Следующая страница

МИШАРСТАН

Яңа елга – яңа өметләр белән Мөхтәрәм якташларым, «Мишәр дөньясы»н укучы ерактагы милләттәшләрем! Аллаһының рәхмәте белән менә 2009 елдан да атлый башладык инде. Ул һәрберебезгә исәнлек-саулык, гаиләләребезгә – иминлек, якыннарыбызга – тазалык, картларыбызга – иманлык, яшьләребезгә – тәүфыйклык, илебезгә – тынычлык, бөтен дөнья йөзенә татулык белән килгән булсын. Ә узган елга караш ташласак, безнең Кызыл Октябрь районы үзәгендә заман таләпләренә җавап бирерди поликлиника ачылды, автоцентр уңышлы гына эшчәнлеген җәелдереп килә, икенче мәчет ярым аен күккә чөйде. Авылларыбызга килгәндә, бөек якташ-җырчыбыз Рәшит Ваһаповның 100 яшьлеген киң иттереп билгеләдек, торак пунктларыбызны, социаль учреждениеләрне табигый газга тоташтыру эшләре дәвам итә, авыл хуҗалыгында да үстергән уңышларыбызны заманына һәм һава торышы үзенчәлекләренә карата ярыйсы гына җыеп алдык, приоритетлы милли проектларда, махсус программаларда катнашыпавылларыбызда кырыклап яңа йортлар барлыкка килде һәм башкалары... Узган елда казанган уңышларыбызны агымдагысында баетырга Ходай язсын иде. Президент тарафыннан 2009 ел – яшьләр елы дип игълан ителде. Димәк, яңа елда игътибар үзәгендә яшьләр һәм аларны борчыган проблемалар торачак. Монысы аңлашыла, үзебезгә лаеклы алмаш әзерлик дисәк, киләчәк буынны сәламәт, укымыш, иманлы, мәрхәмәтле, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләргә кирәк. Әйдәгез, бергәләп шушы максатка корылган эшләрдә актив катнашыйк. Чөнки масса-күләм информация чараларыннан күп нәрсә тора. «Мишәр дөньясы»н эшләүчеләргә шушы юнәлештә иҗади күтәренкелек һәм уңышлар телим.

Таһир Хайретдинов, Кызыл Октябрь районы башлыгы

ИНДЕКС 14575

№ 2(34) гыйнвар 2009
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Ызгышка Караганда килешү яхшырак

Түбән Новгород өлкә укытучыларның белемен күтәрү институты (НИРО) һәм Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте арасында «История религий России» дигән дәреслеккә кагылышлы барган аңлашылмаучылыкка нокта куелырга ошаган. Бу конфликт турында без газетабызның №18 санында (октябрь, 2008) язган идек инде. 20 гыйнварда НИРО һәм Диния нәзарәте вәкилләре очрашты. Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, уку-укыту эше буенча урынбасары Абдулбари хәзрәт Мөслимов, регионнар белән элемтә буенча урынбасар Асәгать Эксанов, НИРО ректоры Николай Бармин, проректор Виктор Крючков бу дәреслеккә кагылышлы соарулар буенча фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук өлкә мәгариф министры Сергей Наумов та катнашты. НИРО һәм Диния нәзарәте арасындагы конфликтны чишүдә аның өлеше дә кечкенә түгел. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә ике арада килешүгә кул куелды. Килешүгә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров һәм НИРО ректоры Николай Бармин кул куйдылар. Бу документ нигезендә мәдәниятне, мәгарифне үстерү өлкәсендә уртак социаль проектлар һәм программалар төзеләчәк, уку-укыту әсбапларын һәм дини программаларгы экспертизалау, балалар һәм яшүсмерләр арасында яман гадәтләр таралуга карата төрле чаралар булдыру да каралган. (продолжение на стр. 4)

 

«Түгәрәк өстәл» һәм очлы мәсьәләләр

Сер түгел, авыл халкын борчыган проблемалар бүген бихисап. Әле крестьян җир пайлары язмышларын хәл итеп бетергәне юк, инде урыннарда мәктәпләрне ябып куя башладылар, югарыдан авыл советлары санын киметү белән яныйлар. Гади халык мәнфәгатен, ихтыяҗын якларга тиешле депутатларыбыз, сайлаулар вакытында гына гади халыкка якын булган чиннар, бары тик азвыз тутырып авылларны саклап калуга шул кадәр зур суммалар сарыф ителде, алга таба ул сумма тагын мәртәбәгә артачак дип сөйлиләр генә. Ә чынбарлыкта, күмәк хуҗалыклар ничек бетә барды, шулай бетә дә, авыллар ничек картая, шулай ук дәвам да итә. Бүген бездә тыкрыклар түгел, үзәк урамнарны кардан арчу проблемага әверелеп килә. Әле инде дәүләт, совет заманындагы кебек, авылларыбызга асфальт юл түшәр, яңа суүткәргеч салыр дип хыялланасы да юк. Тагын шунысы да гади крестьянга аңлашылмый, Россия чит илләргә табигый газны әллә кайчаннан бирле сата инде, ә безгә ул әле генә килеп җитә башлады. Шунда да авыл кешесеннән ничек кенә акча талау юлын тапмыйлар. Мин әйтәм, җир асты байлыкларына иң бай илдә үз халкына табигый газны бушлай сузсалар да чак кына булыр иде бит. Россия олигархларының бер дистәгә ким булуы Бөек дәүләтебезгә зур зыян салмас иде, бәлкем.

 (продолжение на стр. 2)

Следующая страница