На главную

ПОИСК

 

111
Новости
Аналитика
Комментарии и интервью
Пресс-релизы
Афиша
Мероприятия РНКАТНО
Фоторепортаж

Татарская община
О РНКАТНО
Праздники и традиции
Национальная кухня
Татарские имена
Культура
Из истории
Выдающиеся татары
Ветераны
Наша молодежь
Татарские села области
Уроки татарского


Газета <Мишар доньясы>
Приложение <Миллят>

Библиотека
Энциклопедия

Благотворительность

Служба знакомств
Форум
Чат
Обратная связь
Карта сайта
Наши баннеры
О проекте

Другие национальные
объединения области
 
новости: Сабантуйны күӊелләрдә яӊарттык

Сабантуйны күӊелләрдә яӊарттык
 
Биккуп ярамыйларга карамый тормыш алгабара. Ә менә Сабантуйлар инде икеел уздырылмый. Быел бик өметләнсәк тә, кат-кат кире кактылар, тагын булмады. Ә күӊел көтә, татарлар өчен бик кадерле, аеруча көтеп алынган борынгы бәйрәмбит ул. Аныӊ нинди икәнен онытып бетермәскә, халык арасында үзебезчә төрлечә бәйгеләр уздырабыз. Иӊ матурСабантуй фотоларында җыештырып, балалардан рәсемнәрдә, кул эшләрендә бу матур бәйрәмне сурәтләттереп, аныӊ иӊ матур мизгелләрен яӊартабыз. Төрле районнарда узган сабантуйларда фотолар җыештырып, стена календаре дә чыгардык. 2022 елга кабат әзерләнә ул, аны төрле чараларда бүләк итеп алып булачак.


Дулкынланып көтеп торган халык санын алуда ничек кирәк алай булсада, узып китте, хәзер тагында дулкынланыбрак нәтиҗәләрен дә көтербез. Сабантуйларны сәхнәдә булсада яӊартыйк, халык санын алуныӊ соӊгы көннәрендә татарлыгыбызны искә төшерик дип, ике чараны берләштереп уздырыга уйладык. Ике тапкыр өмет өзгәннәнсоӊ, «уздырыга ярамый уздырмаска» дигән шартларда(өтерне кайда куярга үзебез дә соӊгы көнгә чаклы диярлек белмәдек) ниhаять, 10 ноябрьдә Сабантуйныӊ матур мизгелләрен сәхнәдә дә күрергә булды. Татарстанныӊ күренекле«Казан» биюансамбле бик кызык мизгелләрне бию аша искә төшерде. Залдагы тамашачыларныӊ күӊеле дә нәкъ Сабантуйдагы шикелле җилкенде, йөзләрдән елмаю китмәде. Түбән Новгородтан, Спас, Пилнә, Сергач районнарыннан, Дзержинсктан, Городецтан килгән халык чын бәйрәм өлеше алды. Рәхмәт аларга бернигә карамстан, хәзерге авыр, болганчык заманда ерак юлны кыска итеп килгәнгә. Өлкәбезнеӊ эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә, татарларныӊ Бөтендөньяконгрессы менә шундый бүләк ясады нижгарларга. Ә безгә, аны оештыручы өлкә«Ак калфак» hәм шәhәр татарлары автономиясенә, бу турыда ачык рәвештә халыкка белдерергә дә ярамады, киртәләр дә күп булды. Шуӊада карамастан, зал мөмкин булганча яртылаш тулы иде.
 
Шул ук көнне ТүбәнНовгород шәhәре татарлары автономиясе инициативасы белән шәhәрдәактив эшләүчебашка милләт оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда узды. Алар беләнбез hәрвакыт тыгыз хезмәттәшлектә, бер-беребезнеӊ бәйрәмнәренә йөрибез, уртак чараларда уздырабыз. Алар бик яратып катнашалар безнеӊ «Дуслык күпере»ндә дә, Сабантуйлардада. Соӊгы бәйрәмдә дә тамашада карадылар, милли ризыклар белән сыйланып, уртак проблемаларныда уртага куеп сөйләштеләр, шатлыклар белән дә, кайгылар белән дә уртаклаштылар.
 
Шул ук көнне районнарга бу бәйрәмгә халыкны туплап алып килергә булышкан «Ак калфак» активисткалары аша районнаргаТатарстан бүләкләре– бик затлы китапларда озатылды. Алар арасында кайчандырДамир хәзрәт Мөхетдинов инициативасы белән Татарстаннан Нижгарга килеп, безнеӊ төбәкнеӊ тарихын, мәдәниятен тирәнтен өйрәнгәнэкспедиция нәтиҗәләре буенча бастырылган бик яхшы китапта бар. Аны hәм «Татарларныӊ гамәли стратегиясе»н безнеӊ өлкә«Туганяк» редакциясендә алырга була, рәхмәт аларга. Районнарныӊ үзләрендә дә бу китаплар хәзер китапханәләрдә, мәктәпләрдә дә булачак.
 
Гадәттәгечә, сүзне рәхмәт сүзләре белән тәмамлыйсы килә. Ибрагим Мусинга hәм Голнарага, Мирзахләм hәм Надирә Абдулганиевларга, Әлфия Аймалетдиновага, Салех Щегалевка, Наилә Кинзәбаевага, Олеся Илькаевага, Данил Латыповка, Тимур Шарафетдиновка бик зур рәхмәт. Спас hәмСергач районы мәдәният бүлекләре җитәкчеләреЕ.А. Синевага hәм С.Ю. Лисинага, Дмитрий ??? дабаш иябез. Һәрвакыттгыча, безнеӊ алыштыргысыз ярдәмчеләребез Аиша белән Кәрим алгы рәтләрдә булды, Тимур Сәйфетдинов үзенеӊ чын егет икәнен раслады. Надия Сәйфетдинова hәм Сания Албутовабашка милләт вәкилләренәтатар хуҗабикәләренеӊ нинди булганлыгын бик үтемле итеп күрсәттеләр. Гомумән, тагын беркат инандым, таянырдай hәм авыр минуттада сыенырдай, шатлыклы мизгелләрдә синеӊ өчен чын күӊелдән шатланырдай кешеләр бар! Димәк, тормыш дәвам итә.
 
P.S. Сабантуй темасына кул эшләре, фольклор күренешләр конкурсына гаризалар җыюактив бара. Бу турыда район мәдәният бүлекләрендә, «Ак калфак» чатларында тулырак белергә була. Нигезләмә шулай ук«Нижгар»ру сайтындабар. Читтә калмагыз!


Примечание:
Нравится

 

 Напечатать текущую страницу Напечатать текущую страницу

 Отправить статью другу Отправить статью другу

 


       

Региональная национально-культурная

автономия татар Нижегородской области

 

Общая информация об общине

Информация о РНКАТНО

Председатель и лидеры автономии

Официальные документы и заявления

Проведенные мероприятия

Контактная информация

 

  (c) При копировании материалов сайта, ссылка (гиперссылка) на www.nizgar.ru обязательна!