На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
11-02-11 Нәтиҗәле юбилей

Мәскәүдә туып үскән һәм яшәүче, нәсел тамыры Түбән Новгород өлкәсе, Кнәген районы Ыргу авылы җирендә булган Әнвәр Үмәр улы Хөсәеновка 60 яшь тулды. Зур хезмәте буенча Мәскәүдә яшәгән Әнвәр Хөсәенов милләттәшләребез арасында гына түгел, шәһәр җитәкчелегенә, фән һәм техника даирәләрендә дә күренекле шәхес.



Ул Мәскәү энергетика институтын тәмамалаганнан соң күп еллар Электроник хисап техникасы һәм информатика фәнни тикшерү һәм укыту үзәгендә эшләп, инженерлыктан Үзәкнең директор урынбасары, соңыннан директор дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул үз фәнни өлкәсендә күп кенә уку-укыту һәм методик кулланмалар бастырып чыгарды. Аның шушы хезмәтләре югары бәя алдылар, СССР ВДНХның алтын, көмеш һәм бронза медальләренә лаеклы булдылар.

Әнвәр әфәнде үзенең төп хезмәтеннән тыш үткән гасырның 80-нче елларыннан башлап мәскәүле татарлар арасында җәмагатьчелек эше алып бара. Башта ул Мәскәүдәге ул чактагы бердәнбер Татар җәмагать-мәдәни оешмасы “Туган тел” дә актив әгъза булып, 1998 нче елда Мәскәү шәһәренең Көньяк-Көнбатыш административ округы җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе итеп сайланды һәм бүгенгә кадәр шушы эшне башкара. Шуның белән бергә ул 1999-нче елны Мәскәү шәһәре Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең рәис урынбасары итеп сайланды. Ә 2003 елдан бирле Мохтариятнең Мәскәү татар мәдәни үзәгенең директоры булып хезмәт итә.

Әнвәр Хөсәенов Мәдәни үзәк оештыру өчен мәскәүле татарларның тарихи бинасын кайтару хәрәкәттә актив катнашкан булса, бина кайтарылып Мәдәни үзәк оешканнан бирле аның директоры итеп билгеләнгәннән соң үзенең бөтен тормыш һәм эш тәҗрибәсен, күпкырлы белемен, сәләтен, кычен һәм вакытын, Мәдәни үзәкнең үзен һәм аның эшен оештыруга һәм алып баруга багышлады. Аның Мохтарият җитәкчелегенең, Үзәктә хезмәт итүчеләрнең тырышлыгына күрә Мәскәү татар мәдәни үзәге зур уңышларга иреште һәм башкалабызда булган башка милли-мәдәни үзәкләр арасында иң алдынгылардан санала. Үзәкнең эшенә аның мәскәүле милләттәшләребез арасында зур абруй казануына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан да югары бәя алды. Шушы уңышларда Милли үзәк директорының өлеше бик зур.

Әнвәр Үмәр улы Хөсәенов күп еллар Мәскәү шәһәре Сабан туеның Оештыру комитетын җитәкләп, халык бәйрәменең елдан ел үсә, матурая баруына, шәһәр җитәкчелеге, мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары каршында аның абруе күтәрү юлында күп көч куюын да әйтеп китәргә кирәк.

            Без Әнвәр Үмәр улын Нижгар татарларының Региональ  милли-мәдәни автономиясе Советы һәм барча якташлары исеменнән ихлас котлыйбыз. Милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклап калуда керткән хезмәтегез өчен әҗерен күрергә язсын. Гаилә бәхете, бала-оныклар игелеге, халкыбызның хөрмәтен телибез һәм тагын да озак еллар саулыкта гомер итәргә насыйп булса иде дигән теләктә калабыз.

Nizgar

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!