Следующая страница

МИШАРСТАН

Хөрмәтле газета укучыларбыз!

 

Март ае Нижгар мөселманнары өчен күп төрле вакыйгаларга бай булды. 8 мартта, Мәүлид ән-Нәбий көнендә, Куйсуы авылында безнең якташыбыз, күренекле дин белгече, Накшбанди тарикате шәехе, мәгърифәтче Садек абзи истәлегенә багышланган беренче дини укулар узды. Бу кеше турында күпчелегебез яхшы белә, аның турында легендалар әле хәзерге көннәрдә дә халык телендә йөри, иманнарын ныгытырга теләүчеләр аның йортына сукмакны суытмыйлар. Ә быел инде без өлкә Диния нәзарәте тарафыннан Садек абзи истәлегенә багышланган махсус чара оештырдык.

20 мартта Түбән Новгородта тагын бер күренекле якташыбыз Хөсәин Фәизхановка багышланган VI Фәизханов укулары узды. Нәкъ менә алты ел элек беренче Фәизханов укуларыннан Нижгар мөселман шәехләре, дин белгечләре, мәгърифәтчеләре мирасын торгызу, популярлаштыру башланды. Менә инде алты ел дәвамында бу конференция илебезнең төрле регионнарыннан галимнәрне җыя, димәк, Хөсәин Фәизхановның идеяләре әле дә актуаль һәм кулланыш таба.

Мин ышанам, быел нигез салынган Садек абзи укулары да матур гадәт булып, ел саен уза торган конференция булыр. Нижгар ягы дөньяга күп атаклы, күренекле исемнәр бирде һәм безнең бурычыбыз Аллаһ Тәгаләгә һәм ислам диненә гомерләрен багышлаган кешеләрне онытырга бирмәү.

 

Дамир хәзрәт Мөхетдинов,

Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте Алиманар шурасы рәисе

 

ИНДЕКС 14575

№ 4(36) март 2009
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Дини укулар

8 мартта, Мәүлид ән-Нәбий бәйрәме көнне, Куйсуы авылында күренекле дин белгече, татар мәгърифәтчесе, Садек абзи Абдулҗәлиловка багышланган беренче дини укулар булып узды. Бу укулар Нижгардан чыккан мөселман галимнәре һәм дин белгечләре мирасларын барлау, торгызу буенча башланган эшнең дәвамы булып тора.

Бу эш 6 ел элек Хөсәен Фәизхановның мирасын торгызудан башланган иде. Ул вакытта Россиядә беренчеләрдән булып Исламның фән белән бердәмлегенә нигез салган Фәизхановның хезмәтләре нәшрият ителде. Алар үз чиратында 2004- елдан бирле Түбән Новгородта уздырыла торган «Фәизханов укулары»нда төрле конфессия вәкилләре, галимнәр, политикларны берләштерүгә нигез булдылар. Бу эшнең логик дәвамы булып, үз регионында мәгърифәтче, күренекле дин эшлеклесе һәм педагог буларак танылган якташыбыз Хәмидулла Альмушевның мирасын популярлаштыру башланды. Хәбибуллиннар нәселе тарихын өйрәнүнең нәтиҗәсе буларак, 2007 елда «Сафаҗай. Хәбибуллиннар нәселе – 200 ел халыкка хезмәт итү» фотоальбомы дөнья күрде. Бу альбомга ХIХ-ХХ гасыларның уникаль фотолары, Хәбибуллинннар нәселен дәвам итүчеләрнең архивларыннан алынган документлар керде. Шулай ук күренекле нәселне популярлаштыру кысаларында Хәтер көне уздырылды. Анда «Мусульманское образование у татар-мишарей Волжско-Сурского региона: исторический опыт и современность» исемле конференция булды, күренекле дин әһелләренең каберләре ядь ителде һәм 1930-40 еллардагы репрессия корбаннарына мемориаль һәйкәл ачылды.  (продолжение на стр. 2)

Следующая страница