На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
12-12-2018 Нижгарлы Әлфия ханым Удмуртиядә

Нижгарлы Әлфия ханым Удмуртиядә

 

Агымдагы елның 6-7 декабрендә Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын- кызлар оешмасы вәкилләре өчен Удмуртия республикасында “Тамырлар белән көчле без” дигән тема астында күчмә утырыш оештырылган иде. Биредә Татарстанның 33 районыннан, Россиянең 7 регионыннан 60 кешелек делегация әгъзалары катнашты. Очрашуның төп максаты-татар милли гореф-гадәтләрен, тарихын, йолаларын саклау эшендә тәҗрибә белән уртаклашу.



Алар арсында Нижгарныӊ өлкә “Ак калфак” оешмасыныӊ Кызыл Октябрь районы Рбишча авылындагы оешмасы җитәкчесе Әлфия ханым Мөхәммәтҗанова да бар иде. Әлфия ханым искиткеч укытучы, бик күпләргә үрнәк булырлык краеведлар клубы оештыручы hәм аныӊ эшен гөрләтеп алып баручы, укучылары белән күпсанлы чаралар оештыручы, аларны төрлечә кызыксындырып, туган телебезне hәм тарихыбызны саклап калуга өлеш кертергә омтылу уятучы да. Һәм инде хатын-кызлар арасында да Әлфия ханым активлыгы, бар эштә дә катнашырга өлгерүче ханымнарныӊ берсе. Халыкара “Ак калфак”ныӊ Удмуртиядәге күчмә утырышында катнашырга тәкъдитм итүгә ул берсүзсез ризалашты hәм анда алган тәэсирләре белән безенеӊ белән дә бүлеште.  

“Беренче көнне без барыбызда Балезино районының Паюра һәм Кистем авылларында кунакта булдык. Авылга кергәнче үк безне олы юл чатында авыл башлыклары һәм туган як төбәген өйрәнүче Кистем авылының имамы Касимов Илмир Харис улы каршы алдылар. Паюра авылының мәдәният йортында эшләп килүче “Очрашу”фольклор коллективы безнең каршыбызда бик матур чыгыш ясады.  Икенче катта урнашкан татар милли музеенда күбесе экспонатлар авыл тарихы, аның көнкүреш тормышын чагылдыра, күп тармаклылы Касимовлар нәселенә багышланган шәҗәрәләр туплануга багышланган. Илмир хәзрәт тамырларыбызны табу буенча төрле киңәшләр бирде.

Аннан юлыбызны Кистем авылына юл тоттык. Биредә мәктәп, шулай ук музей, мәдәният йортында кунакта булдык.

Икенче көнне очрашуыбыз Удмуртиянең башкаласы Ижау шәһәрендә дәвам итте. Безне “Энҗе” балалар бакчасы кабул итте. Анда безне музейлары, бакча, гаилә, бармак шәҗәрәләре белән таныштырдылар. Балалар белән “Орчык өмәсе”, “Каз өмәсе” күренешләрен тәгъдим итеп шаккатырдылар. Аннары Җәмигъ мәчетендә вәгаз тыңладык, мәчет каршысында урнашкан мәктәп белән таныштык.

Биредә татар халкы узенең милли рухы, татарлыгы белән горурланып яши. Очрашуыбызның ахырында Халыклар дуслык йортында пленар утырыш булды. Татарларның Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев бөтен җыелган хатын-кызларны сәламләде. Бүләкләү һәм котлаулардан соң эшлекле очрашу Идрисова Кадрия Рәис кызы җитәкчелегендә дәвам итте. Удмуртия җирендә шундый татар рухлы, татар җанлы милләтәшләребез белән горурланып кайттык.

Шуш шы очрашуда катнашуым өчен мин зур рәхмәтләремне өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадулинага, татар районнары оешмаларыныӊ кураторы Наилә ханым Жиһаншинага җиткерәсем килә. Әйе, шундый очрашулар, аралашулар безнең татарларга бик кирәк дип саныйм. Бу утырышта алган барча белемнәремне, башка төбәкләрнеӊ тәҗрибәсен алдагы көннәрдә үз эшемдә кулланырмын, башкалар белән дә бүлешермен дигән планнар беләөн кайттым бу сәфәрдән. Бергә булыйк, бердәм булыйк!”, – дип сөйләде Әлфия ханым.

P.S.  Өлкә «Ак калфак» оешмасыныӊ районнардагы җитәкчеләре белән күчмә утырышы 20 декабрьдә Сергачта «Туган як» газетасы редакциясендә уздыру планлаштырыла. Анда узган елга йомгак, киләсе елга планнар карала. Шулай ук Әлфия ханым да тәэсирләре белән бүлешер дип көтелә.

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!