Үз иткән, якын күргән, туган итеп тойган кадерле Нижгар
якташларыбыз!
Сезне газета аша Яңа ел бәйрәме белән котлый алуыбызга бик шатбыз.
Әле күптән түгел генә Н.Новгородта Корбан гаете уңаеннан концерт биреп кайттык,
инде менә тагын сезләргә ирегеп өлгердек. Әлбәттә, бүтәнчә мөмкин дә түгел:
туганнар шулай бер-берсен сагынып яшәргә тиешләр дә дип уйлыйбыз.
Яңа елда һәрберебезгә саулыкта-шатлыкта күрешергә язсын.
Бездән сезләргә шул гына теләк.
Равил Кузнецов,
“Изге ай” төркеменең җитәкчесе, шагыйр, компазитор.
Халидә Бигичева,
“Изге ай” төркеме җырчысы.