Следующая страница

МИШАРСТАН

Хөрмәтле ватандашлар, якташлар, милләттәшләр, газиз дин кардәшләрем!

Менә тагын да югалту-табулары, кайгы-шатлыклары белән ел узып китте. Ел ахырында без үткәннәребезне барлыйбыз һәм киләчәккә өмет баглыйбыз. Нинди вакыйгалары белән бу үткән ел безнең хәтеребездә калды? Әлбәттә, бөтен дөньяны чолгап алган кризис дигән зәхмәте белән, эшсезлекнең артуы белән, бәяләрнең күтәрелүе белән. Футболистларыбызның җиңелүе һәм бик күп төрле күңелсез вакыйгаларны эченә сыйдырган бу үткән ел күңелсез фаҗигалары белән түгел, шатлыклары белән дә күңелгә кереп калды. Шатлыклы вакыйгаларны искә алсак, өлкәбездә яңа метро-күпернең ачылуы. Безнең татарлар өчен “Рубин” командасының Россия чемпионы булуы, әлбәттә, шатлыклы вакыйгалар. Тик ил күләмендә, дөнья күләмендә булган иксез-чиксез вакыйгаларны искә алып бетерү дә мөмкин түгел. Адәм баласының үз тормышы, эчке халәте, кайгы-хәсрәте, шатлык-куануы, өмет-хыяллары... һәркайсының үзенчә, чөнки һәрберебезнең шәхсән тормышы бар, шуңа күрә ил белән бергә һәрберебезнең шәхсән кайгысы, шатлыгы, проблемасы бар.

Яңа елга аяк басканда һәркайсыбыз киләчәк ел үткән елдан бәхетлерәк, шатлыклырак, мулрак булыр дип өмет итә. Бер акыл иясе әйткән бит: “Кош очар өчен яратылган кебек, Адәм баласы бәхет өчен яратылган”. Хөрмәтле абыйлар, апалар, гайрәтле ир-егетләр, гүзәл ханымнар, чибәр туташлар, кадерле якташларым!

Ихлас күңелемнән барчагызны да Яңа ел белән тәбрик итеп, ошбу котлауларымны юллыйм. Киләсе елларда да бергә булыйк, бердәм булыйк, милләтебезгә бергә хезмәт итик. Барчагызга да саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, балаларыгызга, оныкларыгызга тәүфыйк-истикамәт, йортларыгызга бәркәт, араларыгызга олуг мәхәббәт, байлык, муллык, газиз Ватаныбызга тынычлык, исәнлек, иминлек һәм сәгадәт теләп, хәер-догалар һәм изге теләкләр белән,

Гаяз Салих улы Закиров, Нижгар татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе

ИНДЕКС 14575

№ 12(44) декабрь-январь 2009/2010
Нижгар татарлары газетасы 2007 елның июнь аеннан чыга

11-12 декабрь көннәрендә Татарстан башкаласы Казанда Бөтендөнья татарларының башкарма комитеты утырышы булып узды. Анда Рәсәйнең барча төбәкләреннән һәм чит илләрдән татар оешмалары вәкилләре катнашты. Узган елга нәтиҗәләр ясалган, киләсе елга планнар кабул ителгән бу киңәйтелгән утырышта Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Гаяз Салих улы Закиров, аның урынбасары Зилә ханым Ахмадуллина, өлкә “Туган як” оешмасы рәисе Марат Кадыйр улы Юнисов катнашты.

12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнне, Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте, Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Гаяз хәзрәт Закиров татарларның бөтендөнья Татар Конгрессында «Казанның 1000 еллыгы» дигән медаль белән бүләкләнде. Бу уңайдан Гаяз Салих улы белән әңгәмә тәкъдим итәбез:

– Гаяз Салихович! Олы бүләккә ирешүегез турында сөйләп китмәссезме?

– Миңа бирелгән «Казанның 1000 еллыгы» медале Татарстан Республикасында олы дәрәҗәгә ия. Бу медаль РФ Президенты указы белән 2005-елда барлыкка килә. Мәртәбәле медаль Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасының күренекле шәхесләренә бирелә. Татар милләте өчен көеп-янып яшәүче, татар телен һәм гореф-гадәтләрен өйрәтүче чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә ия була ала.

– «Казанның 1000 еллыгы» дигән медальне тапшыру ничек үтте?

– 2009- елның 12- декабрендә, Казан шәһәрендә, татарларның бөтендөнья Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров миңа бу дәрәҗәле медальне 150дән артык Рәсәйнең төрле төбәкләрендә яшәүче татар милли оешмалары вәкилләре каршында, йомгаклау утырышында бүләк итте.

– Бу утырышта нәрсә турында сүз барды?

Иң беренчеләрдән, хәзерге көндә чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең телен, гореф-гадәтен саклап калу өчен нинди эшләр башкарылу турында. Милләттәшләребезнең татар теле дәресләрен алуы ничегрәк тора, теге я бу төбәктә яшәүче татарларның белем алу, ягъни, татар телен өйрәнү мөмкинлекләре бармы.

– Сез татар телен һәм мәдәниятен саклауны бик әһәмиятле дип саныйсызмы?

– Әйе, бу татар милләте оешмалары өчен бик мөһим сорау. Татар милләте дә башка милләтләр кебек, үзенең телен, гореф-гадәтен, бик сакчыл булса гына, саклап кала алыр.

– Хәзерге вакытта татар телен һәм мәдәниятен саклау өчен нәрсәләр эшләнә?

- . РТ Конституциясендә әйтелгән: Татарстанның чит төбәкләрдә компакт яшәүче татар халкына ярдәм итәргә хокукы бар. Чын ярдәм күренә, телебезне өйрәнү өчен китаплар җибәрү, төрле фестивальләр, сабантуй бәйрәменә һәм башка төрле чараларга артистлар катнашуы... Без бу турыда горурланып әйтә алабыз.

– Ә бу өлкәдә мәшәкатьләр бармы?

– Әлбәттә. Миңа калса, әз генә дә түгел. Ничек инде килешергә була телебезне бетерүгә юнәлгән чаралар белән!? Ни өчен безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз мәктәпләрдә ана телен , татар телен өйрәнүдән мәхрүм? Без үз төбәкләребездә татар мәктәпләрен һәм китапханәләрен сакларга тиеш.

– Сез нәрсәгә таянып бу эшләрне таләп итә аласыз?

Иң беренче РФ законнарына таянып. РФ Конституциясе төрле милләт халкының хокукларын яклый. Анда кайбер статьялар бөтен милләтнең бертигез дәрәҗәдә һәм дә этник азчылыкның үз телендә белем алу хокукы барлыгын ачык күрсәтә.

– Киләчәктә нинди үзгәрешләр күрәсегез килә татар оешмаларында?

– Барлык милләт халкы юридик яктан белемле, үзләренең хокукларын белүен телим. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне югалтмаска, моның өчен бердәм булырга, бу юлда бар көчебезне куеп эшләргә иде.

– Рәхмәт, Гаяз хәзрәт.

Nizgar.ru сайтыннан Илшат Нуртдинов тәрҗемәсе

Следующая страница