На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
26-11-09 КОРБАН БӘЙРӘМ УҢАЕННАН ГАЯЗ ХӘЗРӘТ ЗАКИРОВНЫҢ КОТЛАУ СҮЗЕ

ӘЛХӘМДҮ ЛИЛЛӘҺИ РАББИЛ АЛӘМИН, ӘС-СӘЛАТҮ ВӘС СӘЛАМҮ АЛӘ РАСУЛИҺИ МӨХӘММӘДИН ВӘ АЛӘ ӘЛИҺИ ВӘ АСХАБИҺИ ӘҖМАЫЙН

Галәмнәр тәрбиячесе Аллаһ Раббымызга хәмдү-сәнә, һәр мактау- олуглауларыбыз, хак Илчесе һәм чын бәндәсе сөекле Пәйгамбәребез Мөхәмммәдкә хәер-дога, сәламнәребез, күңелләребездән туктаусыз чыккан салават-шәрифләребез булса иде!



Шулай ук аның әһел-бәйтенә һәм дә сәхабә-кирамнарына, һәм дә хөрмәтле мөбарәк вә гыйззәтле дин-исламны кабул итеп, шул динебезне яратучыларга, динебезне таратучыларга, дин-исламга чакыручыларга, дини кешеләрне дус күрүчеләргә, дин-исламны саклаучылар һәм дин юлыбызда, кирәк булса, җан-тәнен дә кызганмаганнарга хәер-догаларыбыз булса иде. Корбан бәйрәмгә шатланган мөэмин-мөселман кардәшләрем белән уртаклашыйм дип, Раббымның ризалыгы өчен корбан чалыйм дип, Раббым Аллаһка якын булыйм дип, иң ямьле йорт-мәчетләребезгә җыелышкан мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем! Ошбу мәчетебезгә килгән дин мөбинебездә булган әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, сеңелләребез, кардәшләребез, Корбан Гаетебез җөмләбезгә котлы булып, Аллаһ Раббымызның бетмәс рәхмәтләре, бәрәкәтләре, һәр ике дөньяның да сәламе безгә булып, бу изге йортына килүләребез һәм Гаетебез барчабызга мөбарәк булса иде.

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

Кадерле якташларым! Газиз милләттәшләрем!

Олуг бәйрәм, чынлыкта да бу шатлыклы бәйрәм. Бу көнне изге тәкъбир авазларының күккә ашкан көне. Бу көн гөнаһларның юылып, саф-пакь калуга сәбәп булган хаҗ гамәлләренең тәмамлану көне. Бу көн миллионнарча мөселманнарның «Аллаһ Раббыма якын булыйм» дигән изге ният белән үтәгән гыйбадәтләре, корбан чалу гыйбадәте тәмамланган көн.

Аллаһ Раббыбыз Корьән Кәримдә чалган корбаннарыбызның ите дә, каны да Аллаһка ирешмәс, тик сезнең күңелләрегезнең тәкъвалыгы Аллаһка ирешер дигән. Дөрестән дә, барча галәмнәрне бер сүз белән: «Күн!», ягъни «Бул!» дигән сүзе белән юктан бар иткән Кодрәт иясе Аллаһ Раббыбызга итме кирәк яки канмы? Юк, алар кирәкми, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз, Аны тануыбыз, белүебез, Аңа гыйбәдәт кылуыбыз кирәк. Корбан чалу ул үзе бер гыйбадәт булганга күрә, ул Аллаһ Раббыбызның әйткән сүзләренә: «Мин җеннәрне һәм Адәм балаларын тик Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен яраттым», – дигән сүзләренә тәңгәл килә.

Корбан чалу ул Ибраһим аләйһис-сәламнең сөннәте. Аллаһ Раббыбызның дусты, халиле булган Ибраһим аләйһис-сәлам озак еллар буе балалары булмавына бик көенә иде һәм Аллаһ Раббыбызга мөрәҗәгать итеп, бер дога кылды: «Я Раббым, миңа бер изге бала бирсәң иде, мин аны Синең ризалыгың өчен корбан итәр идем», – дип вәгъдә дә кылды. Һәм Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә аңа йомшак күңелле, камил акыллы тәүфикълы бала бүләк итте. Балага шатланып, башы күкләргә тигән шикелле сөенеп яшәгән Ата үзенең биргән вәгъдәсен дә онытып куйды. Күпләребез шулай бит инде, биргән вәгъдәләребезне дә онытып куябыз.

Ибраһим аләйһис-сәлам дә дә шул халәттә иде, һәм баласы Исмәгыйльгә 7 яшь тулгач, аңа төш инде. Һәм бу төшендә Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә аңа вәгъдәсен исенә төшерде. Төшендә ул баласын корбанга чалганын күреп тетрәнеп уяна. Ничек инде үз балаңны, йөрәгеңнән төшкән бәгырь кисәгеңне корбанга чалырга?! Ерткыч хайван да үз баласын үтерми, ташламый, иркәләп, сөеп-ялап, дошманнарыннан, үзенең тормышын куркыныч астына куеп булса да, яклый һәм саклый. Ә монда Адәм баласы, гөнаһ белән савапны ак белән карадым аера белгән кебек аерган пәйгамбәр, ничек итеп үз баласына кул күтәрергә тиеш?! Өченче мәртәбә дә шул төшне күргәннән соң ул үзенең вәгъдәсен исенә төшерә. «Димәк, Хак Тәгалә баламны, күз нурымны, корбанга чалырга боера икән».

Ибраһим аләйһис-сәлам – Аллаһ Раббыбызның кушканнарын үтәүче, аның вәхиен бәндәләргә ирештерүче пәйгамбәре, шулай булгач, ул Җәнабел хакка биргән вәгъдәсендә торучы булырга тиеш. Нәкъ менә шуның өчен Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә аны башкаларга бирмәгән авыр сынау белән сынады да инде.

Ибраһим аләйһис-сәлам баласына киенергә куша һәм әнкәсе Һаҗәр ана аны киендерә. Ибраһим аләйһи-сәлам үзенең яшьле күзләрен читкә борып, бердән-бер, озак еллар буе сагынып көтеп алган улын Мина тавына алып чыгып китә. Юлда барганда Исмәгыйль аләйһис-сәламнең күзенә Иблис күренә: «Атаң сине суярга алып бара», – дип белгертә. Исмәгыйль аләйһис-сәлам өч таш алып Иблис ләгыйньгә ыргыта һәм бу 3 мәртәбә кабатлана.

Менә шул вакыйганы искә алып хаҗилар хаҗ кылганда Мина тавында Җамарат-әл-Кәгъбә дигән урында өчәр таш атып Иблисне куалар.

Мина тавына барып җиткәч, Ибраһим аләйһис-сәлам төшендә ни күргәнен һәм Аллаһ Раббыбызга биргән вәгъдәсе турында улына бәян итә. Улы Исмагыйль аләйһис-сәлам: «Ий Атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһы Тәгалә хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Инша Аллаһ, сабыр итүчеләрдән табарсың. Чалган вакытта мине жәлләмә, минем күземә карама. Күземә карасаң, җәлләп, чалырга кулың бармас», – ди (Саффат сүрәсе, 102 аят). Ибраһим аләйһис-сәлам улын чалырга дип пычагын күтәрсә, Аллаһ Тәгалә пычагын үтмәслек итә һәм Җабраил фәрештә аркылы аңа бар зур тәкә җибәрә һәм шуны чалырга боера. Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә шунда аны бу сынау белән сынаганын әйтә, һәм шул көннән алып Корбан чалу барча Адәм балалары өчен вәҗиб булып кала.

Корбан чалу ул Аллаһка якын булу аның кодрәтен тану, Аның барлыгына һәм берлегенә иман китерү. Бервакыт пәйгамбәребез аләйһис-сәламнән сораганнар: «Я, Аллаһның илчесе, без менә сәдакалар бирәбез, Корбан чалабыз, моның нинди хикмәте бар?» Пәйгамбәребез әйткән: «Корбанның һәрбер төге саен изгелек һәм савап». «Йонында дамы?» «Әйе, йонында да», –дип әйткән. Чалган корбаннарыбызның итләрен үзебез ашыйбыз, күрше-күләннәрне, якын туган-тумачаларны чакырып, мәҗлесләр корабыз, үксез, ярлыларга шулай ук өлеш чыгарабыз, чөнки шулай эшләргә Пәйгамбәребез васыять итеп калдырган һәм мөмкинлегебез булган чакта бу эшләребезне эшлик, чөнки бу дөнья ул Ахирәтнең игенлеге, бу дөньяда изгелек, тәкъвалык дигән орлыклар чәчеп калдырсак, ахирәттә әҗер-савап, мизанда изге гамәлнең авыррагы, Аллаһ Сөбханә вә Тәгаләнең рәхмәте һәм ярлыкавы пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең шәфәгате дигән зур уңышка ирешербез. Бу уңышларның олуг куанычы – җәннәт.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Бүген бәйрәм көн. Аллаһ Раббыбыз олуг сөенеч бирә: «Минем өчен кылган гыйбадәтләрегезне, намазларыгызны, корбаннарыгызны, хаҗларыгызны кабул итеп алдым, торыгыз ярлыканган хәлдә».

Бүгенге көнне вафат булган әти-әниләребезне, туганнарыбызны, хосуан Аллаһ Раббыбыз хозурында булган барча мәрхүмнәребезне хәер-дога белән искә алырга бурычлыбыз. Аллаһ Раббыбыз аларның каберләрен нурга күмеп, авыр туфракларын җинел итеп, салкын гүр туфракларын алар өчен җылы кылсын.

Бүген бәйрәм көн – өлкән яшькә җиткән әби бабаларыбызның, әти-әниләребезнең хәлләрен белеп, аларның хәер-фәтихасын алырга тиешлебез. Шулай ук туганнарыбызның, бигрәк тә кыз туганнарыбызның хәлләрен белергә тиешлебез.

Халкыбызда шундый әйтем бар: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел». Шуңа күрә, хөрмәтле дин кардәшләрем, вафат булган барча мәрхүмнәребез өчен хәер-догада булып, исән булган барча туган-тумача, дус-ишләребез белән яхшы мөнәсәбәттә булып, Аллаһ кушкан барча гамәлләрне үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйб әйләсә иде.

Барча кылган гамәлләребезне, намазларыбызны, сәҗдәләребезне, чалган корбаннарыбызны, биргән хәер-сәдакаларыбызны Аллаһ Раббыбыз кабуллардан әйләсә иде. Дөньяларыбызга тынычлык, йортларыбызга бәрәкәт, авыруларыбызга шифалык, өлкәннәребезгә хәерле картлык, балаларыбызга тәүфыйк-истикамәтләр биреп, киләчәк елларыбызда да шундый мөбәрәк айларга, шатлыклы минут мизгелләргә ил-көн тынычлыгында, саулыкта һәм сәламәтлектә ирешергә Аллаһ Раббыбыз үзе насыйб әйләсен. Бәйрәмнәребез мөбәрәк булсын. Әс-сәламү аләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтуһ.

Түбән Новгород

27 ноябрь 2009 ел

10 Зөлхиҗҗә 1430 ел

 

Nizgar

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!