Следующая страница

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Кадерле якташларым! Газиз милләттәшләрем!

Әс-сәламү аләйкүм вә рахматуллаһи вә бәрәкәтүһ, әлхәмдү лилләһи, олуг куанычлы көнгә, гает бәйрәменә ирештек. Бәйрәмнәребез мөбарәк булса иде. Аллаһ Раббыбыз иманыбызны, Аңа карата булганмәхәббәтебезне ачлык белән, катгый тыюлар сынады. Ризыктан гына тыелмадык, бозыклыктан, ялган, гайбәт сүзләрдән, кеше рәнҗетүдән, гөнаһтан тыелдык. Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә әмерен үтәп, олуг имтиханны, сынауны үттек.

Ошбу Рамазан шәриф аенда күңелләребездә булган изге ниятләребезне үтәргә Аллаһ Раббыбыз Үзе насыйп әйләсен. Кылган гыйбадәтләребезне, тоткан уразаларыбызны, биргән хәер-сәдакаларыбызны, ялварган ялваруларыбызны, кылган изге догаларыбызны, кимчелекләреннән пакьлап, Аллаһ Раббыбыз Үзе кабуллардан әйләсә иде һәм киләчәк елларыбызда да шушындый мөбарәк айларга-көннәргә шатлык-лы минут-мизгелләргә ил-көн тынычлыгында, саулыкта-сәламәтлектә һәркайсыбызга да ирешергә Үзе насыйп әйләсә иде.

Йортларыбызга бәрәкәт һәм иминлек, илебезгә тынычлык,телләребезгә йомшаклык, күңелләро-ебезгә сафлык һәм пакьлек, иманнарыбызга нклык, тәннәребезгә саулык-сәламәтлек, сырхауларыбызга шифалык бирсә идее.

Азып-тузып тәүфикъларын югалтканнарга хак юлны табарга Үзе язса иде. Балаларыбызга файдалы гыйлемнәр алып, киләчәктә шул гыйлемнәргә таянып, гамәл кылыргадинебезгә-милләтебезгә, газиз Ватаныбызга файдалы хезмәтләрен сарыф итеп, олуг дәрәҗәләргә, Аллаһ Раббыбыз һәм җәмгыятебез каршында ирешергә Үзе насыйп итсә иде дигән изге хәер-догада каламын.

Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын, тоткан уразаларыбыз кабул булсын.

 

Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе
Гаяз хәзрәт Закиров

ИНДЕКС 14575

№ 10(42) октябрь 2009
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

Милләтләрне берләштерүче ифтар

14 сентябрьдә Җәмигъ мәчетендә Диния нәзарәте президиумы мөселман меценатлары, күренкле якташларыбыз өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Аларның күпчелеге Диния нәзарәте эшчәнлегенә күпкырлы ярдәм күрсәтеп кенә калмыйлар, үзләре дә мәчетләр төзергә өлеш кертәләр, хәйрия гамәлләрендә читтә калмыйлар. Мондый чара, гадәттә, Ләйләтүл Кадер кич алдыннан уздырыла. Быел бу бәйрәмдә өлкә администрациясенең иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр идарәсе рәисе А.М. Рыбин да килгән иде. Ул җыелган кунакларны Рамадан ае уңаеннан тәбрикләп, ифтарда да катнашты.

(продолжение на стр. 2)

Сораган идегез

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын

Ураза бәйрәме алдыннан кайбер авыл хәзрәтләреннән Рамазан аенда мәчеткә тәрвих намазына йөрүчеләрнең саны белән кызыксындык, фитыр сәдакасының җыелуы һәм аның кулланышы турында да сораштык.

Кызыл Октябрь районының Кече Рбишча имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Юсипов:

– Аллага мең шөкер, тәравихка 35-40 кеше бездә даими йөри. Шуның өстенә әле хатын-кызларыбыз да бер 10-15 киләләр.

Ә фитыр сәдакасына килгәндә, ул бездә аерым җыела, без аны бүтән сәдакалар белән кушмыйбыз. Чөнки ул мохтаҗларга бирелә торган сәдака, ярдәм. Шуңа күрә, беренче чиратта, аңардан Салган балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәргә, җирле мохтаҗларга өлеш чыгарабыз. Әле бит ел әйләнәсендә төрле яклардан мәчетебезгә килеп, чирләп киткән, янгын фаҗигасына тарыган кешеләр ярдәм итүебезне үтенәләр. Әлбәттә, андый бәндәләрне бушлай кире кайтарып җибәрмибез, күпме булса да, шушы фитыр сәдакасыннан акчалата ярдәм бирәбез.

(продолжение на стр. 2)

Следующая страница