На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
15-01-09 Туган көнең белән, Олег дус!

Гадилектә – бөеклегең,

Кешелектә – изгелегең.

Ходай насыйп итсен сиңа

Бу дөнья  рәхәтлеген!

Шушы шигьри сүзләрне яңа ел башы белән  40 яшен  билгеләп үткән журналистыбыз, «Туган як» газетасын булдыруда, аның абруен күтәрүдә төп рольләрнең берсен үтәгән Хөсәин улы Олег Әндәрҗановка юллыйбыз. Бу кыска гына дүрт юллык шигырьдә аңа табигать Анабыздан бирелгән холкы киң иттереп ачыкланган. Артык берни дә әйтеп булмый кебек. Тик шулай да андый гадел, дөреслек өчен җанын кызганмаган, милләте, милләттәшләре, якташлары, авылы, авылдашлары өчен янып торган киң йөрәкле кеше, Нижгар татар журналистикасында тирән эз калдырган шәхес буларак, без аның үткән юлында газиз халкыбыз файдасына кылган гамәлләренә кыскача гына тукталып үтәргә булдык.

Беләсегез килсә, Сергач телевидениясеннән атна саен татарча яңгыраган “Бүләккә җыр”ны, безнең олы буын бигрәк теләп караган музыкль телетапшыруны беренче булып тормышка ашыруга юл салучы Олег иде. Аннары Кызыл Октябрь районында буш урында бер ялгызы «Для будущего» газетасын булдырды, аның тематикасын демократик юнәлештә төзеп, күпсанлы укучыларны үзенә җәлеп итте, җирле район газетасын тиражы белән күпкә узган иде инде. Яңа «Мишәр дөньясы» газетабызны халыкка танытуда да аның өлеше зурдан. Көн кадагында торган проблема һәм иң актуаль материаллары белән безнең укучыларыбыз арасында да ул танылып өлгерде инде. Олег Әндерҗанов яисә Олег Хөсәинов материаллары белән таныша барган укучыларыбыз моның белән ризалашырлар дип ышанабыз. Бүтән масса-күләм информация чаралары халыкны борчый башлаган, иртәгә аларга якыннан кагыласы проблема турында ничек язарга икән дип баш ватып торганда, Олег ул мәсьәләне укучыларбызга аңлаешлы итеп ачып сала инде. Ул һәрдәим сәяси һәм иҗтимагый тормышта булган вакыйгалар белән хәбәрдар булып тора. Авыл язмышы өчен аеруча борчыла.   

Хөсәин улы Олег Әндәрҗанов 1969 елның 5 январенда, Кочко Пожар авылында  гади крестьян гаиләсендә дүртенче малай булып дөньяга килә. Әтисе Хөсәин абый  гомерлек электрик, әнисе, мәрхүм Роза апа, шулай ук колхозда гомере буе бозау караучы булып хезмәт итте. Хөсәин абый белән Роза апа үзләре гади гына крестьяннар булсалар да, балаларын эш сөйючән итеп тәрбияли алдылар, бишесенә дә югары белем алыр өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырдылар. Шәхсән юбилярыбыз, Казанда Ленин исемендәге университетның журналистика факультетын тәмамлаган хезмәттәшебез. Олегның әти-әнисе йорт-җирләрен киңәйтеп һаман хуҗалыкларын тәртиптә тоттылар, гомере буе мал-туар асрадылар, кош-корттан өзелмәделәр. Әйтергә кирәк, шәхси хуҗалык эшендә ышанычлы ярдәмчеләре булып Олег торды. Мәктәптән белем алып кайткач, өйдәге терлекләрне карагач, әнисе янына фермага булышырга барып кайткач, ул әле спорт белән мавыгырга да вакыт таба иде. Яшьтән ук бик әйбәт хоккей, футбол уйный. Вакытында бу спорт төрләре буенча Сергач җыелма командасы составында өлкә беренчелегендә ничәмә еллар ярышты. Өстәл теннисы буенча спорт осталарын җиңгән кеше ул. Кирәк икән, авылы өчен башка спорт төрләрендә дә уңышлы катнаша. Мәсәлән, авыллар спартакиадасында шашка буенча җиңүче булып та танылган иде ул. Аның яшьтән үк җаны өчен шөгыле дә бар иде. Ул да булса – фотога төшерү. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафына кадәр Олег Горькийда профессиональ фотограф кәсебе алып өлгерде. Монысы алдагы журналистик хезмәтендә бик тә ярап куйды инде.  

Малайлардан төпчек булганлыктан, ул хәзер әти-әнисе йортында яши, 80 яшен тутырып килүче сөекле әтисе аның һәм сөйгән хатыны Альбина карамагында. Икәүләп алар әле ике бала да тәрбиялиләр. Беренче кызлары Рената беренче класска мәктәпкә йөри, уллары Ринат - балалар бакчасына.

Бу хезмәттәшебез турында, уйлап карасаң, тагын әллә ни кадәр сөйләп булыр иде икән. Тик газетабыз күләме чамалы шул. Әйткән сүзләребезгә йомгак ясап, Хөсәин улы Олегка бары сәламәтлек кенә телибез, калганын ул үзе булдыра, иманыбыз камил.

 Юбилеең белән, дустыбз, хөрмәтле хезмәттәшебез! Тагын газиз милләттәшләребез файдасына игелекле хезмәт итүеңне теләп калабыз.

“Мишәр дөньясы” газетасы коллективы.

   

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!