Следующая страница

МИШАРСТАН

 Алган юлыбыздан тайпылмаячакбыз

Кадерле якташларым, газиз мөселман кардәшләрем!

 «Мишәр дөньясы» газетасы тирәсендә төрле имеш-мимешләр тарала башлады. Аны вакытыннан элек җирләүчеләр дә табылды. Дөрес, дөнья финанс кризисы газетабыз эшчәнлегенә, аның үз алдына куйган кайбер планнарына үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итте. Аңлашыла, иҗади хезмәтебездә көтелмәгән гадәттән тыш киртәләр һәм авырлыклар кичерү - укучыларыбыз файдасына түгел. Айга ике тапкыр чыгар урынына, без бүген бер чыгарылыш белән чикләнеп, бераз оперативлыгыбызны югалтабыз. Әмма тематикабыз шул ук юнәлештә кала бирә: авыллардан кыска хәбәрләрне саннан санга бирү, халкыбызны борчыган актуаль темаларны яктырту, көн кадагында торган сорауларга рәсми органнардан җаваплар алу, крестьян, авыл кешесе хезмәтен олылау һәм башкасы, һәм башкасы. Ә газетабызның, әлбәттә, төп юнәлеше – хак динебезне пропагандалау, рухи мирасыбызны барлау, чал тарихыбызны ачыклау, ана телебезне, милли традицияләребезне, үзенчәлекле мәдәниятебезне саклап калу...

Бүген ике айга газетабыз редакциясе хезмәткәрләре мәҗбүри ялга китәләр. Ләкин «Мишәр дөньясы» шул рәвешле ябылыр дигән сүз түгел бу. Без ялдан соң айга 12 битле булып чыгарга тырышырбыз. Ә материалларыбыз тагын да «үткенрәк», халыкка якын һәм аны борчыган темалар белән генә сугарылган булыр. Без язып чыккан кайбер проблемалар, телебезгә һәм авылларыбызның киләчәгенә янаган карарлар турында бүтән газеталар өн чыгарырга да куркалар бит. Алар, берәр түрәнең шәхси абруен өстен күреп, милләтебез ихтыяҗларын читләтеп үтәләр, ә бу адымнар – халкыбызга хыянәт итүгә тиң.

Ышандырып әйтәм, хөрмәтле милләттәшләрем, без алган юлыбыздан кыю атлап барачакбыз һәм милләтебез ихтыяҗларын яклаганда бөтен мөмкинлекләрне кулланачакбыз, шул исәптә «Мишәр дөньясы» битләрендә дә.

Дамир Мөхетдинов,
«Мәдинә» нәшрият йортының баш редакторы

ИНДЕКС 14575

№ 6–7(38–39) июнь–июль 2009
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Горурланырлык шәхесебез ул безнең

Чүмбәли авылының искиткеч матур табигатеннән илһам алып үскән, саф һавасын сулап, чиста суын эчеп, төз гәүдәле баһадирдай егет булып җитлеккән, ә аннары бөтен татар халкының кабатланмас тавышлы бөек җырчысына әверелгән, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты исемнәренә ирешкән, Г. Тукай премиясенә лаек булган Хәйдәр Әббәс улы Бигичев быел 16 июньдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк иде. Әмма ачы язмыш аны безнең арадан 1998 елның суык, карлы ноябрендә алып китте. (продолжение на стр. 6)

Следующая страница