Татар авылларына сәяхәт
Узган атнада Түбән Новгордтан бер төркем мөмкинлекләре чикле булган төрле милләт кешеләрен Кызыл Октябрь районына сәяхәткә алып бардык. Әйтергә кирәк, алар инде икенче тапкыр татар авылларына бардылар. Беренче барганда да бик ошатып кайтып, алар соравы буенча Казанга да алып барган идек үзләрен. Бу барганда да бик канәгать калдылар алар. Сокландырганы шул, алар физик мөмкинлекләре чикле булса да, бик актив hәм кызыксынучаннар. Араларында татарлар берничә генә булса да, барысы да бик теләп музейларны да карадылар, Мәдәнә hәм Рбишча мәчетләренә дә керергә теләделәр, ә инде безнеӊ искиткеч авылларныӊ hәркайсын йөреп чыгарлар иде. «Шаhитлар каберлеге» мемориалын да узып китәселәре килмәде аларныӊ. Динебезгә хөрмәт йөзеннән хәер салырга да онытмадылар, яхшы сүзләрен дә кызганмадылар.
Әлбәттә инде, бу төркем дә Казанга барырга теләк белдерде. Аллаh кушса, октябрь азагында анда җыенабыз. Ә 30 сентябрьдә аларга шәhәребезнеӊ татарлар белән кагылышлы урыннарына экскурсия оештырабыз. Бусын башкарып чыгарга бу урыннарны яхшы белүче, оста итеп җиткерә алучы безнеӊ активистыбыз Альберт Йосыпов булышыр.
Мәдәнәдәге региональ, Уразавылдагы төбәк музейларында безне кабул иткән Рамил ?? Сафинга, оештыру эшләрендә булышкан район башлыгы Ринат Равил улы Жаляловка, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Рафек кызы Абдуллинага, «Туган як» газетасы редакторы Олег Хөсәин улы Әндәрҗәновка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Примечание: