На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
19-04-2018 Первые работы по конкурсам РНКАТНО уже поступили

       Как писали ранее, РНКАТНО объявила, как и впрошлый год, несколько областных конкурсов на разные темы. И уже начали поступать работы в виде сочинений                    и статей. Предлагаем вашему вниманию одну их работ, которую нам прислала из с. Уразовка наш активный читатель и участник практически всех конкурсов,                        преподаватель начальных классов Каюмов Рушания Хамитовна, на конкурс “Минем Әнием” про свою маму “Әниемнең җылы кочагы”.

 



Әниемнең җылы кочагы.

«Сөекле әниемнең борчылгандыр җаны,     

Куңелемнең моңсу бер чагы.

Еласам юаткан, иркәләп уяткан

Әниемнең җылы кочагы…»

   Әни, әнием… Бала чагымнан калган хәтирәләр искә төшә. Ерактан,томан артыннангына.

   Мин сырхау, кызамык чыгарам, температурам бик зур.Бер аш та кабырга теләмим.Әни кибеттән клубника  компоты керткән, мин башымны якка борам... Төн. Минем тешем сызлый икән. Әни янымда, кулымнан тоткан, мине юата... Кече энебез туган. Без балалар тудыру йортына бардык. Әни тумбочкадан мармелад алып бирде.  Бәбине өйгә алып кайтканнар. Әни мич янына баскан, зәңгәр төстәге халаттан… Тагы бер хәтирә.Ял көне. Мич яна, утка каршы табада белен пешә. Мин барысыннан да иртәторып беленнеңиңтәмле урынын, кытырдап торган кырыйларын ашыйм. Әни яулыгын артка бәйләгән, битләре кызарган, яшь, матур, зифа буйлы..

   Әниебез якты дөньядан киткәнгә байтак еллар утте инде. Тик шулайда әни бер генәминутка да истән чыкмый. Бер карт бабай суга бата башлагач, юкка «әни» дип кычкырмаган бит. Әни һәрвакыт кирәк.

   Минем әнием Камаева Найля Мостафа кызы.Ул 1924 елда Актук авылында Ибрагим улы Мостафа гаиләсендә  сигезенче бала булып дөньяга килә. Мостафа бабайнын ( итче Мостай) ике хатыны улә, алардан җиде баласы кала.Бабай, минем балаларым бар инде диеп, баласы булмау сәбәптән ирдән кайткан Мәргубҗанга өйләнә. Мәргубҗан бабайга артлы – артлы дурт бала табып бирә. Аның  беренчесе- мнем әнием.

  Иң авыр еллар.Ашарга аш, кияргә кием юк. Өйдә унбер бала.Аллах тәгаләнең ярдәме белән , ата- ананың тырышлыгы белән алар барысыда аякка басалар.

   Әни башта Актук мәктәбендә укый, ә 1935 елдаУразовкага татар мәктәбенә килә. Мәктәпкә җәяу йөриләр.Яз башында, көзен болын су эчендә, аяклар юешләнә. Кышын бик салкын,әче бураннарда гына аларны ат белән озатканнар. Уку түләүле, айга 5 сум, китап-дәфтәрләрне үзеңсатып аласың. Шулайда укырга тырышканнар.Мәктәптәукыган елларын, укытучыларын  яратып, сагынып сөйли иде.Мусин Нияз абый,Умяров Надир абый, Веренина Ольга Петровна,Шиапов Ибрагим абый,Конова Анна Ивановна, Южкова Мария Ивановна – әниемнеңяраткан укытучылары.Рус телен Шевцов Геннадий укыткан.  Ул сугышта һәлак була. Үз укытучыларын яратканга, әнием  укытучы булырга хыяллана.

    !941нче ел.17 июнь. Кояшлы, матур, чәчәкле җәйге көн. Шиапов Ибрагим абый аттестатлар тапшыра.Купме шатлык, жырлау, көлү. Алда зур өметләр.

    Барлык  хыялларны таптап, җимереп сугыш башланды.Классташлар солдат формасы киделәр.Киттеләр.Кайтмадылар. Әнинен йөрәген  өзеп, якын дусты  сугыш кырында ятып кала. Класстан тик ике егет әйләнеп кайта:Садретдинов Анвяр һәм Ганеев Хабиб.Алар хәзер арабызда юк инде. Соңгы көннәренә кадәр классташлар  бер-берсенең хәлләрен белешеп тордылар.

Шул ук 41 нче елда әнине Чүмбәли мәктәбенә укытучы булып җибәрәләр.  Мәктәптә бергә укыган классташлары Шиапов Вядутне, Шиапова Хафизяне очратуына бик шатлана. Экстерн формасында Пожар  укытучылар училищесына  укырга керә.

   Классларда балалар куп, ачлы – туклы, ялангач йөриләр. Язырга дәфтәр, карандаш юк. Семьяларга көндә кара хатлар килә. Шулайда барда тырышалар – яшь  укытучыны бу бик шатландыра.   Әни мәктәптә 1974 нче елга кадәр эшләде.   Эшен яратты. Күңел биреп эшләде.Укытучылар узара бик дус яшәделәр, бер –берсенә булышып, киңәшләр биреп эшләделәр.Балалар да, ата-аналар да  әнине бик яраттылар, хөрмәт иттеләр.Укучылары авылдан китеп, олыгайган хәлләрендә дә хатлар, открыткалар җибәреп тордылар.Газеталарга мактау сүзләре яздылар. Әнемнең эшен бәялягән бик күп мактау кәгазләре бар. Әни, сиңа ник бернинди звание бирмәделәр, дигән сорауга бик ачуланды.Мин званиены үзем- үземә күптән бирдем инде диде.Гомер буе тырыштым, куңел биреп эшләдем, вакытымны санамадым, балаларга белем бирдем, угет-нәсыйхәтем белән булыштым – намусым, бөтен, чиста диде. Әниемнен исеме дә җисеменә туры килә бит.Гарәп, фарсы телләреннән  Найля -  бүләк, кирәкле, уңышларга ирешучене аңлата.

   Бездә, әнинең өч кызы, укытучы хезмәтен сайладык.

   Әнине авыл халкы үз итте. Зифа буйлы, бәядян булмасада, ыспай киенгән , бик матур йөри . Ул сабыр холыклы,кычкырып сөйляшмидә иде.Кешене тыңлый белде, кырт кисмәде. Бик ярдәмчел булды.Сугыш вакытында, укучы балалар колхоз кырында башак җыеп өйгә кайтканда, кесәләрен тикшермәгән. Киресенчә, үзе ,кесәләренә берәр уч башак салырга куша булган.Бүген кич  ач ятмассыз дигән. Авыл хатыннары аңа еш кына киңәш сорап килә иделәр. Әнине яратканга , балаларына Найля исеме кушучыларда булды.

   Гомер буе күршеляр белән дус, туганнардан да якын яшәделәр.Бер суздә, бер уйда,ярдәмләшеп тордылар.

   Сугыш кырыннан аягын югалып кайткан Камаев Хамитның да  акыллы, пөхтя, тырыш кызга кузе төшә. 1944 нче елнын гыйнварында алар гаилә төзиләр.Тик әнинең ярлы кеше баласы булуы әтинең әнисе белән апасына ошамый.

  Бер –бер артлы алты бала туа.Кайвакытта өстәл артына сыймый идек.Бик еш өйдә ят кешеләр була. Әти авыл советы председателе эшләгәндә, районнан килгән кеше бездә куна иде.Бервакыт шундый бер кунак тулы өй  гаиләгә карап торган да, әнине бик җәлләгән.Иртә торып бу хатын эшкә ничек өлгерер икән дип уйлаган.Кунак иртә уяна.Әнинен сыеры сауган, самовар кайнаган, мич узган.Өстәлдә пешкән аш, мичтә төшлек аш.Олырак балалар кечкенәләрне киендереп, ашатып, кайсын бакчага, кайсын мәктәпкә алып китәләр.Әни дә ашыкмыйча гына, киенеп – ясанып,  ирененә кершән тиреп кенә эшкә чыгып китә.Бу кунак  әти белән очрашканда, “вот татарки, вот молодцы”диеп әйтә икән.

  Вакыты аз булсада әни уз өстендә эшләде. Куп үкыды.Педагогик журналлар, газеталар  ала иде.Ана- аталар очен докладлар, әңгәмәләр хәзерләде .

   Барлык укытучылар белән беррәттән әни жәмгыять эшләрендә актив булды Жыелышлар, концертлар, сайлаулар, заем тарату- барсындада катнашты..Икенче сменада укытканда, начарырык өлгеречү укучыларны иртә, өйгә яшеп өстәмә укыта иде. Кичләрен планнар яза, дәфтәр тикшерә.Еш кына өстәл артында йокыга китә иде.

    Бәлки әнинең безне кочаклап иркәләргә, башыбыздан сыйпап назлы сузләр сөйләргә  вакытыда җитмәгәндер.Шулайда без бик бәхетле үстек.Әни безне пөхтә киендереп йөретте, бәйрәмнәргә үзе яңа кулмәкләр тегеп кидерә иде.Купме оек, бияләү бәйләде – санап бетергесез. Тәмле ашлар пешерде.Минем дус кызларым, сезде һәрвакыт  тәмле  аш исе чыга дия иделяр.

   Әни безгә  күп киттаплар укыды,әкиятләр сөйләде , кызыклы итеп, үзе караган киноларны сөйли иде . Туган көннәребезне онытмады, буләкләр хәзерләде .Җәй көне безне җиләккә, су буена алып чыга иде.

   Безне ул бер кайчан да кычкырып орышмады ,безгә аның бер карашы җитте. Гомеремдәәнидән минабер«эләкте. Кул белән тугел, сүзбелән. Дус кызлар белән кеше бакчасыннан көнбагыш урлаган идек. Ул эшнеңояты хәзердәөр-яңа. Ана ачуы язгы кар –күп булсада тиз эри диеп юкка әйтмәгәннәр.Әни безгәбер дә  озак ачуланып тормады.

            Йортыбыз зур иде. Бер абзар терлек, зур бәрәңге бакчасы,умарталык. Күп итеп яшелчәләр утырта идек.Алмгачлар, төрле җимеш агачлары. Безне яшьтән эшкә өйрәттеләр. Йортта, бакчада, колхозда эшләп устек. Эшең булса, ашың булыр дигән мәкаль безгә бала чактан таныш.

            Әни чәчәкләр яратты. Язын, җәен бакчасында аллы-гөлле чәчкәләр елмаеп утырдылар. Тәрәзә төпләрендә яран гөлләр шаулап чәчәк атты.

Безнең әниебез бик матур, моңлы итеп жырлый иде.Бигрәк тә мич якканда жырларга яратты .Без мич тирәсендә җыелып әнине тыңлыйбыз.

         Язгы төн, моңлы төн, күктә ай елмая.

         Шул айның шәүләсе төшәдер елгага.

         Ай күрә чәчәкле,бизәкле кырларны,

         Көнләшеп тыңлый ул җирдәге моңнарны.

                    Гармунчы төн буе сыздыра, сизми ул

                   Кемнедер югалткан, кемнедер эзли ул.  

                    Эзләнмә, юксынма, ташламас чибәрең.

                    Уйна син, уйна син. кавышу көйләрен.

Бу җыр Рафия апамның гына исендә калган.Хәзер аны кем дә җырламый инде.

Тормыш юлы җиңел булмагандыр, кайгылар да читләп үтмәде үзен. Ярлылык, сугыш, югалтулар. Беренче баласы яшли үлә, бер ел эчендә әтисе белән 18 яшьлек энесе дөнья ташлыйлар.Купме дуслары сугыштан кайтмый.Барда йөряккә кадалгандыр. Шуңа җырларыда бик моңлы булгандыр.

Әниебез балалары, оныклары, оныкчыклары өчен кайгырып, шатланып, горурланып яшәде.

Әни беркайчан тормышка зарланмады.Кешедән көнләшмәде,байлыкка кызыкмады, ни барга риза булды.Әти белән 57 ел бер суздә, тату, яратышып, бер – берсен хөрмәтләп яшәделяр.

Менәтаган бер яз килде. Туган йортыбызның бакчасы шау чәчәккәкумелде.

Бал кортлары гөжләп очкач- әтиемне сагынам,

Алмагачлар  чәчәк аткач - эниемне сагынам..

Чү...Бакча капкасыачылды сыман... Аннан тын гына, вак-вак басып әнием чыгып килә төсле…

 

 

 

 

 

 

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!