На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
16-01-09 Соңгысы да, беренчесе дә!

Әйе, Яңа ел бәйрәме елны да тәмамлый, яңасын да башлый шул.



Барыбызда үткән елыбыз нәтиҗәләрен уйлый-уйлый яңасына атлыйбыз, берберебезгә исәнлек – саулык, бәхет телибез. Чынлап та бу гаилә бәйрәме, чөнки һәр өстәл тулы нигъмәт, аш-су, өй тулы шатлык. Ниндидер үзенә хас, серле һәм тылсымлы елның соңгы мизгелләре. Ел алышуны мизгелендә гаиләләрне тулы итәр өчен булса кирәк, оешмаларда, мәктәпләрдә, авыл клубларында бу бәйрәм бер яки ике көнгә иртәрәк оештырыла. Менә Сафаҗай авылының балалар бакчасында да Яңа ел бәйрәмен декабрьнең 30 да оештырдылар. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, бу авылда мәктәптә һәм мәдәният йортында бал маскарадлар булып үтте. Бер төркем Мәскәүдә яшәүче һәм авыл яшьләре, авыл уртасындагы күлдә бәйрәм мәйданчыгы оештырдылар. Монда балалар өчен махсус таучык, бизәлгән чыршы, кайнап торган самавырлар һәм рт каралган иде. Авыл халкы гаиләләре белән яңа елны каршы алгач, авыл уртасына җыелып бәйрәмне бергәлек иттеләр. Чәйләр эчелде, җырлар тыңланды, биелде һәм таң атканчы авыл өстендә фейрверк утлары кабынып торды. Балачакта кыш бабайны көткән бәйрәм онытылмый шул, олы яшьтәгеләр дә күл янында шактый иде, хәтта өлкә хәкимияте вәкиленең котлау сүзләрен тыңларга да насыйп булды. Әле әйдәгез чынлап Кыш бабайга ышанып көтеп алучы балалар янына кайтыйк. Бу бакчада 60 бала тәрбияләнә.
Балачактан үз иткән бәйрәм, урман исле чыршы, бүләкләр, чыршыны киендерү үзегенә нинди рәхәт... Балалар бакчасы хезмәткәрләренең бу тойгылары бөтенләй онытылмаган, алар чыршыны да балалар белән бергәләшеп киендергәннәр, бизәгәннәр. Монда әти-әниләр килгән, алар тынга калып балаларын көтәләр. Бакча хезмәткәрләренең котлау сүзләре яңгырый. Балалар җырлый -җырлый бәйрәм залына керәләр. Чыршы тирәсендә кулны кулга тотынышып әйләнгәндә кыш бабай белән кар кызы юклыгы ачыклана. Балалар бергәләшеп аларны чакыралар, тик көтеп алган кунаклары әкияттәге Шүрәле белән Убырлы булып чыга. Балалар ялганны фаш иткәч, чын Кыш бабай Кар кызын ияртеп залга керә. Алар балаларга бүләкләр алып килгән икән, шулай ук җырлар, биюләр...Балаларда сынатмыйлар, өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр, җырлар җырлыйлар. Төрле уеннар уйнала. Кыш бабай аларга тылсымлы капчыктан бүләкләр өләшә...
Ничек итеп бу шатлыклы мизгелләр онытылсын, менә шулай олылардан балаларга тапшырыла барган Яңа ел бәйрәме безне гомеребез буе шатландыра, яңа өметләр уята, хыялландыра. Яңа елда барыбызның да теләкләре тормышка ашсын иде.
 


Әнвәр Камалетдинов
Фото: Сафаҗай балалар бакчасында бәйрәм.
Автор фотосы

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!