На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
03-04-09 Башкорт татары Айдар

Айдар ГалиевБашкортстан татары, ике республиканың да атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, чын ир-кеше, яхшы әти, гаилә терәге, спортсмен, десантник, югары белемле юрист, үлеп авылын ярата, өздереп баянда уйный… кем дисезме, әлбәттә, Айдар Галимов! Ике ел буе көттереп, ниһаять, Нижгарны да сөендереп китте. «Безнең кино» дип аталган яңа программасы белән өч көн Мәскәүдә чыгыш ясаганнан соң, төне буе юлда килеп арган-талган булса да, искитәрлек матур кичә бүләк итте ул Нижгар мишәрләренә. Аны нижгарлылар яраталар, интеллигент холкы, тәккәбер булмавы өчен, гел елмаеп, ихлас күңелдән бирелеп эшли белүе өчен! Ә инде сәхнәгә чыгып, бары тик ул гына булдыра алганча чыгып басуына тамашачы үзе дә елмая башлый. Шундый да матур итеп җырлавы бер, ә менә бер генә минут та тик тормавы, килешле генә хәрәкәтләр белән биючеләренә ияреп, җырларын спектакльгә әверелдерүе үзе бер тамаша.

Ничек кенә арган булмасын, Айдар берсүзсез «Манара» тапшыруына, «Мишәр дөньясы»на интервью бирергә риза булды. Әлбәттә, беренче соравыбыз туган яклары, әти-әнисе турында булды.

– Мин башкорт татары, әти-әнием Казахстанга акча эшләргә киткән җирләреннән мине «ияртеп» кайталар. 23 февральдә туганмын мин. Бер яшьтән Башкортсанда авылда яшәгәнмен. Чын авыл баласы мин. Җырларымдагы моң да шуннан киләдер.

– Балачактан җырлап үсүегез аңлашыла. Ә беренче кат сәхнәгә кайчан чыктыгыз?

– Анысы да балачакта булды. Әле дә хәтерлим, иске генә авыл сәхнәсе иде ул. Русча «Крокодил Гена»ны яхшы гына җырладым, кул да чаптылар, ошаттылар. Ә бит мин ул вакытта татар авылында татар мәктәбендә татарча укучы малай, урысчаны җүнләп белми дә инде. Сүзләрен бозып булса да никтер шул җырны башкарганмын. Әле яңадан да гел җырлап йөрдем мине аны.

– Җырчы булырмын дип уйлый идегезме ул вакытта?

– Юк, шулай да баянда уйный идем, рәхәтләнеп җырлый идем. Армиядән кайткач, авылыбызга артистлар килде. Шунда мине дә чыгыш ясарга сорадылар. Баянда уйнап, җырладым. Мингол абый Галиев, атаклы артист инде ул вакытта, миң «укырга кирәк сиңа, энем, моңың бар» диде. Ә мин инде автотехникумда укый идем. Шунда ансамбльдә җырлый да идем. Шулай да Мингол абыйга, миңа укырга кирәк, яхшы профессия алырга, дидем. Инде читтән торып юристлыкка укыганда, кабат техникумдагы ансамбльдә җырлый башладым. Ошап китте. Бик кызык иде: конкурслар, чыгышлар. Әле дә аптырыйм, кешеләргә бик ошый иде минем җырлавым, ә мин ул вакытта уйнап йөргән кебек кенә йөрдем. Бер дә башыма килми иде атказанган артист булырмын дип.

– Бүгенге программагыз «Безнең кино» дип атала …

– Һәркемнең балачактан килгән хыялы була. Минем дә күңелемдә гомерем буе сакланып килгән өмет-хыялым бар – ул нинди дә булса кинофильмда берәр роль уйнап карау. Зәңгәр экрандагы хәрәкәтләр, мавыктыргыч вакыйгалар, кичерелгән хис-тойгылар миңа һәрвакытта да кызыклы иде. ХХ гасырның якты киләчәккә өметләнләндергән фильмнары күпләрнең хәтер сандыгындадыр. Нәкъ менә шушы хәтирәләрне барлап, «Безнең кино» дигән концерт программасы әзерләдек. Балачак хыялым әле тормышка ашмады, ә шулай да, мин борчылмыйм, бөекләрнең берсе әйткән бит: «Тормыш ул үзе кино». Һәм без һәркайсыбыз бу кинода үз ролебезне уйныйбыз. Бүгенге сезнең белән минем тормыш – ул инде, димәк, кино. Ничек яшибез, нинди гамәлләр кылабыз, шул чагыла да инде тормыш киносында. Ә нәрсә чагылдырырга? Моны инде һәркем үзе хәл итә…

– Айдар, Сезне беркайчан да караңгы чырай белән күргәнем булмады. Сез кешеләргә игътибарлы, концерттан соң да беркемне кире бормыйсыз, фотога төшергәме, автограф бирергәме…Арымыйсызмы башкалар игътибарыннан?

– Төрлесе була инде, кайчакта концерттан түгел, ә автограф биреп, фотога төшеп арыйсың. Ә концерттан соң бит әле сәхнә артына килгән тамашачыларның сорауларына да җавап бирергә кирәк. Әмма инде аны тамашачыга күрсәтмәскә тырышам, чөнки алар сине яратып, сине тыңларга килгән махсус. Син артист буларак алар өчен җырлыйсың, аларга ошарга тырышасың.

– Тамашачының да төрлесе була бит?

– Әйе, артык бәйләнчекләре дә була, телефоннан шалтыратып, хәзер инде cmc-хәбәрләр белән интектерүчеләр дә бар. Шулай да минем күпчелек тамашачым тәрбияле, мине аңлаучы кешеләр.

– Нижгар татарларына теләкләрегез.

– Мин Нижгар тамашачысына бик рәхмәтле, алар өчен җырлау җиңел, зал белән элемтәне тоясың. Бу юлы да мин бик канәгать калдым, зал тулы булмаса да, килгәннәр белән уртак тел таптык. Һәр җыр саен алар алкышлаганда көч керә, тамашачы рәхмәт хисе арганны оныттыра. Озак тормый тагын күрешербез дип өметләнәм. Яңа очрашуларга, яңа концертларга чаклы саубуллашып, исәнлектә күрешербез дип өметләнәм.

– Рәхмәт Сезгә, Айдар. Киләсе елга тулы залларда очрашырбыз дигән теләктә саубуллашабыз Сезнең белән.

Нижгардагы концерттан соң «Айдар» төркеме Уфага юл тотты, 1000 км. артык юл көтә аларны. Хәерле юллар телик башкорт татарларына.

 

Алия һәм Зилә Ахмадуллиналар

 

Фото www.kardeshlek.ru 

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!