Следующая страница

МИШАРСТАН

 Менә тагын да Җиңү көне, Җиңү бәйрәме килеп җитте – йөрәкләрне сызлатып, күзләрдән яшьләр китерә торган зур бәйрәм. Һич онытырга мөмкинлеге булмаган изге тарихи Җиңүдән соң 64 ел узып та киткән. Бу Җиңүдә катнашучыларның саны елдан-ел кими бара, инде җиңү елында туган буын да картаеп, пенсия яшенә җитте. Шулай да бу көннең кайнар сулышы буыннардан буыннарга күчеп, бүген дә йөрәкләребезне ешрак типтерә, бәгырьләребезне сулкылдата. Еллар узган саен бу көнгә карата төрле карашлар туа башлады. 50 миллионнан артык халыкны юкка чыгаручы, елгалап акккан канлы күз яшьләренең сәбәпчесе булган фашизмны акларга тырышучылар да күренә башлады инде. Илгә хыянәт итеп, аңа каршы сугышкан хаиннарга да һәйкәл куярга дигән сүзләр ишетелә башлады. Бу нәрсә? Хәтерсезлекме, оятсызлыкмы? Минем фикеремчә, бу имансызлык. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам «Хуббуль Ватан – минәл иман», ягъни Ватанны ярату, илеңә булган кайнар мәхәббәт – иманның бер өлеше дип әйткән. Бездә, татар халкында. нинди дә булса начар кеше турында сүз кузгалса, «ул имансыз бәндә» дип гомер-гомергә әйтеп килгәннәр.

Димәк, Ватан өчен көрәшеп, аны яклап үзләренең гомерләрен биргән һәрбер кеше шәһит ул. Бүгенге исән калган ветераннарыбызны, чын мәгънәсендә иманлы булган әби-бабаларыбызны, әти-әниләребезне ихлас күңелдән бу изге бәйрәм белән тәбрик итеп, аларга саулык-сәламәтлек һәм ике дөнья сәгадәтен теләп калабыз.  

Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте рәисе
Гаяз хәзрәт Закиров

 

ИНДЕКС 14575

№ 5(37) март 2009
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Педагоглар киңәшә

23 апрельдә Түбән Новгород өлкәсенең укытучыларның белемен күтәрү институтында (НИРО) VI өлкә фәнни-гамәли «Рухи мирас» семинары булып узды. Аны НИРО, Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте һәм татарларның Региональ милли-мәдәни автономиясе оештырды. Беренче тапкыр бу семинар НИРО белән бергәлектә уздырылды. Семинарда 150 кеше катнашы, аларның күпчелеге авыллардан килгән укытучылар иде. Татарстаннан укытучыларның белемен күтәрү институты ректоры профессор Рәис Фәлих улы Шәйхелисламов, РТ педагогика һәм психология институты профессоры Резида Фаил кызы Мөхәммәтшина, Мәскәүдән танылган журналист һәм культуролог Җәннәт Маркус катнашуы семинарның дәрәҗәсен ачык күрсәтте. Семинарны НИРО ректоры Юрий Николаевич Бармин алып барды. Ул иң башта ук «Интеграционная роль образовательного учреждения в поликультурной среде» дип аталган бу семинарның күпмилләтле өлкәбез өчен зур әһәмияткә ия булуын әйттеп үтте.  (продолжение на стр. 2)

Мәчетләребез чиста булсын

Матур гадәткә кергәнчә, апрель ае азагында мәчетләребездә «субботник»лар узды. 25 апрельдә Автозавод районындагы «Тәүбә» мәчетендә, Ижевская урамында урнашкан гыйбадәт йортында да мөселманннар иртән үк җыелып, мәчет территорияләрен тәртипкә китерделәр. «Тәүбә» мәчетендә 20 кеше, Ижевская урамында 12 кеше армый-талмый ишек алларын чүп-чардан арындырдылар, урынлы-урынсыз үскән яисә череп авырга торган агачларны кисеп, тиешле урынга ташып өйделәр. Мәчет эчендә дә тәртип урнаштырып, бар җирне ялт иттерделәр «субботник»ка килгән мөселман кардәшләребез. Алар арасында үзбәкләр, казахлар һәм, әлбәттә инде, татарлар бар иде. Кызганычка каршы, алар барысы да урта яшьтәге кешеләр. Алдан белгертеп куелса да, ни өчендер яшьләребез бу көнне мәчетләрдә күренмәде. «Тәүбә» мәчетендә Диния нәзарәте идарәсе җитәкчесе Тимур Фәхретдинов һәм Халит хәзрәт Валемеев, Ижевская урамындагы Абдулвахид Сөләйманов мәчетендә Али хәзрәт Алиев  һәм ике мәчеттә дә Диния нәзарәтенең хуҗалык бүлеге эшләре җитәкчесе Наил Исхаковлар бу яхшы эшнең башында тордылар. Наил Исхаков әйтүенчә, ике урында да эш яхшы барган, шулай да әле ике-өч көнлек эш калган. Бигрәк тә, озак вакыт ябык торган гыйбадәт йортында һәркемгә эш җитәрлек. Анда, Аллаһ бирсә, 1 майдан ишекләр ачык булачак. Якын-тирәдә яшәгән мөселман кардәшләребезгә җомга намазына да, башка көннәрдә дә намазга шунда йөрергә мөмкин булыр.

Следующая страница