Следующая страница

МИШАРСТАН

Кадерле Нижгарлы мишәрләрем, хөрмәтле дин кардәшләрем! Беренче юлларымнан ук һәрбарчагызны Сабантуйлар белән котларга рөхсәт итегез! Чөнки Сабантуй ул бары тик безнең генә бәйрәм, гомердән гомергә сакланып килгән, күп буыннар тарафыннан тупланган, үзенең үсеш дәверендә газиз халкыбызның яңа эчтәлек һәм формалар белән баетылган бәһасез казанышы. Бүген ул зур, ачык мәйданнарда уздырыла. Хәзер Сабантуй авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен генә түгел, ә төрле яшьтәге барлык һөнәр, милләт һәм дин кешеләрен берләштерә торган бәйрәмгә әверелде.
Шул уңайдан мин кадерле милләттәш-якташларымның әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне, күр-кәм традицияләребезне, бай мәдәниятебезне, дини йолаларыбызны рухи мирас итеп саклап калуларын үтенер идем. Шул чакта гына без телебезне югалтмаячакбыз, тарихыбызны онытмаячакбыз.
Мөселман дин кардәш-ләремне әле Рәҗәб ае башлануы белән дә тәбрик итәм. Чөнки зур дини бәйрәмнәребезнең берсеннән булган Мигъраҗ кичәсе нәкъ шул айның 26 көненнән 27 сенә туры килә. Ул күккә ашу дигән мәгънәне аңлата, Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа сәл-лаллаһу галәйһис-сәлам тормышында иң олуг могҗиза булып исәпләнә.
«Мишәр дөньясы»н гамәл-гә куючылар һәм аның хезмәткәрләре! Алга таба да курыкмыйча гади халык мәнфәгатен кайгыртуыгызны, дин өлкәсендә агарту эшләрегезнең уңышлы нәтиҗәләрен күрүегезне, дөреслекне хаклап баруыгызны, киләчәк буынны әхлакка тартуыгызны, иҗади җиңүләргә ирешүегезне телим. Чөнки яшьләргә патриотик тәрбия бирү урынына соңгы вакытта күбесе масса-күләм информация чаралары, аеруча телевидение, бу өлкәдә бөтенләй диярлек тискәре якка корылган сәясәт алып бара башладылар.
Кадерле якташларым, әйдәгез милләтебезгә, теле-безгә янаган проблемаларны бергәләшеп чишәргә тырышыйк.

Нижгар мөселманнры Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров

ИНДЕКС 14575

№ 8(40) июль 2009
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Хәйдәр Бигичев кичәсендә

16 июньдә Татарстанның халык артисты, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Габдулла Тукай ис. дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның (1949-1998) тууына 60 ел тулды. Бу көнне атаклы җырчыбыз озак еллар хезмәт иткән Муса Җәлил ис. татар дәүләт опера һәм балет театрында искә алу кичәсе оештырылды. Анда җырчының туган ягы Нижгардан бер төркем якташлары һәм официаль делегация дә катнашты. Диния нәзарәте җитәкчесе Гаяз хәзрәт Закиров, Диния нәзарәте Хәйрия бүлеге җитәкчесе Зөһрә ханым Идрисова, Региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Зилә Ахмадуллина, Хәйдәр Бигичевның гаилә дуслары Валемеевлар гаиләсе бу кичәдә Мәдәният министрлыгы һәм шәхсән Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева чакыруы буенча башка дәрәҗәле кунаклар арасында бик матур оештырылган Хәтер кичәсе шаһитлары булдылар. Хәйдәр Бигичевка багышланган бу матур чара, чыннан да, бик югары дәрәҗәдә, бик зур осталык белән оештырылган иде. (продолжение на стр.3)

 

Көнүзәк мәсьәлә


Авылларда Советларны кыскартмакчылар

Авыл Советларын кыскарту мәсьәләсе әле узган елны ук кузгатылган иде. Аннары ул проблема, ни сәбәптәндер, көн кадагыннан төшерелде. Ә хәзер менә тагын  калкып чыкты. Сергач районы газетасында инде шул хакта авыл Советлары карарлары да дөнья күрде. Мәсәлән, Анды авылы советы Богородскига кушылу инициативасы белән чыккан, Шөбиле авылы советы –- Кочко-Пожарга, Андреевка – Сосновкага, ә Печә– Яноуга.

Шулай итеп, Сергач районында 6 татар авылы Советларыннан бары тик ике генә калуы ихтимал – Камка һәм Кочко-Пожар.

Узган көннәрдә генә шушы хакта район Земство Җыены һәм авыл Советлары инициативалары турында урыннарда ачык фикер алышулар булып үтте, шушы темага халык алдында чыгышлар ясалды. Билгеле, җаваплы кешеләр гади халыкка авыл Советларының кушылуы яңа, уңай мөмкинлекләр тудырачак дип сөйләделәр. Әйтергә кирәк, бар җирдә дә ачык фикер алышулар тыныч-имин, проектны тормышка ашырырга йөкләнгән иптәшләр сценарие буенча узмады. Җирле авыл Советларының язмышын әле 9 августта узачак референдумда халык үзе хәл итәргә тиеш. 

Кызыл Октябрь районында 6 авыл Советы кыскартылуга дучар ителәчәк. Шуларның икесе татар авылларына карый – Пашат белән Чүмбәлигә. Әмма югарыдан килгән бу инициатива белән район Земство җыены депутатларының күпчелеге риза булмаганлыкларын белдергәннәр. Шушы мәсьәлә буенча Земство җыенына җыелган 17 депутатның 13-е – авылларда Советларны кыскартуга кискен каршы чыкканнар. Нәтиҗәдә, авыл Советларын үзгәртеп оештыру мәсьәләсе җыенның көн кадагына бөтенләй кертелми. Шул рәвешле өлкәдән Уразавылга килгән кураторлар бигрәк авыр хәлдә калалар. Чөнки вакыт кыса, референдумда халыкның уңай фикерен алыр өчен рәсми кәгазьләрдән тыш, халык белән эшлисе дә бар бит әле. Ә Кызыл Октябрь районында депутатлар халыкны әзерләргә, аны үзе утырган тармакны кисәргә мәҗбүр итү урынына, киресенчә, югары властька каршы баралар кебек. Менә сиңә, мә!!!

Аллага шөкер, Спас, Пилнә районнарында татар авылы Советлары сакланачак, әлегә... Ыргу да тырмаша. Авыл халкы Советны үзендә саклый алмаса, күрше Покровкага түгел, ә район үзәге составына керү инициативасы белән чыгачак икән...

Олег Хөсәинов

Следующая страница