
30 ноябрь көнне Нижгар татарлары региональ милли-мәдәни автономиясенең (РНКАТНО) онлайн форматта (ZOOM платформасында) исәп-хисап һәм сайлау конференциясе булып үтте. Әлеге чараны бар кирәкле органнар белән килешеп, яңа формада оештыручы һәм аны алып баручы автономия рәисе урынбасары Шәмил Мансуровка шул хакта уртаклашуын үтенеп мөрәҗәгать иттек. - Баштан ук ассызыклап үтәргә кирәк, конференциядә катнашырга һәм тавыш бирергә хокуклы булган 150 РНКАТНО әгъзасыннан һәм чакырылган өлкә иҗтимагый оешма вәкилләреннән 115 кеше теркәлү узды һәм делегат булды.
Алар конференциянең кворумын тәшкил итте һәм көн тәртибенә чыгарылган сораулар буенча эшләү мөмкинлеге бирде. Конференция делегатларын өлкә хөкүмәтенең эчке региональ һәм муниципаль сәясәте министры урынбасары Дмитрий Сергеевич Кабайло, Т.Новгород шәһәре администрациясенең иҗтимагый мөнәсәбәтләр департаменты директоры Руслан Рим улы Бәдретдинов җылы сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. Шулай ук конференция эшендә өлкә юстиция министрлыгы вәкиле дә катнашты. Мандат комиссиясе сайлангач, 2020-2021 елларда эшләнгән эшләр буенча исәп-хисапны автономия рәисе Рамил Әхмәт улы Салихҗанов ясады. Ә контроль-ревизион комиссия отчеты да делегатлар тарафыннан хуплангач, РНКАТНО советына яңа рәис итеп Россия пенсия фондының Пильна районы бүлеге һәм автономия каршында крайны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе, мочалилы Мирзәхләм Гаяр улы Абдулганиев сайланды.
Аңардан тыш, яңа советка Рәзилә Ахмадуллина (өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе), Гаяз хәзрәт Закиров (өлкә Диния нәзарәте рәисе), Рушан Идрисов (Сергач районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе), Валерий Камальдинов (Т.Новгород өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы), мин – “Бердәм Россия” партиясенең Т. Новгород өлкәсендәге иҗтимагый кабул итү координаторы, Шамил Нуриманов (Сафаҗай СПКсы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар авыллары Ассоциациясе әгъзасы), Рамил Салихҗанов (Спас районының Земство җыены депутаты), Максут Сәмиуллин (билбаулар белән көрәш буенча өлкә федерациясе президенты, Кызыл Октябрь районы) һәм Тимур Шәрәфутдинов (Т. Новгород шәһәре милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры) керделәр. Татарлар күпләп яшәгән районнарның һәркайсыннан милләттәшләребез мәнфәгатен яклаучы лаеклы шәхесләр бу 10 кешелек советта бар. Яңа рәиснең урынбасарлары итеп Гаяз хәзрәт, Шамил Әнәсович һәм Валерий Павлович сайландылар. РНКАТНОның башкарма директоры вазифасы яшь милләтпәрвәр якташыбыз (К.-Пожар оныгы) Тимур Наил улына йөкләнде, - дип кыскача гына безнең үтенечне канәгатьләндерде Шәмил Нариманович.
Олег ХӨСӘИНОВ.
Примечание: