На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
30-05-2019 «Горур тавышың мәңге яңгырар»

Хәйдәр абый Бигичевның юбилеена багышлап.

(16.06.1949 – 13.11.1998)

Хәйдәр абый Бигичев Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылында туып үсә. Туган авылы Чүмбәли мәктәбендә 10 классны бетерә. Ул яшьтән үк тыйнак укучы, иптәшләре белән дус була, олыларны – олы, кечеләрне кече күрә белә.



Аның бала чагы барлык авыл малайларыныкы кебек эшләп үтә: ул йорт эшләрендә ярдәм итә, колхоз кырларында да эшли.  

1966-1967 елларда мәктәптә җыр-бию фестивале уза. Хәйдәр абый, үз классын яклап шушы фестивальда катнаша һәм фестивальнең җиңүчесе булып чыга. Шуннан соң район ярышларына да җибәрелә, аннан да җиңүче булып кайта. Шулай итеп мәктәп чорлары Хәйдәр абыйның талантына нигез сала.

1971 елның гыйнварендә Горький  (Түбән Новгород) шәһәрендә “Алло, талантлар эзлибез” дигән конкурс үтә.  Конкурсның беренче турын Хәйдәр абый җиңел үтә. Икенче турга ул ике җыр “Китмә, сандугач” һәм “Россия”не сайлый, һәм бу юлы да җиңеп чыга. Җюри Хәдәр абыйны әңгәмәгә чакыра. Композитор Михаил Таривердиев, җюри әгзаларына Хәйдәр Бигичевның тумыштан талантлы булуын әйтә.

Армиядә хезмәт иткән вакытта да ул хәрби ансамбльда җырлый. Җыр-моң, талант аңа табигать белән бирелгән инде. Армиядән кайткач консерваториягә укырга керә. Аны тәмамлап, Казандагы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына җырчы булып урнаша. Профессиональ артист булгач туган авылына күп тапкыр килеп концертлар бирә.

Хәйдәр абый татар халык җырларын югары дәрәҗәдә оста башкара. Ул башкарган җырлар йөрәкләргә үтеп керелек моңлы да, хисле дә, тавышы күңелгә май булып ята кебек.

Хәйдәр абый Россиянең бик күп шәһәрләренең театрларында чыгыш ясый. Шулай ук чит илләрдә дә – Финляндия, Швеция, Төркиядә дә Хәйдәр абының иҗаты белән танышлар. Аны халык бик яратты, һәр урында, һәр концертта аны җылы каршы алдылар, заллар халык белән шыгрым тулы булып, аягүрә алкышлар, кочак-кочак чәчәкләр белән үтә тоган иде аның концертлары.

Безнең Хәйдәребез, ул онытылырлык кеше түгел. Аның исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.

 

Адилә Нафеева. Бозлау китапханәсе.

2019 ел.

 

Литература: Хәйдәр Бигичев: альбом, истәлекләр /төз.З.Сәхәбиева-Бигичева, Р.Заһидуллина. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2010 ел.

Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 
       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!