На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
19-10-12 Горбатовка мөселманнары

Сәгать телен кире борып була,

Гомер узгач булмый кайтарып.

Әҗер эшләр, изгелекләр белән

Калдырыйк без, дуслар, юл ярып...



Түбән Новгород өлкәсенең Володар районы Красная Горка (халык телендә Горбатовка) бистәсендә мәчеткә 2011 нигез салынып, 2012 елда эчке эшләре дә тәмамланды. Җомгаларга 15-20 кеше йөри. Ә Гаетләргә тирә-юньдәге авыллардан, шәһәрләрдән авылдашлар, туганнар кайталар. 4-5 яшьлек сабыйлардан алып, иң өлкән 88 яшьтәге Хәким бабай да йөри мәчетебезгә. Гает саен олы өстәлләр көйләп, корбаннар чалына. Бу табыннар мәчеткә йөрүче мөселманнар ярдәме белән хәзерләнә. Әле менә узган Рамазан Гаетендә дә Фания ханым корбан чалдырды. Ходай ниятләрен кабул кылсын. Халык бу күренешләргә бик сөенә. Пакьланып, милли киемнәрдән мәчеткә килгән ханымнарны, әбиләрне күргәч, күңел шатлана. Рәсәй Дәүләтендә яшибез, төрле милләт, төрле гадәт. Соңгы елларда халык бик килбәтсез киенә башлады. Кайсы ир-ат, кайсы хатын-кыз икәнлеген танып та булмый. Ә менә мәчеткә килгән милләттәшләр, мөселманнар арасында андый күренешләр сирәк. "Дин белән татарның гореф-гадәтләрен бергә кушу бик яхшы булыр иде ул, чөнки бөтен гореф-гадәтләр диннән кергән. Татар юлчысы гел чиста, юынып йөри торган булган. Мөселман халкыннан кергән гадәтләр руслашып бара торган татарлар арасында бетеп бара", – дигән татар шагыйре Фәнис Яруллин.

Динебезнең дөреслеген,чисталыгын

Аңлатыйк без кечкенәдән балаларга.

Оялмасын сөйләшергә үз телендә,

Омтылсын горур милләт әһеле булырга."

Шундый матур шигъри юллар белән сүземне дәвам итеп, җәй айларында мәчетебездә яшь буынга дини белем бирү дәресләре булуны да белдерәсем килә. Аларга намаз уку тәртибе, дини йолалар өйрәтелде. Аллага шөкер, хәзерге көндә ул балалар җомга намазларында олы яшьтәге абзыйлар белән рәттән басып намаз укыйлар. Шул сабыйларны укыту дәвамында аш-су белән ризыкландыру да оештырылды.

Шундый изге эшләрне оештыруда үз көчен кызганмый бу мәчет төзүне башлап йөргән хөрмәтле Фатыхов Мостафа абый. "Корбан гаетенә килгән халыкны корбан ите шулпасы белән авыз иттерергә теләгебез бар", – диде Мостафа абый.

Мәчет ишек алдында матур чәчәкләр үстерүче апаларга да рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Тәхарәтханәне эшләүдә, җылылык һәм сулар кертүдә ярдәм итүче Насыйбуллин Рамил, Абзалов Рифкат абыйларга Аллаһ Тәгаләнең мең рәхмәтләре булсын дигән теләкләр тели халык. Шундый ярдәмчел милләттәшләребез булганда динебез дә, йолаларыбыз да югалмас.

Илшат Нуртдинов, Красная Горка

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!