Хәзерге вакытта Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының ел йомгагы утырышы бара. Ул «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә уза. Анда татар хатын-кызларының җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре, активистлары катнаша. Дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып әлеге чаралар «Zoom» аудио һәм видеоәңгәмәләр платформасы ярдәмендә уза.
Түбән Новгород өлкәсеннән бу чарада “Ак калфак”ныӊ районара кураторы Наилә ханым Жиганшина,Кочко-Пожар, Бозлау, Сафажай авыллары активисткалары катнаша.
Чара программасы буенча Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының 2020 елга йомгак ясау һәм 2021 елга эш планын раслау.
Аллага шокер, Түбән Новгород өлкәсе буенча хатын-кызлар бик актив эш алып бара. Балалрны да, яшьләрне дә бу эшкә тартып, яшь бунда туган телгә, мәдәнияткә, тарихыбызга мәхәббәт тәрбиялиләр. Аеруча Сафажай, Кочко_Пожар, Яндавишча, Чүмбәли, Тукай авыллары бик күп эш башкара. Кызганыч, быел өлкә хатын-кызлар җыенын уздырып булмады, “Нижгарбикә” бәйгесе дә планда гына калды. Киләчәктә барысы да үз урынына кайтыр дигән өметләр белән, планнар корып, кулдан килгәнне эшләп яшиләр Нижгар кызлары.