Следующая страница

МИШАРСТАН

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Кадерле якташларым! Газиз милләттәшләрем!

Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте Алимнар Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны да олуг Корбан бәйрәме белән ихлас күңелемнән тәбрик итәсем килә. Бу бәйрәм елның ахырына туры килә. Елның ахыры, белгәнегезчә, бер ел үткән гомерне барлап, ел тәүлегендә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, йомгаклау ул. Бер ел эчендә ниләр булып үтте? Нинди уңышларга ирештек? Нинди кайгы-хәсрәтләргә дучар булдык һәм нинди шатлыклар кичердек? Менә бу эшләребезгә нәтиҗә ясап, Аллаһ Раббыбызга чиксез рәхмәт-шөкераналарыбызны белдерәбез, ә безнең рәхмәтебез, безнең шөкерләребез, әлбәттә, ул безнең гыйбәдәтебез, Аллаһ Раббыбыз кушкан гамәлләрне зур канәгатълек белән үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү. Һәрбер иман китергән бәндә өчен олуг бер шатлык, олуг бер терәк булган хаҗ гыйбәдәте үтәлә. Динебезнең бишеге булган Мәккә Мөкәррәмәдә миллионнарча хаҗилар хаҗ гамәлләрен үтәп, олуг куанычка ирешүләрен бәйрәм итәләр. Без бу көнне Ибраһим пәйгамбәр сөннәтен үтәп, корбаннар чалып, Аллаһ Раббыбызга якын булырга омтылабыз. Чынлыкта да, Аллаһ Раббыбыз Корьән Кәримнең «Хаҗ» сүрәсендә: «Чалган корбаннарыгызның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешмәс, бары тик ихлас тәкъвалыгыгыз ирешер», – дип әйтә. Ягъни, безнең Аллаһ Раббыбызга иман китерүебез, аны тануыбыз, аңа гыйбәдәт кылуыбыз, Аның иксез чиксез кодрәт иясе икәненә ышануыбыз Аңа барып ирешер. Мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем, бу көн шулай ук тәүбә-истигъфар көне, Аллаһ Раббыбыздан гафу сорап, тәүбә-истигъфар кылыйк. Шулай ук бер беребезне рәнҗеткән булсак, бер-беребездән гафу сорыйк, чөнки дөньяда вакытта сау-сәламәт вакытларда кылган тәүбәләрне Аллаһ Раббыбыз кабул итеп алачак һәм шулай ук Кыямәт көнендә рәнҗетелгән кешеләр рәнҗетүчеләрдән җавап сорарлар һәм Аллаһ Раббыбыз аларның бу таләпләрен хак дип кабул итәчәк.

Һәркайсыбызга да бәхет, шатлык, ихлас иман, йортларыгызга бәрәкәт, балаларыгызга тәүфыйк, авыруларга шифалык, ике дөнья сәгадәтен дә күрергә Үзе насыйп итсә иде. Әс-сәламү аләйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте рәисе
Гаяз хәзрәт Закиров

ИНДЕКС 14575

№ 21(30) октябрь 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Җырда калсын безнең гомерләр….

Хәйдәр Бигичев… Бу исем Рәшит абый Ваһапов исеме кебек үк Нижгарлылар өчен бик кадерле исем. Ни кызганыч, алар икесе дә бик яшьли, бик иртә бу фани дөньядан киттеләр. Якташы Рәшит абый турында йөрәге әрнеп: «Бик иртә китте бит, әле бит аңа яшисе дә, яшисе иде» дип өзгәләнгән Хәйдәр абый үзе Рәшит абый яшенә дә җитмичә, 49 яшендә үлеп китә. Алар икесе дә кыска гына гомерләре барышында халык күңеленең иң түренә кереп урнашып, мәңгелек моң булып калдылар. Юкка гына бит «Кеше китә, җыры кала» димиләр. Хәйдәр абый да кабатланмас көчле, киң сулышлы тавышы белән башкарган җырлары аша безнең арада кебек. Нижгар татарлары арасындагы күпсанлы танышларымның күпчелеге машиналарында заман эстрадасының бер көнлек җырларын түгел, Хәйдәр абыйның «Керим әле урманнарга», «Китмә, китмә, сандугач»ын, «Соңдыр шул, соңдыр» кебек бәгырьләрне өзә торган җырларын тыңлый. Бу җырларны тыңлап, күңелләр сафлана, дөньяга башкача карый башлыйсың, аның һәр мизгелен, һәр минутының кадерен белеп, якын кешеләрең барына мең шөкер кыласың. Исән булса, сәхнәләрне тутырып, горур башын югары чөеп, татар халкының иң матур җырларын башкарыр иде. Иде… Юк шул Хәйдәр абый, юк. Бар татар дөньясын тетрәндереп, салкын, шыксыз ноябрь көнендә авыртудан сызланып. бу дөньядан узуына да 10 ел узды инде. Нәкъ 10 ел элек, 1998 елның 13 ноябрендә (продолжение на стр. 4)

 

БЕЗНЕ НӘРСӘ КӨТӘ!

«Үзгәртеп кору» еллары тукталышсыз дәвам итә. Дистәләгән еллар буенча тупланган авыл хуҗалыгы оешмалары таркалып, халык көче белән җыелган бергәлек, мөлкәт сарыф ителеп, эзсез югала. Авылларда кешеләр саны елныкы елга азая бара, чөнки эш урыннары җитәрлек түгел, колхозлары таркалган авылларда халык бөтенләй юк диярлек. Авыл яшьләре шәһәрләргә китә. Бүгенге чынбарлыкта шәһәрләрдә дә уңай шартлар ишетелми. Кризис булу сәбәпле эшчеләр санын кыскарту башланды. Ник соң шәһәрдә дә эш урыннары җитешми дигән сорауга, мин шундый җавап бирәсем килә, шәһәрдә дә элек төзелгән завод-фабрикалар, ягъни производство үзәкләре генә эшләп килә. Яңалары корылмый диярлек. Фатирга тиенү бик кыен, шулай булгач авылдан киткәннәрне шәһәрдә нәрсә көткәне көн кебек ачык.

Бүгенге көндә авыл советларын берләштерү хәрәкәтләре башланды, авыл советы да булмаган җирдә мәктәп, медпункт, китапханә, һәм башка яшәү өчен мөһим оешмалар сакланырмы? Тотарга акча җитешми дигән дәлил белән, аларның да калмавы көн кебек ачык. Моннан 10 ел элек кенә гөрләп яшәгән авыл урамнарында кешеләр күренми, кырларында алабута үсә. Кая да китәлмичә авылда калып, тәрәзәдән почтальонның пенсия китергәнен көтеп торган картлар җирме эшкәртә ала, билгеле ул аны юк-бар бәягә сата да җибәрә. Ил (продолжение на стр. 2)

Следующая страница