На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
01-04-09 МИЛЛӘТКӘ ХАТ (КАЙТУ)

Яңа проект

Кадерле туганнар, авылдашлар, якташлар, милләттәшләр! Болай аерым алганда тормышка әллә нинди зарланырлык-та түгел, кешедән ким яшәмибез шикелле, тамагыбыз тук, өстебез бөтен дигәндәй. Ә менә милли хәлләребезне тикшереп карасак, эшләребез алай ук “бөтен” түгел шул. Күреп торасыз ничек хөкүмәт телебезне бетермәкче булып елдан-ел кыса килә, ә үзебезне урыслаштырмакчы, шушы юлда барчасын эшли. (Нәрсә кирәк бу хөкүмәткә бездән? Бердә акылга сыярдый түгел). Менә быелдан мәктәпләрдә татар теле инде укытылмаячак, чөнки Дума шундый закон кабул иткән иде 2007 елда, гамәлгә керә 1 сентябрьдән. Беләсез бит, әби-бабаларыбыз ничек карышты шушы урыслаштыруга каршы. Күпме михнәтләр күрде, газаплар чикте, Себерләргә китте татар булып калыр өчен. Ә без?!

Беләм, бу проблема сезне дә борчый, сезнең дә теләк юк урыслашырга, шул ук вакыт, аңа каршы торырдый көчтә юк бездә. Ә кая киткән ул көч? (Көч беләктә түгел, көч йөрәктә диләр, юкка шулай әйтми торганнардыр.)

Бүгенге көндә авылларыбыз безләрдән бушап калды, мәктәпләргә йөрергә балалар юк, мәктәпләр ябыла, бүген-иртәгә авылларыбыз да ябылачак, кешеләр калмагач, әнә Кадым авылы[1] кебек. Авылларыбызда авыл администрацияләре (башлык идарәләрен) бетерәчәкләр дигән сүзләр йөри, яңа закон чыгарганнар, шушы канун буенча, 5 мең кеше яшәгән төбәктә генә шундый идарә калдырыла.

Әйтегез, кайсы безнең авылда[2] шул кадәрле кеше бар? Андый авыл бөтен татар төбәгенә бер генә, пензәкләр ягында – Урта Әләзән. Хәтта район үзәге – Уразавылда да, барча мукшылары белән шул кадәрле халык юк. Бәлки шуңа күрә өлкә түрәләре районыбызны бетермәкче, Таһир Хайретдинов[3] ярдәме белән?

Безнең әти-әниләр кайчандыр якшы тормыш эзләп авылларыбыздан Мәскәүгә, Ленинградка, Владимирга[4] һәм башка шәһәрләргә китеп, шушы шәһәрләрдә төпләнеп калдылар. Ул-кызлар үстерделәр, ә нәсел җибәрергә күбесенә язмаган булып чыкты. Чөнки шәһәрдә үскәч, башка милләт вәкилләре белән уртак гаилә корып җибәрделәр һәм икенче яртылары ягына авыштылар. Хәтта күбесе моңа эчтән риза булмасалар да, инде кире кайтырга мөмкинлекләре калмаган иде. Чөнки балалары булды, аерылып, ялгыз калу переспективасы өркетте үзләрен.

Менә әби-бабалар тырышып-тырмашып, күп михнәтләр, ачлыклар кичереп җибәргән  нәсел – шәһәрләргә күчеп, тук тормышта яшәп, әби-бабалары васыятенә тугры булып калалмадылар. Нишләмәк кирәк, тормышы гел безгә каршы булганда? Тормыш шартлары гынамы моңа гаепле икән? Бәлки бүтән хаталарда булгандыр?

Менә хәзер дөньяда, безнең илдә дә, кризис башланды, безләргә килеп җитте аның җимешләре. Яңа гына авыллардан килгән якташларыбыз эшсез калдылар, тора-бара биредә туып-үскәннәребезгә дә эшсез калу куркынычы бар. Эшсез татарлар саны шәһәрләр дә үсәчәк, эшләре юк, димәк акчалары да юк булып чыга. Ә шәһәрдә акчасыз ничек яшәргә? Кайсылары җинаять юлына басар, калган гомерләре төрмәләрдә череп бетәр, кайберәүләре дачаларын-фатирларын сатып көн итәр, әмма акча тиз бетә бит ул, ахырда бомжлар арасына кереп югалыр...

И Аллам, шундый язмыш өченме без килгән бу дөньяга? Безләргә дә Алла Тәгалә күркәм тормыш язгандыр, тик без аны күрми узып киткәнбездер, үз юлыбызны дөрес сайлый белмәгәнбездер? Халкыбыз авыллардан киткәндә, мәңгегә китәм дип уйламагандыр да, чөнки ел саен туган авылына кайтып йөрмәс иде. Димәк, аның кире кайтырга уе булмаган дип әйтеп булмый, тик мөмкинчеге булмаган күрәсең? Шулай булгач...

Искә төшерик, Моисейның еврейларны Египт әсирлегеннән алып чыгуын? Еврейлар Египетта яшиләр 430 ел, шуннан соң Моисей үзләрен алып чыга әсирлектән. Еврейларның күбесе Египеттан китәселәре дә килми, карышып маташалар, чөнки биредә тормышлары җайланган (безләрнең Мәскәүдә шикелле), йортлары, мал-туарлары булган. Барысында ташла да кит? Әлдә бер чит-ят җирләргә, кайда аларны кем дә көтми, киресенчә, аларга шушы җирләрне яулап алырга кирәк була көч белән. Ә ни өчен еврейлар Египеттан китәргә булдылар? Чөнки аларның киләчәгенә Египетта куркыныч туды, фергавен әмере белән еврейларның туган ир балаларын үтерергә тиеш булганнар. Димәк, еврейларның нәсел ботагын балта белән чабып өзәргә, алар нәселе үрчемәсен-үсмәсен өчен. Менә ни өчен Моисей мең бәлаләр, күп төрле хәйләләр-могҗизалар күрсәтеп еврейларның нәсел-ыруларын саклап калу нияте белән Египет әсирлегеннән көчкә генә алып чыгала. Ә, әгәр еврейлар Моисейны ул чакта тыңламыйча җыйган җиһазларын югалтмас өчен Египта калган булсалар, бүген еврейлар дөнья йөзендә булыр иделәрме? Юк, булмас иделәр, ә бүген алар бар дөнья белән идарә итәләр.

Менә хәзер татарларга да шундый ук куркыныч яный, без дә, кайчандыр еврейларга янаган куркыныч астында торабыз (телебезне мәктәпләрдән алу, фергавенның еврей малайларын үтерүенә тиң). Йә бөтен рухи көчебезне бергә туплап, учка кысып, “Мәскәү әсирлегеннән” туган якларга, туган авылларыбызга кире кайтабыз, йә берничә вакыттан соң бетәбез! Башкасы юк.

Без әле мәскәүләр дә еврейлар тик 430 ел яшәмибез Мәскәүләрдә, нибары 80-90 еллар гына (кай-берәүләребез 120-150 еллар булуы да бар, әмма андыйлар бик сирәк сакланган татар булып). Шулай булгач, безгә урыннарыбыздан кузгалырга ул кадәрле авыр булмас кебек?

Әгәр безнең әти-әниләр, йә үзебез, авыллардан буш кул белән, һөнәрсез, югары белемсез чыкканнар чыкканнар булса, бирегә килеп кара эштә эшләгән булсалар. Аларның ул-кызларында малда бар (фатирлар, дачалар), һөнәре дә, күбесе югары белемле дә. Безнең халык ХХI гасырда бер кайсы халыктан калышмый (еврейлардан башка), белем белән дә, һөнәр белән дә, сәләт белән дә. Димәк ул теләсә кай җирдә тормыш корырга сәләтле? Шулай булгач, ни куркып торырга?

Моисей заманында еврейлар ситуациясе белән чагыштырганда, безнең татарларның бүгенге ситуациясе күпкә отышлы. Без кайтабыз туган авылларга-төбәкләргә, әле безне анда каршылардый халыкыбыз бар, ә еврейларга туры килгән чит халыклар җирләрен басып алырга. Алар белән җир өчен сугышырга, кан коярга тиеш булганнар. Менә биредә бик зур аерма. Әле Аллага шөкер бүгенгә, авылларыбызда туганнарыбыз хуҗалар, әгәр без кире кайтмасак, кемнәр анда хуҗалар булыр??? Менә шул.

Икенчесе, без шәһәрләрдә үз нәселебезне җәелдереп җибәрәлмәдек, күпме генә кардәшләребез, авылдашларыбыз, якташларыбыз өстәлеп торса да, барыбыз да комга сеңгән су шикелле эзсез югала торабыз. Моны барыгыз да белә, әйтегез, гаиләгездә, нәселегездә күпме катнаш никахлар?

Авылларыбыз, районыбыз[5] кадрлар кризисы күптәннән кичерә инде, берәр шунда юньле кеше табылмый, район җитәкләргә дә, җирләрне эшкәртеп үз тормышларын җайга салырга да (чөнки заманында иң булдыклылары авылларны ташлап киткәннәр). Анда калганнары йә урлашалар, колхозда урлашкан шикелле, аракы эчәләр, бер-берләреннән кызганалар, араларында дуслык юк, туганлык  беткән шуңа күрә, яхшы үрнәк күрсәтерди кеше калмаган.

Җирләребез буш ята диярлек, пайлары бар, аларны эшкәртүче кеше юк. Картлар гына торып калды авылларда. Хайван асрау бетте, печән чабу юк, үлән шулай саргаеп кибеп бетә, җәй башында шунда берәр шук кеше аңа ут төртә дә, ә ут кыр буйлап җәелеп китеп, авылга барып керә. Йортлар янган очраклары да аз түгел. Менә монысы хуҗасызлык бәләсе.

Шуңа карап торып түзеп буламыни, кайчан синең үзең, эти-бабаң туган авыл беткән чакта? Әле бездә җырлый торган иделәр:

Без андый малай түгел,

Без мондый малай түгел!

Кайда барсак-та кайтырбыз,

Күгәргән калай түгел! – дип.

 

Әллә, без шушы калай булдыкмы? 

Менә шундый тарихи сынау алдыбызга килеп басты, сынатмабызмы икән? Яхшы, җылы, җиһазланган фатирларыбызны сатып, авылларыбызга кире кайтырга көчебез җитәрме икән? Әллә сыкрана-сыкрана язмышка, ә үзебез бер чарасын күрми, шулай урыслашып, яхшы фатирларыбызда юкка чыгарбызмы икән? Бик зур сынау алдында без хәзер. Аллаһ сакласын безләрне шундый язмыштан. Мин ышанам, әле өлкән буыннар да рухи көч барлыгына, аларның хәлләреннән килер, бала-чагаларын, оныкларын, марҗа киленәрен, урыс кияүләрен ияртеп туган авылларга, туган якларга кайтырга көчләре җитәр дип. Китә белгән, кайта да белсен иде!

Әти-әниләр, әби-бабайлар киткәндә тормыш бер төрле иде, әле икенче төрле, безне бетерергә юнәлдерелгәнгә әверелде. Шул чакта туган якларга кайтып, бергә тупланып кына сакланып калырга була. Теләсә кайсыгыз бүгенге көндә Моисей ролен үти аласыз, әмма отышлырак булыр, әгәр дә арагыздан юлны күрсәтүче, сәләтле кешене юлбашчы итеп алсагыз.

Менә шушы, безләрне-сезләрне борчыган авыр фикерләрем белән уртаклашасы булдым. Бездә Аллаһ бәндәсе бит, шулай көч табалмабызмы икән, кире кайтырлык туган якларга, татар халкының киләчәген уңай якка борып җиберерди? Бер Аллаһ гына белә, күпме вакыт, күпме көч алда безгә кирәклеген кайтыр юлга чыкканчы? Әйе, әле ошбу фикер дә һәркайсыбызга барып җиткәнче, күңелләргә сеңгәнче, күпме вакыт үтәр? Үтсен, зарар юк, тик шушы юнәлештә эшләү кирәк, бер эштә җиңел булмый, ә шундый адым халык өчен бигрәк тә. Әгәр без халык булсак?

Моисей да күпме вакыт әзерләнгән, аның фикере дә шундук кабул ителмәгән, әммә кешеләрнең үз-үзләрен, нәселләрен саклап калу теләге һәрчак көчле булган, бу хәзер дә шулай. Шуңа күрә еврей халкы кайтып-кайтып уйлаган да тәвәкәлләп, сакау телле [6]Моисей артыннан юлга чыккан. Сезләр дә шушы язманы укыгач, кардәшләрегез белән киңәшегез, шушы язманы кардәшләр, авылдашлар, якташлар, милләттәшләр арасында таратыгыз, чөнки тәкдим ителә үзебезнең киләчәгебезне хәл итәрди адым. Татарча аңламаганнарга, белмәгәннәргә – күчерегез, тәрҗемә кылыгыз урыс теленә, татар милләтенә катнашы булган һәрбер кешегә җиткерегез, тик ярым татар, ярым гәүрәйләргә таратмагыз, аларны үзләрегез белән кайтырга чакырмагыз, әгәр теләсәгез эшләребезгә, теләкләребез уңсын дип.

Әле шушы хатка койрык итеп, кайбер киңәшләр тәкдим ителер, авыллар га, төбәкләргә күчкәч эш урыннары булдыру турында, бәлки бу киңәшләр белән файдаланмассыз да, үзегез кирәклесен табарсыз, әммә бу киңәшләр барыбер сезгә файдалы булачак.

Була миниинкубатор белән тавыклар үрчетергә, интернетта күп материаллар бар. (Бу эш әллә нинди чыгымнар таләп итми, биредә 6-7 мең тәңкә дә җитәрлек).

Терлекчелекне торгызырга (Монысы да зур чыгымнар сорамый).

Төрле мастерскойлар ачарга һ.б.һ.б. Теләк кенә кирәк. Әгәр Сергач якларына кире кайтса халык, анда ярты миллион кеше кайтачак. Шул кадәрле халык үзенә эш урыннары булдыралмасмы? Без шул кадәрле булмас халыкмы әллә? Юк, кулыбыздан бар эш килә, Аллаһ кушса булдырырбыз, тик тәвәкәллек кирәк.

Йә Тәңрем, йә Аллаһ, изге сәгатьләрдә булсын шушы ниятләребез. Бир, Тәңре Алла Тәгалә рухи көч безләргә шушы Олы кайту юлына чыгарга! Анда кайтып килгәч, тормышыбызны җайлап җибәрергә, үз илебезне, авыл-төбәкләребезне гөлбакчага әверелдерергә! Шушы, үз кулларыбыз белән  төзекләндерелгән авылларыбызны-төбәкләребезне, юлларыбызны, сарайларыбызны күреп, узган-барган халыкларга сокланырга язсын Ходай! Бир, Тәңрем Аллам, без Синең бәндәләрең төшеп калганнардан булмыйк, алдынгылардан булыйк, шуларны безгә исбатларга насыйп кыл, Раббым! Амин.

Мөхәммәт Миначев, ХД “Ватан” фиркасы рәисе.

Мәскәү каласы, 19 март 2009 ел.

 

[1] Кзыл-Октябрь р-ны

[2] Урта Әләзән авылын, тагы шунда3-4 авылны санамаган да.

[3] Кзыл-Октябрь район башлыгы (Сергач ягы).

[4] Биредә Татарстан белән Башкортстан республикалары күздә тотылмый.

[5] Сергач ягы

[6] Библия(Исход, 4 глава, 10 стих)

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!