Следующая страница

МИШАРСТАН

Мөхтәрәм милләттәшләр, бу газетаны үз иткән милләтпәрвәр якташлар, кадерле укучыларыбыз!

«Мишәр дөньясы» газетасы редакциясе үзенең эшен дәвам итә. Белгәнегезчә, ул 2007 елның июнь аенда чыга башлады. Агымдагы ел безнең өчен җиңел булмады дияргә кирәк, тик бу читенлекләр артта калды инде дип, киләчәккә өметләнәсе килә. Без соңга калып булса да, өлкә каталогына теркәлеп, газетабызга язылу мөмкинлеге алдык, мишәрлегеннән ваз кичкән, ә татарча рәтләп сөйләшә дә белмәгән «акыл ияләреннән» төрле шелтәләр ишетсәк тә, эшебезне дәвам иттек. Язылуга август аенда гына чыгу сәбәпле, ярдәмчеләр кирәк булды. Безгә Ш. Нуриманов, Р. Хәсәнов, Ф. Шабанов, А. Юсипова, В. Камалетдинов һәм Сафаҗай, Спас районы мәчетләренең мөселманнары ярдәм кулы суздылар, Ходай урынга куйсын иде изгелекләрен.  Башта ишетелгәләгән «имеш-мимеш» турында тагын бер тапкыр шуны әйтер идем, без «Туган як» газетасына капма-каршы булыр өчен чыкмадык, ә иманыбызны, телебезне, милләттәшләр белән элемтәбезне тагын да баету юлын сайладык. Без чын мишәрләр, булдырабыз, өлкәбездә ике газета чыга, аларның үз укучылары бар, «Туган як» газетасы төбәгебез халкын уятучы булды, шагыйрьләр, язучылар һәм ничә редактор гына әзерләде! Ә «Мишәр дөньясы» газетасының мөһим бурычларының берсе, бөтен дөнья мишәрләрен берләштереп, үзара аралашып, тәҗрибәләр белән уртаклашып, телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны һәм динебезне саклауда, ярдәмләшеп яшәүдән гыйбәрәт! Газетабызның бурычларының берсе – төбәгебездәге таркала барган авылларыбызны саклап калу, моның өчен эш урыннары булдыру, бабайлардан калган җирне сатып җибәрүгә каршы чаралар тәкъдим итү, уңай һәм уңышлы тәҗрибәләрне укучыбызга тиз арада аңлаешлы итеп җиткерү. Тик бу эшләрне башкару өчен сезнең ярдәмегез, ягъни «Мишәр дөньясы»на язылу кирәк, кадерле якташлар, барның зыяны булмас, газетабыз халык өчен язылачак. Газетабызга һәр почтада ай саен язылып була, әйдәгез, милләттәшләр, яңа елга бергә атлыйк, бердәмләшеп бер-беребезгә булышып яшик. Яңа 2009- ел белән, дуслар! Барыбызга да исәнлек-саулык, иман байлыгы теләп,...

«Мишәр дөньясы» газета-сының баш редакторы, Әнвәр Камалетдинов

ИНДЕКС 14575

№ 23(32) декабрь 2008
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Үмәр хәзрәт Идрисовка –
55 яшь

Бар шундый кешеләр, алар юбилейларын да, түгәрәк булмаган даталарын да көтелмәгәнчә каршы алалар. Үмәр хәзрәт тә шундыйлардан: әле яңа гына үзе булдырган Диния нәзарәтен җитәкли иде, инде тагын ул әзерлектә: старт, игътибар, марш!Тагын кая  омтыла ул? Бу турыда безнең корреспондентыбыз, политолог Җәннәт Маркус әңгәмәсен тәкъдим итәбез:

– Минем турында тулырак белергә теләүчеләр безнең сайтларбызны Ислам Н.Н., Ислам РФ, Нижгар.ру ачып карасыннар. Шуны әйтәсем килә, минем «эшләрем» дигәндә барча җәмәгатьнең, зур коллективның уртак хезмәтен күз алдында тотам. Алар Аллах юлында минем белән бергә хезмәт итәләр, ә мин аларның имамы. Аз да түгел, ким дә түгел!

Ә әңгәмәгә килгәндә, күренекле Хуҗа Насретдин стилендә сөйләшербез. Минем туган көнем 1 ян-варьдә, нәкъ көнендә мине бик сирәкләр генә тәбрикли. Башта барысы да Яңа елга әзерләнә, аннан аны каршы ала, аннан йокы туйдыра, кемнең инде шундый бәхетле минутларда «яңа туган» Үмәр кайгысы бар?! Мин Яңа ел белән бергә дөньяга киләм, әмма чыршылар, Кар кызлары һәм Кыш бабайлар янында мин күренми дә калам.

 (продолжение на стр. 4)

 

Нижгар 2008: узган ел нәтиҗәләре

Менә Аллаһының рәхмәте белән исән-имин генә яңа 2009- елга да кереп киләбез. Нәкъ узып барган 2008- елга караш ташлар, йомгак ясар вакыт. Нижгар татарлары өчен үткән ел нинди әһәмиятле вакыйгалар, мөһим чаралар белән истә калырлык булды соң? Рухи һәм дини, мәдәни һәм милли томышыбызда тирән эз калдырганнары, тарихыбызга язылырга лаеклы булганнары бармы соң? Әлбәттә.

21 мартта Нижгар татар-мишәрләренең «ХХI гасырда мишәр проекты» исеме астында узган III Корылтаен беренче итеп атар идек. Күпсанлы делегатлар бертавыштан Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни мөхтәрияте (НТРМММ) рәисе итеп кабат Гаяз Салих улы Закировны сайлады, 2012 елга кадәр план-проект кабул итте. Шул ук көнне танылган якташ артистларыбыз бөтен татар халкының яраткан бөек җырчысы Рәшит Ваһаповның 100 еллыгын каршылау максаты белән Кремль Концертлар залында зур тамаша бирделәр. Рәшит абый истәлегенә җыр фестивальләре нәкъ менә шуннан старт алды да инде. Аннары алар авылларда, районнарда узып, кабат
Т. Новгородта тәмамланды.

Бу Корылтай белән бәйле булган тагын бер мөһим вакыйгага тукталасы иде. Ул да булса, «Мәдинә» нәшрият йорты бастырып чыгарган китапларны тәкъдир итү. Игътибарга иң лаеклысы – 600 гә якын якташларыбызның исем-фамилияләрен алган «Нижгар татарлары. Биографик сүзлек».

 (продолжение на стр. 2)

Следующая страница