Следующая страница

МИШАРСТАН

Хөрмәтле дин кардәшлә-ребез!

Изге Корьәндә «гыйлем» сүзе еш очрый. Төгәлрәк әйтсәк, төрле сүрәләрдә һәм аятьләрдә ул 750 тапкыр кулланыла. Корьәндә 78 мең сүз бар, димәк, «гыйлем» сүзе аның 10% тәшкил итә. Мөселманнарның Изге Китабында бу сүзнең кат-кат кабатлануы очраклы түгел. «Гыйлем», «гыйлемле булу» Ислам динендә аз санлы, ләкин бик әһәмиятле һәм мөселманнар тарафыннан үтәлергә тиешле хакыйкатьләрнең берсе. Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең кайсы гына хәдисләр җыентыгын ачсак та, ул «Белем җыю — һәр мөселманның бурычы» дигән сүзләр белән башлана. Адәм баласы ирешә алырдай иң зур белемнәрнең берсе — дини белем, чөнки дини белем Раббыбыз белән килешеп һәм Аның әмерләрен үтәп, димәк, үзең һәм табигать белән килешеп яшәргә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шушыларны истә тотып, без 15 ел элек әле яңа гына оешкан Диния нәзарәтебез каршында беренче дини уку йортын да ачып җибәрдек һәм аны «Маһинур» дип атадык. әле кайчан гына без бер төркем аксакалларыбыз белән мәдрәсәбезне ачу уе белән янып-көеп йөрдек, инде бүген шул мәдрәсәнең 15 еллыгын бәйрәм итәбез. Аллага шөкер, мәдрәсәбез елдан-ел куәтләнә бара, белем бирү сыйфаты арта, мәдрәсәнең дәрәҗәсе үсә бара. Безнең шәкертләребез илебезнең төрле почмакларында Ислам диненә хезмәт итәләр, аларның күпчелеге җитәкче вазифаларын башкаралар. Кайберләре югары уку йортларында укып, белемнәрен арттырып, хәзер үзләре «Маһинур» мәдрәсендә укыталар. Мәдрәсәбез каршында искиткеч бай китапханә туплый алдык, анда төрле телләрдә уникаль басмалар саклана. Ничә еллар югары дәрәҗәдәге семинарлар, форумнар уздырып килдек. Бу казанышларга бары тик бездәге кебек дус, көчле һәм югары белемле коллектив кына ирешә ала. Алдагы көннәребездә дә мәдрәсәбез гөрләп торсын, аның исеме һәр регионда билгеле булып, безнең мәдрәсәдә уку дәрәҗәле саналсын һәм безнең шәкертләребез йөзебезгә кызыллык китермәсен! Амин.

Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар Шурасы рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов

ИНДЕКС 14575

№ 11(43) ноябрь 2009

V Бөтенрәсәй мөселман форумы

29-30 октябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә «Рәсәйнең мөселман өммәте мәгарифе һәм белеме проблемалары» дип аталган

V Бөтенрәсәй мөселман форумы узды. Ул имам Абу Хәнифәнең тууына 1310 ел, мөфти Риза Фәхретдинның тууына 150 ел тулу уңаеннан һәм «Маһинур» мәдрәсәсенә 15 ел, «Мәдинә әл-Ислам» газетасына һәм «Минарет» журналына 5 ел тулу уңаеннан оештырылды. Форум кысаларында «Мөселман мәгариф челтәре: Инновацион модельләштерү һәм үстерү перспективалары» дип аталган конференция дә узды. Форум Рәсәй мөфтиләре Шурасы эгидасында Абу Хәнифә ис. Фонд һәм Ислам диненә, мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм Фонды ярдәмендә уздырылды.

Форумда Рәсәйнең 20 шәһәреннән 200 гә якын кеше катнашты. Кунаклар арасында Ливан республикасы вәкилләре дә бар иде. Форумның эше «Нижегородская» кунакханәсе конференц-залында, Н.И. Лобачевский ис. университет биналарында узды. Форумда катнашучылар исеменә өлкә губернаторы

В.П. Шанцев, шәһәр башлыгы В.Е. Булавинов, РФ Президентының Идел буе округында вәкиле Г.А. Рапота, татарларның (продолжение на стр.2)

Уңыш бар – хакы юк


Сафаҗай СПКсының баш аграномы Рәис Аймалетдинов

Менә чираттагы авыл хуҗалыгы елы тәмамланды. Крестьянның профессиональ бәйрәме – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне башта башкалабыз Мәскәүдә узды, аннары, 21 октябрьдә, Түбән Новгородта. Хәзер районнарда оештырыла, аннары, күмәк хуҗалыклары булган авылларда да билгеләнер. Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башкарылган эшләргә бүген анализ ясыйлар, алдынгыларны билгелиләр, киләчәк елга планнар коралар...

Әйткәнебезчә, 21 октябрьдә Түбән Новгородта Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте. Елдагыча, алдынгы районнарга – Губернатор штандарты, зур уңышларга ирешкән предприятиеләргә – кыйммәтле бүләкләр, авыл продукциясен җитештерүгә армый-талмый хезмәт иткән крестьяннарга – акчалата премияләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шул исәптә Пилнә районы югары җитештерүчәнлеге һәм аграр промышленность комплексын стабиль үстерүе өчен 14 тапкыр Губернатор штандартына лаек булды.

Үз кәсепләрендә иң яхшы хезмәтчәннәр дип бу районнан Сафаҗай СПКсының баш аграномы Рәис Аймалетдинов, шул

Следующая страница