезгә вәгъдә бирәм.

Бу вәгъдәмә хилафлык кылып, хакны сөйләмәсәм: Аллаһ Раббымның мәрхәмәтеннән, ихлас иманымнан, пәйгамбәребез галәйһис-сәлам өммәтеннән, миннән соң килгән буыннарның хәер-догасыннан, Кыямәт көнендә Аллаһ Раббыбызның дидар-шәрифен күрүдән мәхрүм булыйм.

 Бу антымны раслап Изге Коръән Кәримне үбәмен.

Амин. Амин. Амин.

 

ИНДЕКС 14575

№ 20 (29) ноябрь 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Өлкә Диния нәзарәтендә яңа рәис

31 октябрьдән алып 4 ноябрьгә кадәр Нижгар һәм Бөтенроссия мөселманнары өчен. Н. Новгородта мөһим һәм тарихи вакыйгалар булып үтте. Иң беренчедән, 5 көн дәвамында шәһәрнең В.И. Ленин исемендәге өлкә Үзәк китапханәсендә борынгы кулъязма Корьәннәр күргәзмәсе эшләде. Бу изге китаплар, Нижгар өлкәсе мөселман руханиларының IV Съезд-Корылтаена, IV Бөтенроссия мөселманнары форумына турылап, даими рәвештә сакланып килгән Россия академия фәннәренең Дагестан фәни үзәгенә кергән тарих, археологик һәм антропологик институтының Кулъязмалар фондыннан Абу Хәнифә Фонды, өлкә Диния нәзарәте һәм Х.Фаизханов исемендәге Нижгар ислам институты ярдәме белән махсус кайтарылды. Әлеге күргәзмәне бик теләп һәм кызыксынып, күпсанлы милләттәшләребез карады, Корылтайга, форумга җыелган олы кунаклар, галимнәр, дин әһелләре, журналистлар шушы күргәзмәдә булдылар. Әмма ләкин тарихи вакыйганың нижгарлылар өчен иң әһәмиятлесе 2 ноябрьдә, өлкә Җәмигъ мәчетендә булып үтте.

(продолжение на стр. 3)

 

Диния нәзарәтебезнең эшчәнлеге олы хуплау тапты

IV Бөтенроссия мөселманнары форумын уздыру уңаеннан өлкә мөселманнарыбызның Диния нәзарәте исеменә олы хуплаулар белән сугарылган күпсанлы телеграммалар килде. Диния әзарәтебез өлкә һәм шәһәр җитәкчеләреннән, район администрацияләреннән, Россиянең төрле регионнары һәм чит ил Диния нәзарәтләреннән, мөселман һәм иҗтимагый оешмаларыннан котлау һәм теләкләр кабул ите.

Фин татарлары җәмгыяте рәисе Рамил хәзрәт Беляев Бөтенроссия мөселманнары форумнары уздыру Нижгар Диния нәзарәтенең хәерле традициясеә әверелде. Бу форумнарда Россия мөселманнарының иң актуаль проблемалары карала, дип яза ул үзенең тәбрикләү телеграммасында.

Әзербайҗанның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе үзенең котлавында: «Халыкара хезмәттәшлектә һәм иҗтимагый тормышта дини факторларның зур роль уйнаганнарын исәпкә алганда, Нижгар Диния нәзарәтенең IV Бөтенроссия мөселманнары форумын даими оештыру һәм үткәрү мөһим әһәмияткә ия», – дип белдерә.

Форум эшендә катнашучыларга уңышлы һәм эчтәлекле хезмәт итүләрен теләп, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров 3,4 ноябрьдә Н.Новгородта узган чараларга, шул рәвешле туган телебезне, рухи мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга, баетырга омтылып торган Диния нәзарәтебезгә, аның эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Дин эшләре буенча Татарстан Республикасы министрлыгыннан килгән телеграммада шундый форумнар оештыру илебездәге бөтен мөселманнар уммасының бердәмлеген ныгытуга зур йогынты ясый дип белдерә.

РФ президентының Идел буе округы буенча тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Владимир Зорин үзенең форумдагы сәламләү чыгышында Идел буе округы гасырдан гасырга милләтара дус яшәп, бүтәннәргә ачык үрнәк булып тора, диде. Ул Үмәр хәзрәтне Алимнар Шурасын җитәкләве белән тәбрикләде һәм Диния нәзарәтебезнең яңа рәисе белән дә шулай ук тыгыз хезмәттәшлектә торырбыз дигән ышынычын белдерде.

Следующая страница