Мәскәүдә яшәүче күренекле авылдашыбыз, “Россиянең хөрмәтле
юлчысы” билгесенә лаек булган Җәфәр абый Алимов һәм җирле СПК рәисе Шамил абый
Нуриманов турында шулай дип әйтүебез. Аларның эчкерсез ярдәмен катлаулы авыл
тормышының һәр тармагында без сизеп, тоеп яшибез, шундый мәрхәмәтле, ярдәмчел
авылдашларыбызның булуына шатланабыз, алар белән чын күңелдән горурланабыз,
аларга даими рәвештә чиксез рәхмәтләребезне җиткереп торабыз.
Җәфәр абыйны алганда, ул үзе, әлбәттә, һәрвакыт туган
авылының хәлләрен белешеп тора, кече ватаны белән бер сулышта яши дип әйтсәк тә,
ялгышмабыз бугай. Менә бу өлкәдә ярдәм сорап миңа мөрәҗәгать итәрләр дип көтеп
тормый Җәфәр абый, ә урында проблеманың барлыгын, мәсьәләнең ягадан ярдәмсез
чишелмәгәнен алдан сиземли ул, һәм кичектерми ярдәмен тәкъдим итә. Аның олы
бүләкләрен мәктәп тә, җирле СПК да, авыл администрациясе дә олы рәхмәтләр белән
кабул итеп, аннары аларны уңышлы гына авылыбыз файдасына кулланып киләләр. Аерым
билгеләп үтәргә кирәк, яшь буынны физик яктан сәламәт , туган җиргә
патриотик рухта тәрбияләргә Җәфәр абый аеруча зур әһәмият бирә, ярдәм итә.
Мәсәлән, авыл хоккей командасын даими шартаяклар белән тәэмин итеп тора. Күптән
түгел генә капкачыбыз Ринатка 15 мең сумлык яңа тимераяклар бүләк итте. Ә бит
яхшы шартаяклар гына да хәзер мең сумнан да ким тормый. Шуңа күрә без бу юлы
шәхсән үзебез, Сафаҗай хоккей командасы уенчылары, Җәфәр абыйга аерым олы
рәхмәтләребезне “Мишәр дөньясы” газетасы аша юлларга булдык. Професиональ
хезмәтендә гел уңышларга гына тарасын иде, ә гаиләсенә - именлек, үзенә нык
сәламәтлек телибез.
Җирле СПК рәисе Шамил абый Нуримановка да рәхмәтләр
әйтәсебез килә. Ул да, ярдәм сорап килгәндә, бер генә вакытта да безне бушлай
кайтарып җибәрми. Бер генә турнир да аның ярдәменнән башка бездә узмый. Сергачка
хоккейга йөрергә дә акчалата ярдәм итте.
Чын мәгънәсендә бу ике хөрмәтле авылдашларыбызы безнең
хоккей командасы спонсорлары дип әйтә алабыз. Алар Сафаҗайның чын терәкләре.
Сафаҗай хоккей командасы