Следующая страница

МИШАРСТАН

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сез кулыгызда тоткан газетабыз – 2009 елда чыккан беренче саны. Без аны булдыра алганча позитив, матур һәм күпкырлы итеп эшләргә тырыштык. Киләчәккә бары тик өмет белән генә карарга кирәк дип ышанабыз. Яңа башланган бу ел безгә ниләр алып килә, белмибез, ни генә булмасын, ул безнең иманыбызны сынау өчен булыр.
Яңа 1430 ел Мөхәррәм ае белән башланып китте, барча дөнья мөселманнары 7 январьдә, 10 мөхәррәмдә Ашурә бәйрәмен билгеләп үттеләр. Мөхәррәм аеның 16 көнендә 1120 ел элек Идел буе Болгары составына керүче борынгы бабаларыбыз үз ихтыярлары белән ихлас күңелдән Ислам динен кабул иткәннәр. Һәм ул безнең Нижгар җирендә 90 ел элек булып узган канлы вакыйгалар булган көнгә туры килде. Бу көн безнең өчен зур фаҗига, югалту, кайгы-хәсрәт, хәтер көне. Шуңа күрә дә бу көнне Нижгар мөселманнары догаларда, изге гамәлләр кылып үткәрделәр. Ә Нижгар мөселманнарының өлкә Диния нәзарәте бу көнне Кызыл Октябрь районы Пашат авылында беренче Пленумын уздырды. Урыслар әйтмешли, елны ничек башласаң, ул шулай узар да. Елыбыз яхшы гамәлләр, күренекле эшләр белән башланды, шулай матур дәвам итеп, нәтиҗәләре дә уңышлы булыр дип ышанабыз.
Барчагызны да яңа Һиҗри 1430 ел белән тәбрик итәм, иман нык-лыгы телим, сынаулар безне куркытмасын, берләштерсен генә. Илебезгә, гаиләләребезгә тынычлык, эшебездә уңышлар, балаларыбызга тәүфикъ, өлкәннәребезгә тыныч картлык Аллаһ Тәгалә насыйп итсен.


Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте Алимнар Шурасы рәисе Дамир Вәис улы Мөхетдинов

ИНДЕКС 14575

№ 1(33) январь 2009
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Нижгарда хәтер көне

 

90 ел моннан элек, 13 гыйнвардан алып 15-нә кадәр Семочки авылы үзенең тарихында иң авыр, иң коточкыч вакыйгалар кичергән. Яңа хакимият вәкилләренең тентүләренә, мәсхәрәләүләренә, талауларына чыдамлыклары калмаган семочкилылар арасында ризасызлык көчәйгәннән көчәя барса да, әмма ләкин алар ачыктан-ачык волость советына каршы баш күтәрмәгәннәр. Миңа калса, авыл халкы, күбрәге яшьләр, иске Яңа елны билгеләргә дип, гармуннар белән урамга чыга. Көтмәгәндә боларның каршысында иртән үк тентүләр ясарга керешкән кешеләр пәйда була. «Йөзгә-йөз очрашкач, төркем тентүчеләрне чолгап ала. Яшьләрнең сабырсызлары бик тиз сүздән сугышуга күчәләр. Аны кем башлаган – билгесез. Көчләр тигез булмаган бәрелештә кемдер, ыгы-зыгыдан файдаланып һәм коткы салып, комиссарга һәм аның иярченнәренә казык белән үтергеч ударлар ясый. Нәтиҗәдә 4 коммунист үтерелә, ә бишенчесе авыр яралана», – дип язган мәрхүм Мансур ага Хафизов үзенең «Татар авылында фаҗига» исемле китабында. Инде кичке сәгать сигезләрдә Семочки авылы советы рәисе чабып барып Сергач ЧКсына: «Бездә яшьләр белән берлектә кулаклар восстаниесе булды. Совет властена каршы баш күтәрүчеләр тентү буенча Сергач гадәттән тыш комиссиясе комиссары Богатовны һәм аның белән бергә булган коммунистлар Хәмидуллинны, Березинны, Хәкимовны үтерделәр, ә Бәдретдиновны авыр яраладылар», – дип хәбәр итә.

 (продолжение на стр. 2)

 

Өлкә Диния нәзарәте пленумы

13 гыйнварда өлкә Диния нәзарәтенең (ӨДН) яңа чакырылыштагы беренче күчмә пленум утырышы Пашатта булып үтте.

 (продолжение на стр. 5)

Следующая страница