Следующая страница

МИШАРСТАН

Мөхтәрәм милләттәшләр, ка­дерле якташлар! Мин бүген төбәгебездә икенче ел чыгып килә торган «Мишәр дөньясы» газетасына карата булган уй-кичерешләрем белән уртак­лашасым килә. Чыгышым белән авылдан булгангадыр инде, газета чыга башлагач, беренчедән авылдашларым-якташларым өчен, икенчедән, гомумән алганда мишәр ата­масы йөрткән милләтебез өчен бик шатландым. Чынлап та, Татарстаннан читтә яшәгән өлкәләрдә бик сирәк милли татар автономияләре газета чыгара алды, ә без, Ходайга шөкер, ике төрлесен укыйбыз. Хезмәт итү вазыйфам буенча миңа төбәгебездәге татар авылларының кешеләре белән якыннан танышу-аралашу на­сыйп булган иде. Ул елларда халык Татарстан басмаларын алып укыса да, үзебезнең газе­талар чыга башлагач, күңелләр ачылып китте, күрше авыллар белән дә элемтә артты, үзебезнең бердәмлекне тоя башладык. Кызганычка кар­шы, соңгы елларда авылларда кискен үзгәрешләр булды, мәсәлән, минем туган авылым Мөтеравылны гына алыйк, үз вакытында иң көчле хуҗалыклардан саналган колхоз таркалды, эш урын­нары юк. Авылны ихласын­нан яратып яшәүчеләргә дә эш юк, бу бер кая да сыймаган күренешне ничек булса туктатасы иде. Газетага һәм аның хезмәткәрләренә тагын бер теләгем, ничек булса да киләчәктә Россия каталогы­на теркәлергә кирәк, чөнки безнең милләтебез төрле җирдә яши. Минем белүем буенча, алар бик теләп туган яклары, милләттәшләре ту­рында укыр өчен дә газетага язылырлар иде. Газета укучы якташларыма бер бик мөһим теләгем бар: милләтне, туган якны, бердәмлекне саклап калу өчен бергә аралашып, бер-беребезгә булышып яшәргә кирәк. Моның өчен менә шушы газетабызны саклап ка­лырга, аңар булышырга, авыл хәлләрен язып, редакциягә юлларга, кимендә аңарга язы­лырга кирәк. Киләчәктә ул безнең ярдәмчебез, яклаучы­быз булыр! Форсаттан файда­ланып, барыбызны да киләчәк яңа ел белән ихласымнан кот­лыйм, сәламәтлек, уңышлар, һәркайсыбызга җан тыныч­лыгы телим!

Асяат Зиннәт улы Эксанов, Региональ милли-мәдәни ав­тономия рәисе урынбасары

ИНДЕКС 14575

№ 22(31) 1-15 декабря 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Иң мөһИм байлык

 

Әйе, рухи мирасыбызны, милләтебезнең иң мөһим байлыгы дияргә кирәк. Монда безнең әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләребез, телебез, йолаларыбыз һәм динебез. Менә шушы мирасны саклап, замана таләпләренә карата аны тулыландыра-баета бару милләтебезнең бүгенге һәм киләчәгенең бурычы.

Өлкәбезнең Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе менә бишенче ел рәттән инде «Рухи мирас» дип исемләнгән семинар оештыра. Агымдагы елда бу чара Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда булып үтте. Администрация утырышлар залында узган семинарда төбәгебезнең барлык авылларыннан вәкилләр бар иде: мәктәп директорлары, татар теле укытучылары һәм хезмәт ветераннары бүгенге чынбарлыкта нинди алымнар кулланып эшләгәнне киңәшер өчен, аралар ерак булуга ка­рамастан, килергә тырышканнар.

Семинарны ачык итеп белдергәч, Х. Фәизханов ис. ислам институты ректоры Дамир хәзрәт Мөхетдинов, җыелышның юнәлешен билгеләп, байтак мәктәпләр ябылырга торганда кайсыдыр фәнне укыту-укытмау түгел, ә ничек тә булса милли мәктәпләрне саклап калу турында фикер алышырга ча­кырды.

Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров үзенең чыгышында: «Кызганыч, бүген-ге дәүләт эшлеклеләренең сәясәте нәтиҗәсендә татар булып яшәве бик кыен, аеруча шәһәр җирендә яшәүче яшьләргә, алар татарча белмиләр,

 (продолжение на стр. 2)

 

Тагын бер урынбасар

16 декабрьдә Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Гаяз Салих улы Закиров РФ Президентының Идел буе округы вәкиленең элекке советнигы Эксанов Асяат Зиннәт улын үзенең урынбасары итеп билгеләү турында карарга кул куйды. Асяат Эксанов РНКАТның башка регионнар белән элемтәләре буенча урынбасар булачак.

Белешмә:

1949 елда Сергач районы Мөтеравылда туган. 1966-75 ее. – Андреевка авылы мәктәбендә математика укыта.

1975 елда авыл советы рәисе итеп сайлана. 1977 елда КГБ органнары­на хезмәткә чакырыла. Полковник. Оперативниктан ФСБ Идарәсенең бер бүлеге җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Алты хөкүмәт бүләгенә ия. Нижгар өлкәсендә ФСБ органнарында полковник дәрәҗәсендәге бердәнбер полковник. 2000-2006 ее. РФ Президентының Идел буе округындагы вәкиллегендә хезмәт итә. 2007 елда хаҗ кыла. Кызы Алсу криминаль милиция майоры.

Следующая страница