Следующая страница

МИШАРСТАН

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Әс-сәламү аләйкүм вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтүһ!

Рәсәй өммәте рәтләре даими рәвештә киңәя бара: бу яңа мәчетләр ачылу, яңа мәктәпләр саны арту һәм аларда укучылар саны көннән-көн арта барудан күренә.

Шулай ук өммәтебезнең берләшүе символы булып узган Мәүлид ән Нәби бәйрәме чараларын да атарга була. Ул бигрәк тә Төньяк Кавказда киң билгеләп үтелде, ә Чечен республикасында бу бәйрәм республика бәйрәменә әверелде. Әмма өммәтебезгә эчке бердәмлек, оешканлык җитешми. Монда дистәләрчә мөфтиятләр булу турында да, хокукый һәм идеологик анлашылмаучанлык турында да әйтергә була. Бу тормышта үз урыннарын табарга болай да җиңел булмаган яшьләребезнең радикаллашуы да шул сәбәпле күпчелек очракта. Бу катлаулы хәлгә аксакалларыбыз үз бәяләрен бирде. 27 февральдә Казанда узган IV Корылтайда РТ Президенты М. Шәймиев бу турыда халкыбызның хәнәфи мәзһәбен баштан ук кабул итүләре, гасырлар буе аңа тугры калулары турында әйтеп узды. Аның күп динле җәмгыять өчен дә, өммәт үсеше өчен дә иң яраклы, иң файдалы юнәлеш икәнен вакыт үзе исбатлаган икән, димәк, безнең башка юл сайларга хакыбыз юк. Бүген, бигрәк тә яшьләребезгә кагыла торган кризис вакытында, безнең өммәтебез замананың бу күренешенә дә җавап бирә алырга тиеш. Коррупция, эшсезлек, киләчәккә нинди дә булса перспективалар булмау яшьләребезне радикаллар кочагына этәрә. Бары тик сыйфатлы белем, иҗади хезмәт һәм үз хокукларыбызны тиешенчә яклый алу гына барча замандашларыбыз өчен яңа лаеклы киләчәк булдыра ала. РТ мөселманнары Корылтае берләшүгә юл салынганын күрсәтте инде. Идел-Урал регионы, Төньяк Кавказ мөселманнары лидерлары берләшергә өндәүче дин кардәшләренең тавышына колак сала. Татарларның М. Шәймиев искә төшергән «Хәрәкәттә – бәрәкәт» лозунгы белән без дә кулланып эш итәргә тиешбез.

 

Дамир Мөхетдинов, Рәсәй мөселманнарының Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе округында рәсми вәкиле, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Алимнар Шурасы рәисе

ИНДЕКС 14575

№ 03(46) март 2009

Бердәм мөфтият булырмы?

Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дүртенче исәп-хисап һәм сайлау Корылтае булып үтте. Диния нәзарәте рәислеге вазыйфасына сайланчак бердәнбер кандидат Госман хәзрәт Исхаков булуы алдан ук билгеле булгач, форумда ниндидер көтелмәгән хәлләр булмады. Ләкин Корылтай Рәсәй өммәте өчен актуаль булган берләшү мәсьәләсе буенча фикер алышырга киң мәйдан бирде.

Шушы проблема турында гомумрәсәй масштабында киң танылган биш кешенең чыгышы принципиаль роль уйнады. Алар: Татарстан Республикасы президенты вазыйфасыннан китеп баручы Минтимер Шаймиев, РФ Президенты администрациясе эчке эшләр сәясәте буенча Президент идарәсенең баш киңәшчесе Алексей Гришин, Рәсәй мөфтиләр Шурасы рәисе, Рәсәйнең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Равил Гайнетдин, Рәсәйнең Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин, Төньяк Кавказ һәм БДБның Европа илләре мөселманнарының координацион Үзәге рәисе, Карачаево-Черкесия һәм Ставропаль крае мөфтие Исмаил Бердиев.

Минтимер Шаймиев татар телендә ясаган чыгышында Татарстан Диния нәзарәтенең (ТДН) алдагы дүрт елга куелган приоритетлары турында җентекләп сөйләде. Аның алдында торган перспектив планнарына да тукталды. Ә берләшү темасына ул тиеп кенә узды. Аның фикеренчә, ТДНнең әлеге мәсьәләдә үзенең карашы бар һәм ул аңарга акрын гына бара. Дөрес, бу хакта Минтимер Шәрип улы икенче тапкыр минбәргә “Өммәт каршындагы хезмәте өчен” дигән I дәрәҗә орден кабул иткәндә конкрет тукталып алды. Аның бу сүзләренә без әле кайтарбыз.

Беренче тапкыр шәхсән үзенең һәм ТДНнең позициясен Госман хәзрәт Исхаков ачып салды. Ул, алда әйтелгәннәргә басым ясап, мөфтиятләрнең берләшү процессы легитим булсын өчен үзәкләштерелгән мөселман оешмаларының региональ съездлары гына хәл итә алалар. Чөнки шушы оешмаларның уставлары нигезендә генә берләшү карары кабул ителергә мөмкин.

Госман хәзрәт берләшүне өч этапка бүлеп оештырырга тәкъдим итте. Башта мөселман оешмаларын регионнарда берләштерергә, аннары Себер һәм Үзәк Диния нәзарәте мөселманнарын кушарга кирәк диде. Һәм шуннан соң гына Төньяк Кавказ координацион Үзәге белән килешү мөнәсәбәтләре урнаштырырга. Кемнәр мөфтиятләрнең берләшү процессын күзәтеп килә, аларга алар белә. Бу планың беренче пункты – Себер мөселманнары мөфтиләренең позициясе, бу 2009 елның 15 декбрендә кабул ителгән гаризада чагылыш тапкан иде инде. Ә калган икесе – Тәлгат Таҗетдиннкы.

Бигрәк беренче этап аңлаешлы күренә, кайчан һәр регионда бердәм мөфтиятләр барлыкка килергә тиеш. Бу – Татарстанның 1998 елдагы вариантын кабатлау. Әмма Татарстандагы кебек үк башка регионнарда да бу мәсьәләгә хакимиятнең ирекле карашы табылырмы икән?

РФ Президенты администрациясе эчке эшләр сәясәте буенча Президент идарәсенең баш (продолжение на стр.4)

Следующая страница