Следующая страница

МИШАРСТАН

Матурлардан матур, гүзәлләрдән гүзәл, чибәрләрдән чибәр, акыллылардан акыллы, безнең өчен дөньяда иң кирәкле булган хөрмәтле хатын-кызлар!

Дөньяда булган иң күркәм матур сүзләрне җыеп сезгә мәдхия җырласак та, сезнең бөтен күркәм сыйфатларыгызны тасвирларга мөмкинлек юктыр. Йосыфның Зөләйхасы, Мәҗнүннең Ләйләсе, Таһирның Зөһрәсе булган кебек, һәрбер ир-атның сөеклесе, сөйгән яры, мәхәббәте булса гына бу дөнья чиксез матур һәм ләззәтле тоела.

Сез күкрәк сөте белән безгә яшәргә көч биргән, безнең өчен кайгырып, безгә бәхет теләп, изге догада булган әнкәйләребез, сез безгә яшәүгә дәрт биреп, илһам өстәүче сөйгән ярларыбыз, сез безнең белән горурланучы сеңелләребез, сез безнең мәхәббәт җимеше булган кыз балаларыбыз.

Ихлас күңелемнән барчагызны да хатын-кыз бәйрәме белән тәбрик итәсем килә.  Аллаһ сөбханә вә Тәгалә барчагызга да саулык һәм сәламәтлек бирсә иде. Әнкәйләребез үзләре дөньяга китергән, тәрбияләп үстергән балаларының игелеген күреп, аларның рәхәтен биләп яшәсәләр иде. Сеңелләребез, җитеп килгән кызларыбыз үзләренең мәхәббәтләрен табып, сөеп һәм сөелеп, безнең тормышыбызга ямь өстенә ямь өстәп яшәсәләр иде дигән изге теләк белән, хәер-догада калучы Нижгар татарлары региональ милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Гаяз хәзрәт Закиров

ИНДЕКС 14575

№ 3(35) февраль 2009
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Зур Рбишчага –
зур бүләк

22-февральда Сергачның физкультура-сәламәтләндерү комплексында Абдулхамит Садеков истәлегенә татар-мишәр көрәше буенча икенче ачык өлкә чемпионаты булып үтте. 10 авырлык категориясендә 1992-94- һәм 1995-97- елларда туган  яшүсмерләр (162 катнашучы) бүләкле урыннар өчен ярышты. Җәмгыясе 16 команда Күчмә кубокны яуларга дип өлкә беренчелегенә җыелган иде. Билгеле, шушындый зур чемпионатлар уздырырга заманча торгызылган бу спорт комплексында бөтен мөмкинлекләр бар. Узган елны ул Зур Рбишча урта мәктәбе базасында узган булса, быелдан алып өлкә яшүсмерләр чемпионаты өлкәбезнең көньяк-көнчыгыш башкаласы дип йөртелгән Сергачта киң иттереп узачак.  Катншучыларның ашау-эчү ягын үз өстенә тулаем «Волга-Петролеум» компаниясе алды. Көрәш тәнәфесләрендә күпсанлы тамашачылар игътибарына артистлар чыгышы да тәкъдим ителде. Мәсәлән, татар эстрадасында яңа гына калкып килгән, Салаватка алмаш булачак Раяз Фасыхов матур, моңлы җырлары белән сөендерде.  (продолжение на стр. 6)

 

«Түгәрәк өстәл» һәм очлы мәсьәләләр

Кадерле укучыларыбыз, узган саныбызда «Түгәрәк өстәл» «артында» татар телен фән буларак уку-укыту программасынннан алып ташлануы, мәктәпләрнең ябылуы, авыл советларының «эреләнүе», урыннарда күмәк хуҗалыкларның (әлегечә — СПК) юкка чыгуы нәрсәгә китерәчәге хакында, аларның милләтебезгә нәрсә белән янавы турында әңгәмәдәшләребез күбрәк фикер алышса, бүген сөйләшүебезне дөнья финанс кризисыннан башлыйбыз. Янәсе, авылларыбызда ул чагыламы, чагылмыймы? Әлбәттә, сүз барышында инде кузгатылган темаларга да кагылмый булмас, бәлки әле яңалары да калкып чыгар. Чөнки «Түгәрәк өстәл»ебез «артында» теге яки бу темага карата үз фикерләрен белдерергә теләүчеләр саны, Аллага шөкер, артып тора. Алга таба да шулай буласына ышанасы килә. Ни әйтсәң дә, проблемасыз яшәүчеләр юк бит. Хәтта «байлар да елый». Ә җыйнаулашып фикер йөрткәндә, миңа калса, бөтен проблемаларны чишә алмасак та, ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин бит.

Рөхсәт итсәгез, бүген беренче итеп сүзне мин Сафаҗай авылында яшәүче Фәрит Идрисовка бирер идем. Белгәнемчә, ул җирле мәктәптә, кыскача гына әйткәндә, «газ хуҗалыгы» белән идарә итә. Сөйгән хатыны Әлфия белән ике бала тәрбиялиләр: уллары Наилга 10 яшь, кызлары Җәмиләгә — 5.

(продолжение на стр. 7)

Следующая страница