На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
12-11-09 Тарихи гаделлек турында

Түбән Новгород өлкәсенең Иҗтимагый палата әгъзасе, өлкә Диния нәзәрәтенең (ӨДН) Алимнар Шурасы рәисе Дамир хәзрәт Мөхетдинов Н. И. Лобачевский ис. дәүләт университетында узган иҗтимагый ачык фикер алышуда «Дингә ышанучыларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә Диния нәзарәтнең тәҗрибәсе» дигән темага чыгыш ясады.Сезгә аның кыскартылган вариантын тәкъдим итәбез.



– 1990 еллардан башлап, ӨДН диндар мөселманнарны вәгазьләр, мөрәҗәгатьләр һәм башка чаралар аша рухи-әхлакый тәрбияләүгә шактый көч куя. Ислам мораль принциплары буенча, исерткеч эчемлекләрдән тулысынча баш тарту кирәк. Барыбыз да беләбез: эчкечелек бүген Россия җәмәгатьчелеген аеруча борчый. Шәригать кануннары кушканча, наркотикларга да тоталь һәм бершартсыз чик куясы иде. Пәйгамбәрләребез күрсәтмәләре буенча, без милләттәшләребезне нык гаилә төзергә, ир белән хатынга гомер-гомергә бер-берләренә тугрылыклы булып калырга, никахларына хыянәт итмәскә, дөньяга күп бала китерүгә һәм аларны тәрбияләп үстерәгә зур җаваплылык белән карарга чакырабыз. Шулай ук, Корьәндә билгеләгәнчә, мөселманнарыбызда Ватаныбызга мәхәббәт уятабыз, аларны бурычларына һәм намусларына тугры булып калырга өндибез.

Әмма кайбер вакытта безнең башка сыймаслык хәлләр булгалый. Мәсәлән, федераль телеканалларының берсендә «Җәмгый эш», ягъни «Общее дело» исемле тапшыруда җәмәгатьчелегебезнең күренекле кешеләре катнашты. Сүз алкоголь эчемлекләрен тыю турында барды. Тик бу программага бер генә ислам вәкиле дә чакырылмаган иде!

Шунысы да аңлашылмый, демографик проблемага караган конференцияләрдә дә безнең православие туганнарыбыз гына бу хакта сөйлиләр. Мин ышанам, православие дин әһелләре мәселманнар белән бергәләп бу мөһим проблеманы чишү юлларын тәгъдим итүгә каршы булмаслар иде. Күргәнебезчә, бүген Россия җәмгыятенә безгә хас булган бөтен мәселман әхлак таләпләре сорала.

Нижгар мөселманнары эшчәнлегенең төп юнәлеше – милләттәшләребезгә хак тарихыбызны ачып салу, бу өлкәдә агарту эшләрен киң иттереп алып бару. Рус православие күпчелеге чолганышында Нижгар мөселманнарына, беренче чиратта, татарларга, милли дини азчылыкны тәшкил иткән халыкка, сакланып калу заруры. Нәкъ шуңа күрә без бик күп китаплар, энциклопедик сүзлекләр, уку-укыту әсбаплары, газета-журналлар нәшер итәбез. «Россия Федерациясендә Ислам» сүзлегенең инде 5-че томы чыкты. Нижгар татарлары тарихында беренче тапкыр 600-дән артык күренекле милләттәшләребез турында «Нижгар татарлары» дигән биографик сүзлек дөнья күрде. Туган якны өйрәнү буенча, нижгар татарлары тарихы турында уку-укыту әсбаплары чыгарабыз. 15 ел эчендә безнең нәшрият йорты төрле юнәлештәге 300ләп китап бастырды. Бу эшкә без йөзләгән белгечләр җәлеп иттек, шул исәптә тарихчылар, этнологлар, социологлар һәм археологлар.

Түбән Новгород Кремлендә, өлкәнең көньягында урнашкан Курмыш астында алып барылган археологик эзләнүләр төрки мөселманнар составы бу җирләрдә яшәүче халык структурасында зур һәм шактый әһәмиятле булганны исбатлый. Бүген без төрки мөселманнар Нижгар регионында автохтонный халык дип кыю әйтә алабыз.

Алтын Урда дәверенә килгәндә, әйтми калырга мөмкин түгел, ул чорда да безнең регион үзенең этник һәм конфессиональ составы буенча уникаль булган. Моңа археологларның табышлары джа дәлил булып тора. Әмма иң мөһиме – Алтын Урда чорында Нижгар җире бәйсез дәүләт буларак яшәгән. Әгәр Н.М. Карамзинның «Мәскәү үзенең бөеклеге белән ханнарга бурычлы» фразасы дөреслеккә туры килә икән, шуңа күрә Нижгар төбәге турында болай дип әйтеп була: «Нижгар князьлегенең булуы һәм аның бөек князьлек статусы алуы бары тик аның Алтын урда белән аерым мөнәсәбәтләрдә булуында».

Бүген Түбән Новгород өлкәсенең мәгариф һәм фән министры Сергей Наумов «тарихны төзәтү белән бигрәк нәзакатле шөгыльләнергә кирәк» дип сөйли. Берне әйтә алам: мәктәп елларында Алтын Урда чоры турында бары тик негатив, ягъни тискәре уйдырмалар ишетү миндә күңелсезлек тудыра иде.

Безнең якларда Патриарх Кирилл булганда аңа Дивеево авылының исеме рус сүзе «диво»дан түгел, ә Орданың татар князе Дивея исеменнән килгәне турында белешмә бирүләре турында шикләнәм. Саров шәһәре дә бит Алтын Урданың татар олысы Сарыклычның ыру общинасы һәм ул биләгән җир булган.

1612 еллар вакыйгаларына мөрәҗәгать итик. Безнең легендар Кириша Минибаев, ул ук Козьма Минин, ополчение җыйганчы, татар князе мурза Баюш Разгильдяев көньяктан дошманнарның төбәгебезгә һөҗүмен туктата. Бәлки кемнәрнеңдер Кириша Минбаевның  татар булуы ачуын китерә торгандыр, әмма тарихта андый мисаллар күп. Мәсәлән, Явыз Иван – Мамай оныгы, ә Пётр I- әнисе буенча татар князе Нарышкин токымыннан. Бу гомум билгеле фактлар.

Нижгар краеның Шәрык илләре белән элемтәсе нәтиҗәсендә Макарьев һәм Түбән Новгород ярминкәләре Россия дәүләтенә зур табыш китергәннәр. Көнчыгыштан күпчелек сәүдәгәрләр этник мөселманнар булганга күрә, аларның безнең мөселманнар белән элемтәләре ачык күзәтелә. Шуңа күрә нәкъ Түбән Новгород ярминкәсендә Нижгар өлкәсендә беренче мәчет барлыкка килә дә. Ул Бөтенроссия мөселманнар корылтайлары уздырырга, регионның заманча мөселманнар өммәтен оештырырга этәргеч булып тора. Советлар периоды тарихына килик. Бу вакытта да безнең якташ милләттәшләребез Ватанны яклауда гайрәтле сыйфатларын күрсәттеләр. Геройлар аллеясына, Мәңгелек утка килегез. Сез анда Советлар Союзы геройлары тезмәсендә беренче рәтләрдә Садыйк Әбелханов исемен күрерсез. Һәм ул анда ялгызы гына түгел.

Кемнәрдер тарихи мизгелләрне бөтенләй онытырга кирәк дип саный, янәсе, безнең күпмилләтле илдә аерым алган халыкларның кайвакытта торак урыннары юк. Әйе, тарихка тирәнрәк чумган саен, дәүләтебезнең милли һәм дини азчылыкка карата корылган гаделсез мөнәсәбәтенә инана гына төшәсең шул.

Ярминкә мәчетен генә алыйк. Әле 1911 елда ук империя хакимияте Түбән Новгород мөселманнары Ярминкәдә төзелгән мәчетләрен торгызмасыннар өчен барысын да эшли. Шуңа күрә Түбән Новгород мөселманнары юкка чыга барган Ярминкә мәчете урынына 1915 елда «тауда», шәһәр территориясеннән читтә, мәчет төзергә мәҗбүр булалар. Хәзер ул Түбән Новгород Җәмигъ мәчете буларак мөселманнарга таныш.

Инде Совет власте Ярминкә мәчетен тәмам сүтеп ташлый. Ә бүген без күрәбез, хәзер дә МЕТRО каршысында искиткеч Ярминкә православие Җәмигъ чиркәве эшләп килә. Ләкин анда әрмәннәр чиркәве дә, Ярминкә мәчете дә - уникаль архитектуралы тарихи һәйкәлләр юк. Кайда соң тарихи дөреслек?

Кызганычка каршы, шундый тенденцияләр бүген дә күзәтелә. Карагыз, ничек Түбән Новгород Җәмигъ мәчетеннән 500 метр гына ераклыкта булган православие Печёр монастыре сокланырлык күренә. Билгеле, ул дәүләтнең глобаль ярдәменнән башка яңартылмады.

Ә хәзер Нижгар төбәгебезнең шулай ук төп халкы булган татар мөселманнарының мәчетләре белән нәрсә килеп чыга? Җәмигъ мәчетебезнең тирә-ягындагы бөтен территория кулуарларда кызыксынгын структуралар белән үзара бүленгән. Ниндидер сәер юллар белән, иҗтимагый тыңлаулардан тыш, җирле халыкның, элекке килеп утыручыларның фикерен сорамыйча, оешмалар участоклар сатып алганнар да, һәръяклап мәчетне «басып алмакчылар».  Мәчетебез алдына ике биек йорт торгызып бастырдылар инде. Алар Америка мисалындагы игезәк башнялар төсле. Мәчет артындагы территория спорткомплекска бирелде. (Газета чыкканчы ул территорияне рухани лидерларыбыз, Аллага шөкер, мәчет файдасына саклап кала алдылар, ред.). Мәчетебезнең уң ягына канат күпере төзечәкләр, ә сул ягында – зур чаңгычылар трамплины. Шулай итеп, 2015 елда 100 еллыгын билгеләп узачак Җәмигъ мәчетебез, федераль һәйкәллләр исемлегенә кергән бина һәръяктан «ябылачак» һәм ватылачак!

Якын киләчәктә өлкәбездә мөселманнар саны 200 меңгә җитәчәк. Ышаныгыз, мөселманнарның артып баруына мин шатланып та, шул ук вакытта сагаеп та карыйм. Чөнки күченеп килүче мөселманнарның проблемасын, беренче чиратта, без тоябыз – регионның төп татар халкы, дип сөйләде Дамир хәзрәт Мөхетдинов Н.И. Лобачевский исемендәге Нижгар дәүләт университетында узган иҗтимагый ачык фикер алышуда.

(Чыгышның тулы версиясе белән «Ислам НН» сайтында таныша аласыз).

 

Nizgar

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!