На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
04-12-09 Урак-2009 батырлары

Исегездәме, газетабызның соңгы санында төбәгебездә иң бренчеләрдән булып быелгы уракны уңышлы тәмамлаучы Сафаҗай игенчеләрен котлаган идек. Шул уңайдан, бүген без аларның җитәкчеләре, элек Киров исемендәге колхоз, хәзер шул ук исемдәге СПК рәисе Ш.Ә. Нуриманов белән эксклюзив, ягъни кыска гына әңгәмәне, кадерле укучыларыбыз, сезнең игътибарга тәкъдим итбез.



Шамил Әнәс улы 1982 елда Горький авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлап, туган авылына кайта һәм колхоз рәисе урынбасары булып эшли, ә 1995 елдан үзе күмәк хуҗалыкны җитәкли.

Шамил абый, белгәнебезчә, үзгәртеп кору реформалары авыл хуҗалыгын бигрәк кыен хәлгә куйды. Әлбәттә, бу өлкәдә бүген дә хәлләр яхшыдан түгел. Әмма сезнең кораб, үзгәртеп коруның кырыс дулкыннарына бирешмичә, һаман үз курсы белән алга баруын дәвам иттерә. Моның сере нәрсәдә?

Биредә бернинди дә сер юк. Әмма ләкин, әйтергә кирәк, үгзәртеп кору дулкыннары безне дә шактый “кыйнады”. Әмма без, ничек кенә авыр булса да, паникага бирелмәдек, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез төзегән корабльны дрейфка куеп, штурвалын ташлап, аңардан качмадык. Ә киресенчә, бу авырлыклар безнең команданы ныгытты гына, һәм, шулай итеп, ил буенча крестьянга карата корылган ерткыч-кыргый реформалар агымы, суднобызны хәрәкәтсез калдырып, билгесез юнәлештә агызып алып китәлмәде.

Аллага шөкер, менә үзегез күрәсез, терлекчелектә дә, кырчылыкта да эшләребез ярыйсы гына бара. Ташланган җирләребез юк. Аерылып чыккан авылдашларыбыз да кире безгә әйләнеп кайттылар. Җир пайларын, закон таләп иткәнчә, рәсмиләштереп бетерәбез инде. Ә алар бездә 1871 өлеш тәшкил итә. Бер пайга 2,51 гектар җир туры килә. Пай ияләренә иген (200 кг) һәм печән бирәбез. Бу максатка ел саен 1200 тонна икмәк һәм 3000 рулон печән китә. Билгеләп үтәргә кирәк, бездә бит табигый болыннар юк. Коры азыкны 1000 гектар өстенә чәчелгән күпъеллык үләннәрдән әзерлибез.

Белгәнегезчә, сафаҗайлылар шәхсән хуҗалыкларында бик күп терлек асрый. Шуңа күрә, иген белән азыкны эшләгән кешегә кызганмыйбыз.

Ә СПКда мөгезле эре терлек саны күпме?

1380 баш, шулардан 376-сы – сыерлар. Менә шушы кешедән зур кукуруздан (фотода) 4 мең тонна силос салдык. Сусыл терлек азыгына килгәндә, моңа кадәр тагын 2 мең тонна сенаж һәм 1 мең 500 тонна зерносенаж әзерләгән идек. Коры азыгыбыз да җитәрлек. Игенне әйтеп тә тормыйм. Соңгы вакытта аны һаман элекке елларга караганда күбрәк җыеп алабыз. Язганыгызча, быел амбарларга 7050 тонна иген салдык. Кышкы бодай урыны-урыны белән 58,5 центнер уңыш бирде. 1005 гектар тагын уҗым бодае чәчеп калдырдык, ә шуның 120 гектарын - элиталы яңа орлык белән. Керәсе елдан, уңышлыкны арттыру максаты белән, тулысынча яңа репродукцияле “Московская-39” сортына күчәрбез, Алла боерса.

Шамил абый, иң җаваплы Урак-2009 кампаниясендә ничә дала корабы катнашты һәм алар штурвалы артында эшләгән алдынгы экипажларны әйтеп үтмәссезме?

Барлыгы 6 комбайн: 2 Полесье, 3 ДОН һәм бер “Нива” өч атна эчендә 1840 гектар иген басуларыннан икмәкне урып-суктылар. Игенчеләребез хәтта төш ашына да туктап тормадылар диярлек. Иртән эшкә керешеп, төңгәчә эшләделәр генә. Алдынгы экипажлар дип ДОНда хезмәт иткән Рушан Ибнеев белән Ринат Алимовны, Полесьеда Александр Миронов белән Вәлит Айсинны билгеләр идем.

Пилнәй районы газетасында бирелгән таблицадан күргәнебезчә, сезнең хуҗалык иң күп җир дә туңга сөргән – 1250 гектар. Бу эштә өлгер егетләрегез кемнәр?

Бу эшне сыйфатлы рәвештә тулаем К-701 тракторында Таһир Хисаметдинов белән Фаил Гыйльманов, К-704-тә Анатолий Маслов белән Рафаэль Ахатов һәм Т-150 тракторында Ваиз Курбанов башкардылар. Шулай ук сезнең газета аша бөтен хезмәткәрләремә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Бары тик аларның фидакарь эшчәнлекләре аркасында гына алга бару, ниндидер нәтиҗәләргә ирешү мөмкин. 

Шамил абый, миңа калса, быелгы авыл хуҗалыгы елы сезне канәгатьәндерәчәк. Димәк, түгәрәк юбилеегызны да күтәренке кәеф белән каршы алачаксыз. Шулаймы?

Әйе. Әмма без җитештергән продукциягә дә лаеклы бәя бирелсә, бөтенләй яхшы булыр иде. Менә шунысы гына борчып тора.

Шамил абый, сорауларыбызга җавап биргәнегез өчен рәхмәт. Киләсе көннәрегез якты булсын, корган ниятләрегез уңышлы гына тормышка ашсын.

 

 

Материал подготовил

Олег Әндәрҗанов.

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!