Яңа ел, яңа өметләр!
Мөхтәрәм кардәшләрем! Беренче юллардан юк барыгызны да Яңа
ел бәйрәме белән котлыйм!
Гадәти хәл, Яңа елга яңа өметләр белән керергә кирәк. Әмма
ләкин киләчәккә өмет-хыяллар туплап 2009 елга кергәнче, узган юлыбызга,
башкарган эшләребезгә караш ташлыйсы, анализ ясыйсы иде, минемчә. Әйтергә кирәк,
мең шөкер, иҗтимагый тормышыбызда да, милләтебезнең үзенчәлекләрен саклауда да
уңай нәтиҗәле эшләребез 2008 елда байтак булды. Яңа елда барлык көчләребезне,
мөмкинлекләребезне бергә туплап, тагын да милләтебез файдасына күбрәк файдалы
гамәлләр башкарасы иде. Бердәмлектә көч икәне һәркайсыбызга мәгълүм. Шуңа күрә
мин ватандаш канкарәшләремне бердәм булырга, бер максатка, ягъни, Нижгар
татарлары ихтыяҗына бергәләп хезмәт итәргә чакырам.
Милләттәшләремә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә
иминлеге, балаларыбызның игелекле, аларның җәмгыятебезгә файдалы шәхесләр булып
үсүләрен телим. Башлаган эшләребез изге нияттә, барган юларыбыз хәерле сәгатьтә
булсын.
Рамил Салихҗанов,
Спас районы башлыгы ярдәмчесе, татар-мишәр көрәше буенча
өлкә федерациясе президенты.