КӨРӘШ ОСТАЗЫ Зәкиага Валемеевка 75!
Татар-мишәр көрәшенсабантуй мәрәсеннән чыгарып, кагыйдәлеспорт төре иткән, беренче дөнья чемпионын тәрбияләгән атаклытренер, Россиянең атказанганфизкультура хезмәткәре, шашка-шахмат остасы, “Сочи-2014” олимпиадасының хөрмәтлефакел йөртүчесе, укытучы-ветеран, ышанычлы тормыш иптәше, итагатьле өчбала атасы, асрамага дүрт(!) ятимбала алган үрнәк гаилә башлыгы, Зур Рбишчада яшәүче Зәки Әнвәр улы Валемеев бүген75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Билбаулар белән өлкә көрәш федерациясевице-президенты, Нижгар татарлары автономиясесоветы әгъзасы һәм“Туганяк” газетасының якындусты, кайбер мәсьәләләрдә киңәшчесе булган Зәки Әнвәр улын өлкә көрәш федерациясе, Нижгар татарлары автономиясе һәм дә газетабыз редакциясе исеменнән ихластан кайнар котлыйбыз! Милли көрәшебезне яңа үрләргә күтәргәне, горурланырлык чемпионнар үстергәне, милләтпәрвәр булганы өчен аңа чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез һәм гаилә бәхете, бала-онык игелеге телибез. Тиктормас Зәки Әнвәр улын әлеге тәрбияләнүчеләре дә мәртәбәле чемпионатларның көрәш келәмнәрендә уңышлары белән куандырсын иде.
(«Туганяк» газетасысайтыннан)
Примечание: