На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
30-12-08 С Новым Годом нижегородских татар поздравляет член редколлегии газеты ''Мишар доньясы'' Рифат Ибрагимов!

Саулыклы һәм бәхетле булыйк! Хөрмәтле якташлар! Вакыт суы агуыннан бер мәлгә дә туктамый. Борынгылар ук бер елгада ике мәртәбә коенып булмый дигәндәй бер ук вакытта ике мәртәбә яшәп булмый дип әйтәләбез. Һәр вакыт, һәр чор, һәр ел үзенең максатларын, вакыйгаларын алып килә. Ул максатларга ирешүгә, ул вакытларны кичерүгә безнең эшчәнлегебез багышлана да инде.

Кемнеңдер гомерен башлап киткән, кемнекендер дәвам иткән, кемнекендер чикләгән 2008 ел үз чиратында безне калдырып китеп бара, безгә каршы, шәрык календаренә ышансак, сары төсле үгезен җиккән 2009 ел килә.

Сары төснең үгез характерына тәэсирен белеп булмый, ә менә үгез холкы безгә гаять дәрәҗәдә билгеле: ул көчле, ул каршы, ул үзсүзле. Оытылмаслык сугыш һәм аннан соңгы авырлык елларында ат урынына җигелгән үгезләр җир сөрделәр, утын һәм урман, су ташыдылар. Күңелләре булганда. Ә булмаганда? Кыйнасаң да кузгалмый, дилбегәңне тартсаң да борылмый, су эченә кереп басса, суын яндырсаң да аннан чыкмый...

Колачын җәя барган бөтендөнья икътисад-финанс кризисы, икътисадчылар әйтмешли, 2009 елда үзенең апогеена җитәр һәм аның белән көрәшү, аңар каршы тору, үгез белән эш итүдән ансатрак булмас. Эш табу, аш табу гаять дәрәҗәдә кыенрак булыр.

Авыл кырындагы җир паеңны сатаргамы, сатмаскамы? Шәһәр йортындагы фатирыңны саклар өчен ТСЖга керергәме, кермәскәме? Авылда эш табалмагач үзеңә генә шәһәргә китеп урнашыргамы, әллә инде гаиләңне дә йортыңны ташлап алып китәргәме? Урысча гына укыган балаң: “Әни, йөрәк маем, хәлең ничек?” – дип хат язалырмы? Күрше авылга укырга йөргән балаң юлда өшемәсме, вакытында ашар-эчәрме?

Шушы һәм бүтән сорауларга җавап көтәр бу ел. Тик тырышлык, түземлек кенә уңай җавап бирергә ярдәм итәр.

Гадәттә яңа ел алдыннан кешеләр бер-берсенә саулык һәм бәхет телиләр. Мин дә сезгә, кдерле якташлар, саулык телим. Мин дә барчагызга бәхет телим, бәхет бит ул нигездә куйган морадыңа ирешү ул.

Рифат Ибраһимов,
“Мишәр дөньясы” газетасы редакциясенең советы әгъзасы. Сергач.

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!