Зиннятулла Билялетдинов
и Раис Рахматуллин поздравляют нижегородских татар с Новым Годом
Яраткан якташларым! Нурлы Казаннан кайнар сәламнәремне
сезләргә юллыйм һәм барчагызны Яңа ел белән котлыйм, нык сәламәтлек, мул тормыш,
саф мәхәббәт телим! Һәр алынган эшегез үзегезгә уңышлы, гаиләгезгә табышлы,
җәмгыятькә файдалы булсын.
Газиз мишәрләрем, бөтен татар дөньясына, бөек Россиягә
күренекле талант ияләре үстереп биргән туган якларны чәчәк аттырып торганыгыз
өчен мең рәхмәт!
Зиннятулла Билялетдинов,
СССР, Европа, дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы,
“Ак барс” Казан хоккей командасының баш тренеры.
Яңа ел белән, нижгарлы милләттәшләрем! Туган якларыма
кайткан саен, сезнең тормышка зарланып ятмавыгызны, ә һаман да алга
омтылышыгызны күреп мине горур хисләр биләп ала. Мин үзем дә шатмын шундый
милләт вәкиле булганга. Күргәнегезчә, фамилямне түгел, исемемне дә үзгәртмәдем.
Чөнки татар традицияләрен мин хөрмәт итәм.
Әйдәгез, яңа елда яңа үрләр яуларга омтылыйк. Бу адымнарны
нәкъ безнең милләттән булган таза, нык, максатчан, чыдам кешеләр генә булдыра
ала. Барчабызга иң изге теләгем - бары тик саулыктан гына Аллаһы Тәгалә безне
аермасын.
Рәис Рәхмәтуллин,
алты тапкыр дөнья чемпионы.