На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
19-10-12 Музейлар – тарих сакчысы

“Шатлык” клубы ел дәвамында төрле җирләргә сәяхәтләр оештырып тора. Өлкәбезнең төрле татар авылларына да якташларыбыз бик теләп йөри. Шундый соңгы сәяхәт вакытында бер төркем милләттәшләребез Кызыл Октябрь районының иң матур авылларын йөреп чыктылар.



Әле юлда барганда ук татарлар күмәк яшәгән районнарга якынлашу белән күңелне горурлык хисе били башлый. Ярым җимерек иске йортлы урыс авылларыннан соң әллә кайлардан балкып күренеп торган татар авылларына карап күңелләр күтәрелә.

Әлбәттә, районның гына түгел, өлкәнең иң күркәм авылларының берсе булган Мәдәнә авылына керми булмый. Ул авылга татарлар гына түгел, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән башка милләт кешеләре дә махсус киләләр. Авылның горурлыгы, мактанычы, әлбәттә, “Рәшидә” мәчете, аның каршындагы рухи комплекс һәм быел 10 еллык юбилеен билгеләп үткән музей. Аның директоры Фәрит ага Беляев белән алдан сөйләшеп куйганча, ул безне мәчет каршында ук каршы алды. Ул һәрчак һәркемне якты чыраен, яхшы сүзен кызганмыйча каршы ала. Музейның һәр экспозициясе, һәр предметы турында сәгатьләп сөйли ала ул. Һәм безне тизрәк үзенең биләмәләренә узарга чакыра. Сүзне ул шушы күркәм мәчетне булдырган, Мәдәнә авылының күркәм шәхесе Фәиз Абдрахман улы Гыйльмановның тормыш юлы белән таныштырудан башлый. Әнисе исеме белән аталган “Рәшидә” мәчетен генә төзетеп калмый ул, аның каршында “Яин” рухи комплексын да булдыра.

“Рәшидә” мәчетенең шактый өлешен биләп торган музейга атлауга ук, ниндидер могҗиза белән борынгы татар авылына эләккән кебек хис итәсен үзеңне. Татар авылларына гына хас ишегалды. Анда авыл халкының иң кирәкле кул кораллары тирмән, өч чатлы агач сәнәк, агачтан ясалган бизмән, чылбыр, ураклар һ.б. әйберләр бар. Читән буена чуерташ жәелгән. Өй түбәсе юкә кабыгы белән ябылган, моржа күренеп тора. Сул якта – өй эче күренеше. Бүлмәнең иң зур өлешен өлешен мич алып тора. Элек мич башына берничә бала ятып йокларлык итеп зур итеп салганнар. Мич ашаткан-эчерткэн, жылысын биргән, шуңа күрә аңа карата хөрмәт зур булган ул чакларда. “Янып торган» мичтә – балчык аш савыты, шунда ук казан эленеп тора. Мич янында комган тора, сөлге эленгән, мөселман кешесенә иң кирәкле әйберләр алар. Бүлмәдә тагын җилпеч, зур җиз чәйнек, балаяк, чүмеч, ухват (мичтән чуен чулмәк алу өчен), күәс чиләге (квашня) h.б. вак-төяк, хуҗалык кирәк-ярагы. Киштәгә тимер үтүк, балчык савытлар куелган. Шунда ук кер юуу өчен агачтан ясалган тагарак, ләгән, бәләк һәм зур җиз чүмеч (купы).

Агач өстәлдә – самавыр, чәйсез торалмаган татар халкы өчен иң мөһим әйбер. Тәрәзә төбендәге чүлмәктә яран гөле. Түшәмдә лампа янып тора, бишек өчен ыргак эленгэн. Түрдә хатын-кызларнын өс киеме – казаки, челтәр шәл, бер пар читек. Сәке янында – йон эрләгеч. Озын кышларда татар хатыннары, кич утырып, сукыр лампа яктысында куй йоны эрләп, бөтен гаилә өчен оекбаш-бияләй бәйләгәннәр. Диварга шәмаил, сугылган сөлге белән уратып алынган көзге, ишек башында ат дагасы эленгән. Борынгы бабаларыбызның йортларында булырга мөмкин кирәк-яракның барысы да бөртекләп җыелган монда.

Гомумән, бу музейда бик кызыклы экспонатлар бихисап күп. Өлкәбезнең күренекле шәхесләре турында стендлар, Бөек Ватан сугышына багышланган почмак та бик кызык, халкыбызның милли киемнәре үзләре генә дә аерым бер игътибарга лаек. Шул киемнәрне киеп баскан манекеннар ерактан гел җанлы булып тоелалар. Менә татар милли киеме кигән кыз коедан су алырга жыена. Әйтерсең, ул кичке уенга чыгып, сөйгән егете белән очрашу хакында хыяллана. Бу татар кызы гына түгел, бар нәрсә җанлы, үз тормышы белән яши кебек бу музейда. Бары тик шулчаклы ярату һәм хөрмәт, туган ягына, тарихыңа чиксез мәхәббәт белән эшләнгән булганга гына бу музейдагы һәр нәрсә шулай җанлы, чын булып тоеладыр?! Аның директоры Фәрит ага Беляев бар булмышын, бар вакытын музейны баетырга, аны тагын да күркәмрәк, төгәлрәк итергә тырыша шул.

– Ун ел эчендә музейда Нижгарның үткәне буенча экспозициялар житәрлек жыелды. Шулай да, без XIXнчы гасыр ахырында яшәгән якташларыбыз йортының интерьерын күрсәтергә булдык. Бу эштә миңа ярдәмчеләр да табылды: Агач материалларны Рбишча егете эшмәкәр Рәис Валемеев hәм ООО «Зозуля» бирде, Илнар Бәдретдинов интерьер эшләргә ярдәм итте, мәскәүче Икрам Мөхәммәтжанов акчалата ярдәм күрсәтте, Уразавыл тегүчесе Лилия Сибирякова татар кызы киемен текте, Сергач райпосы идарәсе рәисе Равил Мангушев читәнгә кыстырырга ясалма айбагарлар бүләк итте. Аларның барысына да рәхмәт яусын, – дип сөйләде Фәрит ага. –– Кешеләр бирегә йөрерләр, бүгенге тормышларын әби-бабалар тормышы белән чагыштырырлар әле, киләчәк сорауларын үткәннәрдән эзләрләр. Мин моңа ышанам, – дип бетерде сүзен бу искиткеч музей директоры Фәрит ага Беляев.

Төркемебез исеменнән Фәрит агага рәхмәтләребезне белдереп, күпчелегебез бу музейга тагын да килергә кирәк дигән уйлар белән, бик канәгать булып киттек без Мәдәнә авылыннан.

 

Nizgar

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!