Следующая страница

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Газетабызның чираттагы саны изге Рамазан аенда чыга. Без аның бу санында шушы матур күркәм айның өстенлекләрен, гомумән, динебезнең төрле якларын яктыртырга тырыштык. Һәр мөселман истә тотарга тиеш – Рамазан ае игелекле гамәлләр кылу ае, Аллаһ Тәгалә аларның савабын аерым бирә. Редакциябез төркеме һәркайсыбызның бу айда мөмкин кадәр күбрәк изгелекләр кылуын теләп, бу дөньяда да, ахирәттә дә әҗерләрен күрергә насыйп булса иде.

Әлбәттә, Рамазан ае Ислам динендә зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә Рамазан аенда Пәйгамбәребез аләйһис-сәламгә Изге Корьән китабы иңдерелгән.

Быел соңгы елларда беренче тапкыр ураза ае җәйге айга – августка туры килде. Ә инде киләсе 10 елда Рамазан ае җәйге айларга туры киләчәк. Димәк, ураза тоту беребезгә дә җиңел булмаячак. Шуңа күрә дә без барыбыз да Аллаһ Тәгаләгә уразаларыбызны тиешенчә тотарга җиңеллек, Аның кануннарын бозмаска иман ныклыгы сорап ялварабыз. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте чиксез – Ул безнең догаларыбызны ишетер дип ышанып, ураза вакытын лаеклы уздырыйк.

Редакциябез исеменнән барча газета укучыларыбызны Рамазан ае белән тәбрик итәбез. Аллаһ Тәгалә барыбызга да гөнаһларыбыздан арынып, Үзенә, Ватаныбызга, милләтебезгә, динебезгә хезмәт итеп, гаиләләребезгә куаныч китереп яшәргә насыйп итсә иде.

«Мәдинә» нәшрият йорты баш редакторы Дамир Мөхетдинов

ИНДЕКС 14575

№ 09(41) август-сентябрь 2009
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Диния нәзарәте
Пленумы Уразавылда

6 августта Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте Пленумы утырышы булып узды. Анда Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Алимнар шурасы рәисе Дамир хәзрәт Мөхетдинов, «Маһинур» мәдрәсәсе директоры Абдулбари хәзрәт Мөслимов, Алимнар шурасы әгъзалары, авыллардагы дини оешмалар рәисләре катнашты. Утырышка шулай ук Кызыл Октябрь районы башлыгы Таһир Абдулкадыйр улы Хәйретдинов та чакырулы иде. Утырыш Корьән укудан башланып, Таһир әфәнденең тәбрик сүзе белән дәвам итте. Ул чын күңелдән Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итәргә һәм Нижгарлыларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләү юнәлешендә бергә эшләргә теләвен белдерде.

Көн кадагында торган мәсьәләләр күп булып, аларның иң әһәмиятлеләре: Диния нәзарәте рәисенең узган 9 ай өчен исәп-хисап чыгышы, Аксакаллар Шурасын сайлау, ДУМЕР оештыра торган V Корылтайга делегатлар сайлау, хаҗ кылырга баручылар исемлеген барлау, Үзәк ревизион комиссия рәисе чыгышы. Диния нәзарәте рәисе чыгышы бик эчтәлекле һәм төгәл булды. «Бу 9 ай эчендә Диния нәзарәтенең киләчәк 5 еллык

(продолжение на стр. 3)

Нижгарлылар Казанда

«Сезнең белән хоть на край света!», «Кайда барасыз, без дә шунда барабыз», «Киләсе экскурсия кайчан, кая – мине хәзер үк язып куегыз»… Бу җәйдә Зөһрә ханым Идрисова белән миңа мондый сүзләрне бик күп ишетергә туры килде. Илдә кризис, эшсезлек, күпчелекнең кәефе дә шәптән түгел. Мондый чакта сәяхәтләр кайгысымыни дияр кайберәүләр. Без дә шулай дип уйласак та, Аллага шөкер, бик нык ялгыштык! Май-июнь-июль-август айларында 8!!! тапкыр төрле экскурсияләр оештырылды. Аларда 550 кеше катнашты. Кайберәүләр ике-өч-дүрт тапкыр да барды безнең белән. Черкасов Ринат (18 яшь) бер экскурсияне калдырмый йөри, Ансар Невмятуллин һәм тагын бер Черкасов Ринат (25 яшь) 5 экскурсиябездә булдылар. Уразавыл хастаханәсе коллективы (бусында 23 кеше) дә безнең белән инде икенче тапкыр бардылар. Гел безнең белән йөрүче 10 өлкән яшьтәге апаларыбыз бар, «пенсиябезне саклап кына тотып, сезнең белән дөнья күрергә җыябыз» диләр. 35 градус эсседә 11 сәгать буе Болгарга барып, анда башка регионнардан килгән 20 мең

(продолжение на стр. 2)

Следующая страница