На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
09-01-2019 С юбилеем поздравляем Щегалева Салеха Сафовича!

 

С юбилеем поздравляем Щегалева Салеха Сафовича!

Отметил свой юбилей глава Администрации села Татарское Маклаково Щегалев Салех Сафович. Салех Сафович - наш близкий друг, партнер, активный и неравнодушный ко всему, что связана с татарами человек. Он всегда оказывает помощь и поддержку в деятельности РНКАТНО.



Салех Сафович!

От всей души поздравляем Вас с Днем рождения! Желаем Вам успехов и процветания, воплощения в жизнь самых смелых планов, реализации всех начинаний. Примите самые искренние пожелания доброго здоровья, неиссякаемого жизнелюбия, благополучия.

Присоединяемся также и к Поздравлениям Салеху Сафовичу от редакции газеты «Туган Як»:

Татар Моклокасы администрациясе башлыгы Салех Сафа улы Щегалев ел башы белән үзенең түгәрәк юбилеен билгеләп үтте – 60 яшен тутырды. 
Татар Моклокасы Спас районында иң зур авыл һәм менә 17 ел инде Салех Сафинович шул зур авылда глава булып тора. Әлбәттә, зур хуҗалыкның эше-мәшәкате дә күп, ә хуҗалык чынлап та зур биредә - авылның мәйданы 270 гектарга якын, 2001 елда Салех әфәнде бу урынга сайланганда халык саны 1650 кеше тәшкил иткән булса, хәзер даими яшәүчеләр 750 чамасы. Урам-тыкрыклар, суүткәргечләр, социаль объектлар – барысын да күз уңында тотып, проблемаларны чишәргә тиеш бит инде глава һәм туган авылының чын патриоты булган, аны эчкерсез ярату белән яраткан башлык боларны булдыра. Белеме буенча ул инженер, 1984 елда Горький авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, җирле колхозда баш инженер булып эшли, ә инде колхоз таркалып, авыр чор булганда халык аңа авыл язмышын ышанып тапшыра һәм ул бу ышанычны бүгенгә кадәр тырыш хезмәте белән аклый килә, шулай булмаса, кабат сайламаслар иде үзен. Үз йортын да кайчак бу тикле кайгыртмый торгандыр, авылны шул хәтле кайгырта. Юлларны, суүткәргечне яңартуга зур әһәмият бирелә. “Җирле инициативаларга булышлык” өлкә программасында катнашып, төбәгебез татар авыллары арасында иң күп – 6 проект тормышка ашырылган биредә - мәдәният йортын ремонтлау, балалар мәйданчыгы төзү, юллар һәм суүткәргечне яңарту. Әлбәттә, бер эштән дә авыл халкы, шәһәрдә яшәүче авылдашлар, мәчетләр дә якта калмый, Салех Сафинович алар белән уртак тел таба, ә иң мөһиме – биргәнне урынына куя белә. 
Мәдәният йорты, китапханә, мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. 
Салех Сафинович киң күңелле, кунакчыл булгангадыр биредә еш кына район, хәтта өлкә күләмендәге төрле милли-мәдәни чаралар уздырыла. Мәсәлән, узган елның сентябрь аенда гына өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясенең күчмә утырышы булды. Шул чара кысаларында аның инициативасы һәм спонсор ярдәме белән тыл хезмәткәрләре һәм сугыш чоры балалары истәлегенә куелган обелискны тантаналы ачу да булды. Шулай ук глава инициативасы белән башланган тагы бер объект ачылган иде ул көнне – ул да булса мәдәният йортында урнашкан крайны өйрәнү музее. 
Нәкъ Яңа ел алдыннан “Дед Мороз в гостях у Кыш бабая” дигән масштаблы район чарасы да биредә зур оешканлык белән гөрләп узды. 
Барлык чаралар кая гына – клубтамы, мәктәптәме булмасын – Салех Сафинович аларны күтәреп алып, бар яктан ярдәм итүче, һәр вакыйганың уртасында кайный ул. Шуңа да авыл халкы арасында абруе зур, районда да хөрмәт итәләр үзен. 
Әлбәттә, гаиләдә аңлашучанлык булмаса, кеше эш урынында бирелеп эшли алмый. Бу яктан да Салех әфәнденең күңеле тыныч – хатыны Рәйханә белән дүрт дистә елга якын инде бер сүздә, бер киңәштә булып гомер итәләр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары бар. 
Салех Сафинович кебек булдыклы җитәкчеләрнең тырышлыгы белән авылларыбыз гөрләп яши әле, Аллага шөкер.

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!